авторның дөньяны, яшәешне кабул итү рәвешен төплерәк ачарга ярдәм итә. Әдипләрне, иң беренче чиратта, тышкы дөньяга, яшәешкә мөнәсәбәтләренең төрле булуы аерып тора. Берәүләр өчен мохитне, тормышны реаль җирлектә, билгеле формаларда сурәтләү дөрес дип табылса, икенчеләре өчен исә тормышның нигезенә, яшәешнең төбенә төшеп, инсанның эченә кереп хакыйки асылын күрсәтү мөһим. Мондый иҗатта пространстводагы предметлар абстракт рәвештә бирелеп, төп игътибар укучыга җиткерәсе фәлсәфи эчтәлеккә юнәлтелә .
Язучы иҗатында яшәү фәлсәфәсе турындагы фикерләрне эзләү милли әдәбиятның образлы сурәт тудыру байлыгын, дөньяны метафорик концепцияләрдә чагылдыру үзенчәлекләрен һәм дә өйрәнелә торган
Ф.Бәйрәмова әсәрләренең нигезенә салынган фәлсәфи мотивлар укучы өчен яңа булып тоелсалар да, асылда алар, чордан-чорга кабатланып, бөтен бер милләтнең үзаңын чагылдырган рухи хәзинәнең өзелмәс кыллары. Язучының фәлсәфи карашлары моңа кадәр без күрергә күнекмәгән рәвештә, ачыктан-ачык әйтелеп баралар. Аның повестьларында үз чоры әдәбияты өчен модернистик сурәтләү алымнары, сурәтләү стиле дә үзен нык сиздерә. Бу стиль исә язучының фикерләү рәвеше белән тыгыз бәйле. Шул ук вакытта һәрбер әсәре артында әдибәнең тынгысыз Җанын, эзләнүчән характерын һәм күңел ярсуларын, заманның актуаль мәсьәләләрен үткен каләме белән кәгазьгә төшерүен күрәбез.
Фәүзия Бәйрәмова иҗатында иң элек күзгә ташланганы — ул вакыйгалар, аларның үстерелеше һәм шушы вакыйгалар эчендә геройның «кайнавы», вакыйгалар дөньясын хис итүе. Шуңа да аның әсәрләрендә сурәтләнгән вакыйгаларны, аларны тудыру-үстерүдә төп роль үтәгән идеяләрне үзәккә куеп тикшерү зарур. Бу идеяләр реалистик пландагы сурәтләү алымнары ярдәмендә генә бирелми, алар укучыга төрле формадагы мотивлар, архетиплар, образлар аша Җиткерелә. Ф.Бәйрәмова иҗатының башыннан ахырына кадәр кызыл җеп булып сузылган мотивларны күзәтеп бару аларның кабатлану-кабатланмавын, үзенчәлекле гәүдәләнешен, үстерелешен күзәтергә мөмкинлек бирә. Бу бүлектә без менә шундый төп мотивларга тукталырбыз.
Беренчедән, бу — кешенең килеп чыгышы хакындагы фәлсәфи мотив. Мондый мотивның борынгы чордан ук, мифлардан ук килүен, барлык халыклар мифологиясендә, соңрак халык авыз иҗатында еш күзәтелүен һәм дөнья әдәбиятларында үзәк мотивларның берсенә әверелүен рус галиме Е.Мелетинский «О литературных архетипах» хезмәтендә ассызыклап үтә .
Адәм баласының килеп чыгышы хакындагы караш Ф.Бәйрәмова иҗатында эволюция, үсеш-үзгәреш кичерә. «Канатсыз акчарлаклар» повестенда шушы җәһәттән язучы «Тән» һәм «Җан»ны ике аерым мөстәкыйль дөнья итеп аерып карый, аларның барлыкка килү «тарихы»на күзәтү ясый. Әсәрдә Ак маңгайның Җир тормышы түгел, Җаны “уяна” торган ирреаль дөнья күбрәк яктыртыла. Автор гүя реаль тормыш авырлыкларыннан, вакыйгаларыннан махсус «читкә тайпыла». Повестьта беренче кешеләрнең кыргый булулары, далада яшәүләре искәртелә. Бары тик Күктән иңгән затлар ярдәмендә генә алар мәдәниятне, цивилизация казанышларын үзләштерәләр дигән фикер калдырыла.
«Канатсыз акчарлаклар»да Җирдә яшәүчеләр һәм Күктән төшкәннәр дигән ике төркем аерып ук күрсәтелә. Әсәрнең эчтәлегеннән аңлашылганча, КЕШЕ шул ике төркемнең кушылуыннан килеп чыккан үзенчәлекле бер зат булып тора.
Автор фикеренчә, Җирдә башта кыргый затлар гына яшәгән. «Алар ярым шәрә кыргый кешеләр икән. Менә алар әкренләп аңа якынлашалар, аны чорнап алалар, хатын үзе дә алар белән бергә йөгерә башлый. Бүре күзле яшь ир дә аның яныннан йөгерә, ул аның Җылы сулышына хәтле тоя» . Әлеге кыргый кешеләр «далада ваемсыз гомер үткәрүче» итеп, ашау-үрчүдән башканы уйлый да алмаган затлар итеп күрсәтелә. Аларны характерлау өчен «дала Җиле, төтен исе, чи тире исе» килә дигән юллар китерелә .
Ә инде кыргый кешеләргә каршы Күктә яшәүчеләр образы тудырыла. «үзләренең Җиргә махсус җибәрелүләрен дә, моңа кадәр дә инде бирегә алар кебек Җан ияләре килгәнен беләләр иде» . Әлеге юллар «космик теория»гә аваздаш кебек тоелырга мөмкин. Әмма Ф. Бәйрәмованың Күктән иңгән затлар хакындагы карашлары бер Аллага табыну идеясенә дә, суфичылык фәлсәфәсенә дә якын. Нәтиҗәдә, үзенчәлекле, катлаулы концепция барлыкка килә. «Күк вәкилләре» хакында әсәрдә аерым берничә бүлек бирелә — «Алар», «Ул», «Анда», «Мин» һ.б. Язучы тудырган мифологема буенча, Күктән төшүчеләр Җир кешеләре белән якынаерга түгел, ә аларга ярдәм итәргә, аларны саклау, мәдәни яктан камилләштерү бурычын үтәргә тиеш булган.
Повестьта Илаһияттән җибәрелүчеләрнең ахыр чиктә Җир кешеләрен саклаучы Алиһә ролен үти башлаулары турындагы фикер уздырыла: «Ул хатынга бигрәк тә якын тора, аны нидәндер саклый кебек. Үзенә охшаган бу хатын-кыз янында хатын бернидән дә курыкмый» . Шушы ук фикер «Алыплар илендә» повестенда һәм «Нух пәйгамбәр көймәсе» романында да үткәрелә.
Җир кешесенең Җанын, кичерешләрен фәлсәфи-мистик мотивларга төреп сурәтләгән Ф.Бәйрәмова әсәрләренең асылы, идеясе хакында тәнкыйтьче Галимҗан Гыйльман кызыклы гына сорау биргән идее: «Табигать символымы? Безнең гамьсез җәмгыятьтә яшәп, шашкын сөюгә сусаган хатын-кыз җанымы? Әллә бу образ нигезендә Җир яшәеше хакындагы фәлсәфәләр яңарамы? «Күңел күзе» дигән төшенчәнең тарихы сөйләнеләме? Җәмгыятьтәге торгынлык чоры тәнкыйть ителәме монда, үзгәртеп кору җилләре исәме? Ничек аңларга бу образны? Бер төрле генәме, әллә, югарыда әйтелгәннәрнең барысын бергә тезеп, берничә төстән гүзәл мозаика төзергәме?» . Бу фикер язучының бөтен бер иҗатына яңача караш, фәлсәфи, психологик, символик, семиотик анализ кирәклеген тагын бер кат ассызыклый.
Җир кешеләре белән Күктән төшүчеләр турында чагыштырулар аша Ф.Бәйрәмова эстетик детальләргә дә игътибар юнәлтә. Аныңча, Җирдә ике төр бәндә яши, әмма очрашсалар-кавышсалар да, алар бер-берсен тулысынча аңлый алмыйлар, чөнки яшәү максатлары, теләк-омтылышлары капма-каршы. Бу төргә керүчеләрнең беренчесе, Бүрекүз төсле, «кечкенә, мескен кеше»ләр, алар тормыш өчен яратылмаган, «артык гади яши, анда хыял да юк, талпыну, уйлану да».
Әлеге идея «Болын» повестенда «Без янәшә идек, ләкин бер-беребездән сүзләр дә, хәрәкәтләр дә барып җитә алмаслык дәрәҗәдә ерак та идек…», «…инде мин үземнең Җир малае Алмаздан да һаман ерагая барганымны тоям», «алар икесе ике кеше иде», дигән юллар аша бирелә һәм шул рәвешле автор Алсу белән Алмаз арасына киртә куя . «Күл балыгы»ндагы мифик герой Җир егетенең үз дәрәҗәсендә үк камил, саф хисле түгеллеген аның уйларын укып аңлый. Алар арасында да рухи упкын барлыкка килә.
Мондый төр инсаннарның һәр чорда да булуын Ф.Бәйрәмова «Нух пәйгамбәр көймәсе» романында да искәртә. Мәсәлән, Туранның игезәк туганы булган, әмма аннан рухи асылы белән бик нык аерылып торган Түлгән образы — шуның матур мисалы.
Икенче төр инсаннарны Ф.Бәйрәмова иҗатында күбрәк хатын-кыз геройлар тәшкил итә. Аларның гомерләре «Болын»дагы Алсуныкы, «Күл балыгы»ндагы мифик затныкы төсле ниндидер моң, сагыш белән тулы, Җирдә бәхетле булмасын аңлаган килеш, үзләренең Тиңнәрен көтеп үтә. Кайберләре исә «Канатсыз акчарлаклар»дагы Ак маңгай һәм Ак йөз образлары кебек, гомер буе күккә омтылып, «Алыплар илендә»ге Камилнең әбисе, «Нух пәйгамбәр көймәсе»ндәге Туран, Җиһангир карт, Җанбикә, Бәндәбикә карчыклар кебек гомерләрен Аллаһка тугрылыкка багышлап, киләчәк тормышта оҗмахка-Җәннәт бакчасына омтылып яшиләр. Чөнки, әсәрләрдә күрсәтелгәнчә, аларның эчендә Җиһанның бер өлеше дип саналган күктән иңдерелгән нур бар. «Бөтен эчемә ниндидер нур коелды. Беләсеңме, мин үземнең үзгәрүемне сиздем»,— ди »Канатсыз акчарлаклар»дагы Ак маңгай үзе турында . Ф. Бәйрәмова әле беренче повестьларында ук Коръәндә чагылыш тапкан “Нур фәлсәфәсенә” мөрәҗәгать итә. Неоплатонизм фәлсәфәсенең нигезен тәшкил иткән нур концепциясе буенча, «һәр адәм баласында Аллаһы Тәгаләнең рәхиме һәм рәхмәте белән иңдерелгән нур була». Нур концепциясенә бәйле рәвештә гарәп фәлсәфәсе дөньяның яратылышын дүрт баскычтан тора дип күрсәтәә Аллаһы Тәгалә — Акыл — Җан — матди дөнья . «Канатсыз акчарлаклар» повестенда менә шушы баскычлар сакланган, әмма алар башка тәртиптә ( матди дөнья — Җан — акыл — Аллаһ) сәнгатьчә ачылалар. Автор Хәтернең Акыл белән бәйлелеген, соңгысының исә Югарыдан — Җиһаннан төшерелүен дә искәртә. «Акылдан гына торган хәтерләре» дип характерлый ул Күк кешеләрен һәм аларга теләктән, кыргыйлыктан торган, Җансыз гәүдәләрне — Җир кешеләрен каршы куя .
Әсәрләрдәге төп идея дә шуннан килеп чыга: Кеше — тән һәм рух берлеге, Җирдә ул бәхеткә бары тик акыл белән Җан берлеге, ягъни рух аша гына, Илаһияткә-Аллаһка инанып яшәгәндә, Тудыручыбыз билгеләгән юл белән тормыш иткәндә генә ирешә ала. Ә Илаһияттәге бәхет исә «Канатсыз акчарлаклар» повестенда тасвирланганча, һәм «Алыплар илендә», «Нух пәйгамбәр көймәсе» романында расланганча, Җәннәткә кире кайтуда, оҗмах бакчаларында да бергә очрашуда гәүдәләнә.
Кешенең килеп чыгышы хакындагы мотив Ф.Бәйрәмованың хәзерге иҗатында да үзәктә кала бирә . Мәсәлән, «Алыплар иле» повестенда язучы иң беренче кешенең Күктән төшкән алып гәүдәле Адәм булуы, аның нәселеннән Алыплар таралуы, аларның үз дәүләтләрен, югары мәдәниятләре булдыруы хакындагы Коръәндәге мотивларга нигезләнеп кызыклы, мавыктыргыч сюжет төзи. «Беренче кешеләр алар пәйгамбәрләр, изгеләр булганнар инде, улым… Алар бит күктән төшкән, Аллаһның үз яныннан…һәм менә шушы Җирдә яшәгәннәр, ышанасыңмы, улым?» . Әдибә халык авыз иҗатында Алыплар турында сакланып калган риваятьләрне яки герой авызыннан сөйләнелгән хикәят рәвешендә турыдан-туры әсәр тукымасына кертеп Җибәрә, яки мөстәкыйль сюжет сызыгына әверелдерә. Мәсәлән, повестьның төп каһарманы Камил Алыплар турында менә мондый хикәят сөйли: «Байсуда дөньяның иң борынгы кешесе — Тимершәех яшәгән, диләр. Ул бик зур гәүдәле, бик көчле кеше булган. Аны дөньядагы беренче кеше — Адәмнең улымы, оныгымы булган, дип сөйлиләр…» . Пәйгамбәребез Мөхәммәднең /с.а.г.с/ хәдисләрендә сакланып калган мәгълүматларны да китерә Ф.Бәйрәмова: «Пәйгамбәребезнең хәдисләрендә беренче кеше Адәм галәйһиссәламнең буе — 60 терсәк, иңе — 7 терсәк, диелгән. Ягъни ул буйга — 30 метр, иңгә — 3 метр тирәсе зурлыкта булган. Икенче бер хәдистә Җәннәткә керүче мөселманнар да атабыз Адәм кыяфәтендә— 60 терсәк озынлыгында булырлар, диелгән. Беренче кешеләрнең гаять зур, көчле, гайрәтле булулары турында Коръәндә дә аятьләр күп. Әмма Аллаһы Тәгалә ул зур кешеләрне юк иткән, Алыплар урынына вак бәндәләр килгән, бүгенге кешеләр яши башлаган…» . Ә инде Алыплар образын әсәр Җирлегенә кертеп, автор халык иҗатында сакланып калган Алып батыр турындагы риваятьне «Җанландыра», аны мөстәкыйль әдәби эпизодка әверелдерә: «Әмма ул су буена төшеп Җитә алмады, кемдер кинәт аны Җирдән аерып алды да әллә кая өскә алып менеп китте. Кинәт күтәрелүдән, куркудан малайның тыны кысылды, башы әйләнде, күзләре әлҗе-мелҗе килә башлады. Ул чытырдатып күзләрен йомды һәм бөгәрләнеп, сеңеп калды…
— Әни, карале, мин бер корт таптым, ул җирне ертып йөри иде…— диде шунда күк күкрәгән кебек бер тавыш…
— Җибәр син аны, улым, бездән соң яшәячәк кешеләр алар, – диде Алып батыр, тавышы белән тагы күкләр күкрәтеп, Җирләр тетрәтеп.—Алар менә шундый вак булырлар, Җирдә казынып гомер итәрләр. Кайдан алсаң, шунда илтеп куй» .
«Нух пәйгамбәр көймәсе» романында да Ф.Бәйрәмова Коръән фәлсәфәсенә, өйрәтмәләренә нигезләнә. Башкача әйткәндә, ул Җирдәге бүгенге кешеләрнең ничек барлыкка килүе, ягъни Нух пәйгамбәр көймәсендә Туфаннан котылып калып дәвам ителүе һәм имансыз кавемнең ничек юкка чыгачагы турындагы Коръән мотивларын маҗаралы сюжетка төреп, сәнгатьчә матур образлар, тәэсирле һәм фәлсәфи эчтәлекле эпизодлар белән һәм турыдан-туры дини өйрәтмәләргә таянып тасвирлаган.
«…Тетрәде Җирләр, ярылды күкләр, ике арада Җилләр улады…
Астан ут бәрде, өстән су акты, беркайда качар урын калдмады…
Әмма бу көндә качу юк иде, Туфан суында бар да тончыкты…
Тик сездән кала…—
Сезгә Аллаһның рәхмәте иңде – ышанган өчен, буйсынган өчен сезгә бирелде тылсымлы көймә…
Утта да янмый, суда да батмый, буйсынып бары Аллаһ иркенә,
Тылсымлы көймә килеп туктады күгәреп торган тауның читенә…
Сезнең өегез шушы тау булды, су белән бергә таудан төштегез…
Җирдә кешелек икенче тапкыр сездән таралды — шуны белегез!»
Бүгенге татарларның гына түгел, барлык кешеләрнең дә Адәм нәселе булган алыплардан, ягъни зур кешеләрдән дәвам иттерелеше идеясе Аллаһның барлыгын һәм берлеген тануга нигезләнгән әт-Тәүхид фәлсәфәсе белән куәтләнеп, ныгытылып бара. Бу фәлсәфә исә Җаннарның Җиргә иңдерелүе мотивын ачарга ярдәм итә. Әлеге мотивны аңлату өчен Ф.Бәйрәмованың «Бәхет ачкычы» китабындагы бер өзеккә тукталасы килә:
«Кешенең тәне — Җирдән килгән, Җаны исә — күктән иңгән…
Тән туфрактан, Җан — нурдан тора…
Кеше Җанында Аллаһның нуры бар…
Кешегә Җан Аллаһтан иңгән…» . Цитатада китерелгән һәр юл әдибәнең берәр әсәрендә сәнгатьчә гәүдәләнеш тапкан. Язучы тудырган мифологема буенча, «Канатсыз акчарлаклар» әсәрендә адәм баласының «Җаны Күктән-Аллаһтан иңдерелгән» мөстәкыйль бер субстанция итеп карала һәм Ак маңгайлы хатын, Ак йөзле ир образлары аша яктыртыла: «Безнең һәр икебезнең дә Җан Күктән иңгән иде, без бер-беребезне болай гына югалта алмый идек» . Ак йөз әсәрнең башында адәм баласы итеп түгел, Илаһияттән-Күкләрдән бу Җиргә Җаваплы бер миссия белән Җибәрелгән затларның берсе итеп бирелә. Алар турында автор: «Теләгән вакытта төрле кыяфәткә керә алган, кирәк икән, күзгә күренмичә дә яши алган бу затлар Җир шары буйлап таралдылар»,—ди . Мондый затларның һәр чорда да «уянуын»а, булуына да ишарәли язучы.
«Канатсыз акчарлаклар» әсәрендәге хатынның ике дөньяда яшәве, вакыт-вакыт «кайдадыр» булып кайтуы да галлюцинация дип кенә карала алмый дигән фикерне раслый автор. Хатынның кыланышларын ире читтән күреп тора: “Кем бу? Нәрсә бу? Тәрәзәгә бер шәрә хатын сарылган, озын чәчләре бөтен аркасын каплаган, баш өстендә көмешсыман боҗра, хатын капшанып нидер эзли, әллә тәрәзә ялый инде? Кем соң бу?…”
Кап-кара чәчләре арасыннан ике канат Җилпенә түгелме соң? Фәрештә бит бу, канатлы фәрештә! Әнә фәрештә йөзен бу якка борды. Чү, аның хатыны бит бу! Үз хатыны… Күрүе дә хак бит инде — шәрә килеш тәрәзә пыяласын ялый иде бит» .
Язучы повестьта тагын бер кызыклы алым кулана: ул героиняның физик һәм астраль халәтләрен аерып сурәтли. Хатынның нәкъ менә астраль тәне гади кешенең күзенә күренә алмаган башка Җаннар, затлар белән аралашу, вакытның «теге» яки «бу» ягына чыгу мөмкинлегенә ирешә. Шуңа да Ак маңгай реаль дөнья белән илаһи дөнья арасында бәргәләнә. Физик һәм астраль тәннәр хакындагы өзек повестьта да бирелә: «Теләгән вакытта төрле кыяфәткә керә алган, кирәк икән, күзгә күренмичә дә яши алган бу затлар Җир шары буйлап таралдылар».
Әсәрдә Ак йөз һәм Ак маңгайның Җаннары белән тәннәре бер-берсенә каршылыкта сурәтләнәләр. Автор геройларның бу дөньяда яшәү рәвешләрен, нәрсә белән шөгыльләнгәнен күрсәтми дә диярлек. Ул күбрәк Җан өлешенә игътибар бирә. Җан һәм Тәннең үзара бәйләнешен күрсәткәндә, автор гасырлар дәвамында ыруг, халык, нәсел хәтеренә язылып килә торган «коллектив аңсызлык» (“коллективное бессознательное”, К.Г. Юнг термины) өлкәсенә дә үтеп керә2. Ф. Бәйрәмова исә моны «хәтер баганасы» дигән алым аша бирә. Шушы алым ярдәмендә Ак маңгай нәселенең тәүге буынына кадәрге тарихы Хатынның «аңсызлык өлкәсе» аша яктыртыла, ягъни героиня үзе хәзерге чорда, ә Җанын Аллаһы Тәгалә төрле дәверләргә «сәяхәт кылдыра»: «…Бу төшү шулкадәр коточкыч тизлектә барды ки, хатынның хәтерендә кайбер күренешләр утлы юл кебек кенә сызылып узды». Чылбыр рәвешендә үрелеп бирелгән экзистенциаль яшәү баскычларын без түбәндәгечә аерып күрсәттек:
«— Менә аның туе,
— менә аның мәктәптә имтихан тотуы,
— менә аның балачагы,
— менә аның тууы…»,
«…Менә әнисенең яшь чагы, менә әнисе бишектә ята, менә әнисенең дөньяга килүе…»,
«…Монысы әбисе булырга тиеш, ул аны аз хәтерли: көянтә-чиләк аскан авыл кызы таң атканда суга төшеп бара, күкнең бер читеннән тулган ай мөлдерәп карап тора…»,
«Бушлык һаман тирәнәя, урман, дала, су буйлары чагылып үтә. Инде тормыш төбенә бәреләм, дигәндә, аңының яктырып, киңәеп киткәнен сизә…»,
«…Борынына төтен исе, дала исе килеп керә. Бүрекүзнең тән исе башны әйләндерә. Ул очып төшкән уңайга бөтен гәүдәсе белән нәрсәгәдер килеп бәрелә, Җиргә тәгәрәп китә һәм… ак маңгайлы хатын булып аякка баса. Аннан алар Бүрекүз белән янәшә йөгереп китәләр, өстән нидер гөжләгән тавыш ишетелә, кешеләр, кулларын өскә сузып, нидер кычкыралар. Күктән Җиргә көмеш нур түгелә, кешеләр бу нурланышка түзә алмыйча Җиргә авалар. Ак маңгай да Бүрекүз янәшәсенә Җиргә ава» .
Язучы героинясын «хәтер баганасы» буйлап башта аска — Адәм белән Һаваның Җиргә иңү чорына кадәр төшерә, аннан, киресенчә, өскә күтәрә — Киләчәген күрсәтә («Киләчәк» монда бакый дөнья мәгънәсендә алынды): «Кинәт ул үзенең Җирдән аерыла баруын сизә, куллары, таяныч эзләп, бушлыкта талпына, яшь гәүдәсе Җәтмәгә эләккән олы балык кебек бәргәләнә. Ул төшкән тизлек белән югарыга күтәрелә башлый.
Менә урман-далалар да түбәндә кала, менә ярым кыргый яшь хатыннар да юкка чыга,
менә көянтә-чиләк тоткан авыл кызы түбәндә кала,
менә ай тулган бер төндә әнисе дөньяга килә,
менә әнисенең никахы,
менә бу айлы төн — ул үзе туган көн,
менә аның балачагы,
менә аның туе,
менә ул ире кочагында,
менә ул шәрә килеш тәрәзәгә капланган,
менә ул түбәсендә ай булган йорт каршында басып тора,
менә ул ак йөзле ир-ат кулына авып төшә,
менә ул ниндидер таш йортта, сәер кешеләр арасында,
менә ул биек кыя башында,
менә алар Ак йөз белән…Аста — дәрья» .
Ак маңгайның Җан сәяхәте Ак йөз дигән икенче төп геройның мәңгелектән алган хәтирәләре аша ачыклана. Урта гасырлар Шәрыкъ шагыйре Газали рухында, Ф.Бәйрәмова да адәм баласының тәне гөнаһ оясы, бөтен бәлаләр бары шуннан дигән позицияне яктырта . «Канатсыз акчарлаклар»дагы Ак йөз, тормыштагы сынауларга түзә алмыйча, аскетларча, «Минем күңелем шушылай саф, кер кунмаган килеш бары тик күккә — синең янга гына омтыла. Ал мине үзеңә, Аллам, ал…»,- дип ялвара. Дини ышанулар буенча, йоклаган вакытта адәм балаларының Җаннары Аллаһ янына кайталар, уяныр алдыннан Аллаһ аларны кире Җибәрә. Повестьта дини-мистик эчтәлекле бу мотив геройларның нәкъ менә йокы халәтендә төрле саташу дип кабул ителә торган вакыйгаларга очравында гәүдәләнгән. «Һәм ул алды да… Тик мин моның төшме, өнме икәнен әйтә алмыйм», дип, Җир тормышы өчен төш кебек кабул ителгән кичерешләрне атый герой . Ак маңгайның, Ак йөзнең «хәтер баганасы» буйлап төрле гасырларга сәяхәт кылуы психология фәнендә «коллектив аңсызлык» термины аша аңлатылса, дини фәлсәфәдә ул Җаннарның Аллаһ катына кайтуы һәм аннан торып кешелек хәтеренә сәяхәте дип кабул ителгән. Шушы ук алым «Нух пәйгамбәр көймәсе» романында Әтилгә Алып-фәрештәләрнең язмышлар язылган галәм көзгесеннән үткәнне һәм киләчәкне күрсәтү эпизодында да кабатлана.
«Күл балыгы» повестенда Күл балыгы Җиргә зур сынау өчен Җибәрелгән дигән тәэсир калдыра, аның тормышы, һәркайсыбызныкы кебек, сагыштан-шатлыктан, газаплардан һәм ләззәттән тора. Ул үзенең Күктән иңүен ачык хәтерли, әмма ни өчен шушындый газапка дучар булуына гына җавап таба алмый. Повестьта күктән иңү түбәндәге юлларда чагылаә «…Җаным күккә тарта. Кара болытлар арасыннан зәңгәр томаннар илен, мәңге Җылылык илен, хыял илен эзлим. Шунда әллә йөзеп, әллә очып йөргән иптәшләремне күрергә тырышам. Әнә бит алар, ап-ак канатларын Җилпеп, минем янга төшеп киләләр. Ап-аклар, Җиңелләр, чисталар. Менә алар минем чәчләремә, керфекләремә куналар, күктәге дөнья, икенче дөнья турында миңа нидер сөйлиләр, юаталар. Миңа шундый тыныч, Җылы, рәхәт булып китә. Бу салкын Җирдән, кешеләрдән, гомеремә хуҗа булып торган күл төбеннән һаман ераклашам, китәм» . Шунысы кызык: бу әсәр дә, язучының беренче повесте кебек, әдәби җәмәгатьчелек арасында зур бәхәс тудыра. Бу хакта тәнкыйть мәкаләләре сөйли. Мәсәлән, танылган тәнкыйтьче Ф.Дунай Ф. Бәйрәмованың «Күл балыгы» әсәрендә «тормыш дөреслеге, дөньяви логика һәм табигый гармония» тапмый, шуңа да катгый карар чыгара: «…фантазиядә дә сәламәт акылга сыймаганны — сыйдырырга, кеше дигән бөек затның ниндидер җәнлекне, җан иясен яратырга сәләтле булуын интим мәхәббәт белән бутарга ярамый ләбаса»1. Тәнкыйтьченең реалистик сурәтләү кысаларыннан гына торып фикер йөртүен, һәр сәнгать әһеленең бары үзенә генә бирелгән, «талант» дип аталган сәләтне дә, гомумән, сәнгатьне яшәтә торган иҗат фантазиясе дигән күренешне дә социалистик реализмның тормышны революцион үсештә сурәтләү, реаль чынбарлыкны матурлап бирү кебек төп принципларына «куып кертергә тырышуын» билгеләми мөмкин түгел. Яшәешнең асылы хакында фәлсәфи, психологик уйланулар белән сугарылган мондый төр әсәрләргә реалистик сурәтләү алымына гына тугры булып калу таләбе куела алмый, әлбәттә. Г.Гыйльманов билгеләгәнчә: «…Әсәр аның хакында һәркем үзенчә фикер йөртүе белән дә кызыклы»2.
«Биредә узган гомеремнән бер генә сурәт кала — Ул» дигән юлларда Күл балыгының бу тормыштан алган төп хәтирәсе саклануы ассызыклана. Киләчәктә әлеге образ турындагы хәтирәләр Җир егетен һәрчак бимазалап торачагы: «Мин аңа кайту өчен китәм. Язларында — тамчы булып, Җәйләрендә — дулкын булып, төннәренә наз булып кайтырмын әле мин аның…Барыбер кайтырмын…»,- дигән юлларда искәртелә3.
«Хәтерендә дөрләп шәһәрләр, йортлар яна. Җир өстеннән күтәрелергә азапланган гәүдәләр аша атлар сикерешеп уза. Ат тоягы арасында мин аның үземә таба сузылган кулларын күрәм. Аннан барысы да төтен, тузан, ялкын белән каплана. Хәтерендә кап-караңгы мизгелләр»,- дигән юлларда егете нәселенең Җирдә яшәп киткән бер буыны, «Аннан зур су өсте, дәрья. Шул дәрьяда бишеге-ние белән йөзеп барган сабый. Дөрләп янган су буйлары. Сабый йөзендә аның йөз чалымнарын сизәм. Ә дәрьяның очы-кырые юк. Хәтерендә тагын кара таплар», дигән өлештә —икенче буыны, «Юл. Бер-берләренә бәйләнгән кешеләр. Артларыннан ялкын куа килә. Афәт куа килә. Кешеләр арасында Ул да бар. Хәтерендә тагын кара таплар» дигәндә чираттагы өлеше мисал итеп күрсәтелә…» . Шушы эпизодлар аша язучы кешелек, милләт тарихындагы вакыйгаларның эзсез югалмавын, бер ыруг, кавемнән булган адәм балаларының ми күзәнәкләренә һәм «милли аңы»на язылып баруын дәлилли. «Буыннар алышына. Кан кала. Хәтер кала. Кеше кала. Алар үзләре бу мизгелләрен күрәләр микән. Тик моны бер саташу гына дип уйлыйлардыр»,- дигән юллар Австрия психоаналитигы К.Г.Юнг ачкан «коллектив аңсызлык» теориясен сәнгатьчә гәүдәләндерүгә матур мисал.
Ф. Бәйрәмова әсәрләрендә гади, гадәти Җир кешесенең кыргыйлыгы, Җаны «уянган» инсаннарның камиллеге идеясе гел чагылып-чагыштырылып тора, адәм баласы бары тик Күктән иңдерелгән Җан ярдәмендә генә рухи һәм эстетик эволюция кичерә дигән идея өстенлек итә. Монда, филология фәннәре докторы, профессор Резеда Ганиева билгеләгәнчә, неоплатонизм фәлсәфәсенең нигезендә яткан илаһи матурлык концепциясе сәнгатьчә чагылыш тапкан . Әмма, язучы искәртүенчә, бу дөньяда Җан көткән «могҗиза булмаячак». «Бу бит Җир, кешеләр Җире»,- дигән катгый карар чыгара ул «Күл балыгы» повестенда. Ә «Алыплар илендә» әсәрендә могҗизаларның фани дөньяда да булуы, аның өчен ниндидер киртәләрне, сынауларны үтү кирәклеге бәян ителә.
Җаннарның Күктән иңдерелүе мотивы Ф.Бәйрәмованың бүгенге чор прозасында да төп мотивларның берсе булып кала бирә. Мәсәлән, «Нух пәйгамбәр көймәсе» романында автор күктән иңгән Җаннар белән рәттән шул Җаннарны сакларга һәм Аллаһ каршына алып китәргә тиеш булган фәрештәләр образларын да бирә.
Изге Коръәннең «Аш яулыгы» сурәсендә әйтелгәнчә, Җаннарның әле ана карынында ятканда ук Аллаһ-тудыручысы каршында ант биреп иңдерелүе хакындагы фикер романда «Аллаһ нәкъ сезне сайлаган өчен…» дигән идея аша Җиткерелә. Ягъни адәм баласының бу дөньяда яши башлавы, аңа булган сынаулар һәм ул сынаулардан исән-имин чыгу да — барысы да Аллаһтан. Моның Җан өчен тәкъдир, язмыш булуы, Аллаһның бары тик «бу юлдан читкә чыкмаганнарны гына», «Аллаһ гыйлемен таратканнарны», «хаклыкны Җирдә аңлатканнарны» гына коткарачагы әсәр сюжетының буеннан буена сәнгатьчә дәлилләнә һәм бу идея, үз чиратында, Коръәндә, хәдисләрдә, мөселман әдәбиятларында еш кабатлана торган икенче бер мөстәкыйль фәлсәфи мотивка —Аллага сыену мотивына барып тоташа.
«Канатсыз акчарлаклар» повестенда ук инде «Аллаһ», «Илаһ» кебек төшенчәләрнең һәм табынуның ничек барлыкка килүенә карата карашлар чагылган идее: «Һәм кешеләр бу Җир шарында, Җир шарында гына түгел — Җиһанда да без бердәнбер акыллы Җан ияләре, дип яши бирделәр. Янәшәдә исә, күзгә күренми генә, Җиһанның акыл ияләре басып тора иде. …Кешеләр исә, янәшәләрендә ниндидер көч барлыгын сизенеп, үзләре үк аларга мөрәҗәгать итә башладылар. Башта аларны Тәңре дип атадылар, алар кулы кагылган һәр агачка, алар Җиле тигән һәр тереклек иясенә табына башладылар. Аннан аларга Аллаһ исеме белән эндәштеләр, куллар гел күккә сузылган, уйлар ярдәм сорап күккә юнәлгән иде» . Әлеге өзектән күренгәнчә, мәҗүсилек дине, ягъни күпаллалык менә шулай барлыкка килә. Әмма әсәрдән аңлашылганча, бу затлар әле Аллаһ түгел, кыргый кешеләрне рух һәм акыл ягыннан камилләштерергә тиешле затлар гына. Шул ук вакытта Аллаһ дигән затның Илаһияттән иңгән бу Җаннар өчен дә булуы, аның тагын да югарыда торуы, ул затларның аны Җиһан, Мәңгелек Акыл дип атавы әйтелә. «Аларның үзләрен исә тагы да югарыдан — Җиһаннан күзәтеп торалар иде…» (238 б.), «Күктә бер Алла бар — мин бары тик аның, аның гына колы идем…» (251 б.), «Җирдә кешеләр күптән инде Аллаһның барлыгын, берлеген онытканнар, гөнаһка батып беткәннәр, юлдан язганнар иде — мин Аллаһтан алар өчен дә ярлыкау сорадым» (251 б.). Ак йөз образы аша Ф.Бәйрәмова бу повестенда ук Аллага сыену мотивына еш һәм титди мөрәтәгать иткән: “Кулыма Коръән алдым. Зиһенем яктырып китте. Бөтен гыйлемем яңадан Җаныма кайтты, Алланың чиксез кодрәте күңелне алгысытып алган җен көчен җиңде. Алла — бер генә, һәм күңелемне мин бары тик аңа гына багышлаган идем” . Ак йөз Җир мәхәббәтенә каршы Илаһи мәхәббәтне өстен куя, үз күңелен бары тик Аллага тугрылыкка багышлый: “Хатын-кызның да әле мине беркайчан хисләндерә, үзенә табындыра алганы булмады. Күктә бер Алла бар иде — аннан да зуррак, аннан да бөегрәк, сафрак хиснең булуы мөмкин түгел иде… Шайтан коткысыннан исән-сау алып калганы өчен рәхмәт укып, Аллам каршында тезләндем. Минем коткаручым бар! Мин бары тик аңа гына сыенам, мин бары тик аңа гына буйсынам, мин бары тик аның рәхмәтенә яки бәддогасына дучар була алам! Мин бары тик — аныкы гына…” . Әлеге өзектә геройның Аллага мәхәббәт аша пантеист суфилар кебек Аның асылын аңларга тырышуы яктыртылган. Геройның тышкы дөнья белән конфликты да Аллага мәхәббәт һәм сөйгән ярга булган җисми хисләр каршылыгында туа. Гомерен Аллага тугрылыкка багышларга омтылган егетне Ак маңгай белән очрашудан соң туган хисләр “басып ала”.
Күккә кайтырга тиешлеген, Җаннарның мәңгелек йорты бары тик Җиһанда булуын интуитив рәвештә генә кабул иткән Ак маңгай белән чагыштырганда Ак йөз яшәешнең хакыйки асылын, ягъни үзенең бу Җирдә тудырылышының бары тик Аллаһтан икәнен ачык аңлый: “Күңелем илаһи моң белән тулды, чөнки дөнья фани иде, без аның вак бөҗәкләре идек, ә югарыда — Күктә бер Алла бар һәм бары тик аның кодрәте белән генә без яши дә, үлә дә ала идек. Шул бөек хакыйкатьне тагы бер кат аңлаудан күзләремә яшь бәреп чыкты..” . Менә шушы яссылыкта геройның эчке конфликты фаҗигалелек белән тула. Шулай итеп, Ф.Бәйрәмова Ак йөз образын дини-суфичыл әдәбияттагыча һәм “теологик характердагы неоплатонизм эстетикасы”ндагыча яшәү һәм үлем, Җан һәм тән, Аллага мәхәббәт һәм Җир кызына мәхәббәт каршылыгында ача .
“Алыплар илендә” повестенда Аллага сыену мотивы намаз уку, дога кылу, Тудыручы билгеләгән чикне узу, дингә керү һәм динсезлек мотивлары белән үрелеп, ныгытылып бара.
Мәсәлән, автор “Бөтен кайгы-хәсрәтләрегез динсез яшәгәннән” дигән идеяне әсәрнең үзәк стержне итеп алып, аның тирәсендә динсезлек-җаһилият тормышын һәм иманлы геройларның яшәү максатын тасвирлауга нигезләнгән сюжет сызыгын кора, геройларның фикерләрен шушы яссылыкта бәрелештерә, шуның аша татар өчен мөһим булган “Татарны ничек саклап калырга” дигән идеяне яктырта. “”Син… динне, Коръәнне өйрән, анда бар нәрсәгә җавап бар. Болай, Аллаһ язган тарихны әйләнеп үтеп, …ялгыш юлга кереп китәргә мөмкинсез. Дөнья шуңа да күп сорауларга җавап таба алмый инде, күп нәрсәләрне хәл итә алмый, чөнки җавапны Аллаһ китабыннан эзләмиләр…”,- дигән хакыйки, асыл фикер нәкъ безнең татар тормышының кредосына әверелеп беткән “Ә син нишләрсең ул намазың белән, әйтик, мәктәптә, дәрес вакытларына туры килгәндә? Сине бит адәм актыгына күтәрәчәкләр, көлдермә үзеңнән. Менә бабай булгач, бәлки, мин дә укырмын әле… Ә хәзер яшәп калырга кирәк” фикер белән каршылыкта ачыла. “Бу каралык эчендә ак булып калу бик авыр шул. Бик авыр”. Кызганычка каршы, татарның күпчелеге шушы фикердә тора. Аллаһның барлыгын, берлеген тануга бездә күпвакыт ниндидер тетрәнү, фаҗига ярдәмендә генә ирешелә.
Адәм баласының Җирдә бернәрсәдән дә курыкмавы аның көчлелеген исбатламый, киресенчә, яшәеш, үзенең ни өчен тудырылышы хакында онытуын дәлилли генә. Бернәрсәдән дә курыкмау әдәп-әхлак кагыйдәләренә төкереп карауга, җинаятьчелеккә, бозыклыкка илтә. Хәтта, иҗтимагый законнар да куркытмый кайчак кешене. Автор әсәрдә “Ни өчен?” дигән сорауны конкрет күрсәтмәсә дә, аңа җавапны кат-кат тәкърарлый. “Кеше бәндәдән түгел, Аллаһтан курыкса гына хәрамнан тыелачак, улым. Үлемнән курку, авырудан курку, кешедән курку вакытлы гына булырга мөмкин. Аллаһтан курку кирәк, Аның каргышыннан, ачуыннан курку кирәк. Һәм ул әйткәнчә яшәү кирәк…” .
Аллага сыену мотивы белән бергә “Алыплар илендә” повестенда Аллаһның Җәзасы мотивы да килеп керә. Имансыз, динсез яшәгән, исереклеккә, зинага, хәрамга батып беткән бәндәләргә авырулар, хәтта эчкечелек үзе дә, аның белән бәйле фаҗигаләр барысы да “Алланың Җәзасы булырга да мөмкин, намазсыз, догасыз яшәгәнгә…” дигән фикерне укучы аңына җиткерергә омтыла автор. Җәза мотивы әсәрдә давыллы төн эпизоды, йортларның җимерелүе, яшен сугу вакыйгалары аша дәлилләнелә .
Аллаһка сыену мотивы аша Ф.Бәйрәмова барлык укучыларның да иң мөкаддәс соравы булган һәм татар әдәбиятының төп мотивларыннан берсе саналган бәхетле булу мотивын да ачып бирәә “Сез Аллаһ кушканча яшәмисез, бөтен бәхетсезлегегез шуннан”, “Аллаһ кушканча яшәмәсәң, бәхетсез буласың икән… Юк икән, бу дөньяда үз белдегең белән яшәргә тырышсаң, әйләнәсең дә шул бәхетсезлегеңә килеп чыгасың икән”.
Бәхетсезлекнең башы повестьта күрсәтелгәнчә, хәрамнан тыелмаудан, “билгеләнелгән чикне” узудан башлана. “Ниндидер бер чикне үтсә, …Камил үзе дә исерек әтисенә охшый башларга мөмкин иде. Бу чик шундый нечкә иде, Камилә сөйләгәннәр шундый кызыктырырлык иде, Камил бу дөньяның авырлыгыннан, каралыгыннан инде яши башлаганчы ук шундый туйган иде. Әтисе кебек булырга аңа бер адым ясау Җитә иде…” .
Әмма Ф.Бәйрәмова татар халкын “басып алган” бозыклыкның сәбәпләрен дә игътибардан читтә калдырмый. “Халык өметсезлектән эчә, гаделсезлеккә җавап итеп эчә, үз Җиренә үзе хуҗа була алмаганга гарьләнеп эчә”. Димәк, чарасызлык, ягъни “Нишләргә” дигән сорауга җавап таба алмау татар милләтен чикнең чигенә китереп җиткергән. Ф.Бәйрәмова, “халыкка ярдәм итәргә кирәк” дигән максатны күз алдында тотып, үз әсәре мисалында шушы чарасызлыктан чыгу юлын күрсәтә.
Бәхеткә илтүче юлларның берсе итеп намаз уку, һәрвакыт Аллаһны истә тоту күренеше әсәрдә кат-кат ассызыклана. Намаз вакыты саф, изге мизгелләрнең берсе итеп бирелә әсәрдә: “Ул арада азан тавышы да тынды, хәтта җил дә исми башлады, дөнья оеп, тынып калды”. Бары тик менә шушы изге мизгелдә изге гамәлдә — намазда булган, Бөек зат белән “күңеле тоташкан” затларның гына Җаны сау, тыныч булуы искәртелә. “Җан гариплеге тән гариплегенә караганда да куркынычрак иде, зур гөнаһ иде…” . Намаз укуның асылын Ф.Бәйрәмова “… тезләнеп, Аллаһны олыладылар, дөньяда кеше булып яшәүләре өчен, хак юлга чыгарганы өчен, шушы могҗизаларны күрсәткәне өчен, кулларын күккә күтәреп Аллаһка рәхмәт әйттеләр” дип яктырта .
Җан гариплеге язучының “Нух пәйгамбәр көймәсе” романындагы Түлгән образы аша да искәртелә. Аллаһны оныткан, дөресрәге, бар дип тә белмәгән кавемнең татарның изге, нигез Җирләрендә таралуы, үрчүе борчып кына калмый авторны, ул әлеге күренешнең ахырын да күрәзәчелек итә. Могҗиза ярдәмендә имансыз җирдән качып котыла алган һәм күпмедер — йөзме, меңме — елдан кабат туган җиренә әйләнеп кайта алган Әтил карт үз илендә татарлардан исән калган бердәнбер вәкил була “Бу илдә аның инде теле дә, дине дә, нәселе дә калмаган иде… Бу илнең инде үзенең дә көннәре санаулы гына калып бара иде…” . Изге Коръәннән үк килә торган “Бозык, имансыз кавемнәрне Аллаһы Тәгалә юк итте” дигән кисәтү ХХ гасыр башында Гаяз Исхакыйның “Ике йөз елдан соң инкыйраз” әсәрендә сәнгатьчә гәүдәләнеш тапкан булса, Ф.Бәйрәмованың “Нух пәйгамбәр көймәсе” романында ул инде фәлсәфи мотив дәрәҗәсенә кадәр үстерелә һәм әсәрнең антиутопия жанрында язылуына төпле нигез була.
Югарыда без язучы Фәүзия Бәйрәмова иҗатында чагылыш тапкан фәлсәфи-эстетик мотивларның берничәсенә генә тукталып үттек. Бу мотивлар хәзерге татар әдәбияты өчен яңа, үзенчәлекле булып тоелсалар да, алар Коръәндә билгеләнгән төп дини фәлсәфә белән дә, үзенчәлекле мистик юнәлешне тәшкил иткән суфичылык карашлары белән дә аваздаш, охшаш. Алар әсәрдә бергә үрелеп, язучының үзенчәлекле фәлсәфи карашларын тудыралар, шул ук вакытта татар әдәбиятының миллилеген, Шәрыкның сүз сәнгате традицияләрен дәвам итүен дәлиллиләр. Экзистенциаль рухтагы мондый әсәрләр укучының фикерен тирәнәйтәләр, аны яшәү мәгънәсе, яшәү хакыйкате хакында уйланырга этәрәләр.
А.А. Шамсутова
ТР ФА Г.Ибрагимов ис.Тел, әдәбият, сәнгать институты өлкән фәнни хезмәткәре, филология фәннәре кандидаты,
Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы