Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Идарә утырышында бурычлар билгеләнде

26 февральдә Язучылар берлегенең идарә утырышы үткәрелде. Беренче булып чыгыш ясаган Рафис Корбан ике идарә арасында башкарылган эшләргә хисап ясады. Гыйнвар аенда Әдәбият елын тантаналы ачып җибәрүдән башланган чаралар, шул рухны югалтмыйча, даими дәвам алдылар. Бәйрәм чараларының иң олылары апрель аена билгеләнгән. Сөекле шагыйребез Габдулла Тукай туган көннәрдә төрки телләрдә иҗат итүче яшь язучыларның Халыкара фестивале үткәреләчәк. Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театры бинасында Әдәбият елына багышланган тантаналы концерт булачак.

Халыкара фестивальгә килгән яшьләр Габдулла Тукай һәм Туган тел бәйрәме белән бәйле барлык чараларда катнашып, берничә көн дәвамында остаханәләрдә иҗади чарлау алачаклар. Шулай ук аларны республикабызның Арча, Балтач, Тукай районнарында үтәчәк Туган тел бәйрәмнәренә дә көтәләр.

Идарә утырышында Татарстан Язучылар берлегенең 2014 ел йомгакларына багышланган гомуми җыелышын 25 апрельдә, Халыклар дуслыгы йортында үткәрергә дигән карар кабул ителде.

Язучылар берлеге республиканың Мәгариф һәм фән министрлыгы белән республика мәктәпләрендә Әдәбият елына багышлап конференцияләр үткәрү турында Килешү төзегән иде. Идарә утырышында язучыларның кайсы мәктәпләргә, кайсы төбәкләргә барачагы ачыкланды.

Язучыларга матди ярдәм күрсәтү мәсьәләсе шактый катлаулы сорауларның берсе булды. Бу максатка бүлеп бирелә торган чыгымнарның кимүенә карамастан, олы яшьтәге, ярдәмгә мохтаҗ иҗат әһелләренә билгеләнгән булышның өлешен киметкәскә дигән фикергә килделәр.

Идарә утырышында Язучылар берлегенең Уставына һәм берлеккә кабул итү Нигезләмәсенә үзгәрешләр кертү турындагы сорау да каралды.


Язучылар

Туган көннәр