Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

«Гыйззәт кабызган чаткылар». Алабугада «Таҗи Гыйззәт елы»н ачтылар

24 гыйнварда Алабуганың Үзәк китапханәнең уку залында “Таҗи Гыйззәт елы”н ачу тантанасы узды. «Гыйззәт кабызган чаткылар» дип исемләнгән чара ТАССРның 100 еллыгы һәм күренекле драматург Таҗи Гыйззәтнең 125 еллык юбилее кысаларында уздырылды. 2020 ел – Алабуга Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Юлия Владимир кызы Нәҗипова игъланы белән “Таҗи Гыйззәт елы” дип игълан ителде.
Бәйрәмгә Казаннан мәртәбәле кунаклар да чакырулы иде. Алар: татар әдәбияты белгече, профессор, филология фәннәре докторы, Татарстан Республикасының, Россиянең атказанган Мәдәният хезмәткәре, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы Фоат Галимулла улы Галимуллин, Европа телләре һәм мәдәнияте кафедрасы профессоры, филология фәннәре докторы, күренекле драматург оныгы Гүзәл Казбек кызы Гыйзәтова. Шулай ук кунаклар арасында Алабуга мәдәният идарәсе җитәкчесе Ю. Р. Шәкүрова, Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллияте директоры Ә.Г. Әкбәрова, Мәдәният сарае директоры Е.О. Морозова бар иде. Алар тамашачылар алдында чыгыш ясап, рәхмәт сүзләре җиткерделәр. Татарстан Язучылары берлеге әгъзалары Гөлзадә Әхтәмова, Фирдәвес Хуҗин ; “Чулман” әдәби-музыкаль берләшмәсе вәкилләре Владимир Мироваев, Кадрия Наил, Хашия Төхбәтуллина; Алабугада яшәп иҗат итүче, “Яңа татар пьесасы -2019» җиңүчесе драматург Артур Шәйдуллин.
Кичәне ачып, китапханәчеләр Таҗи Гыйззәтнең тормыш юлы, иҗаты, Алабугада яшәгән чоры белән таныштырдылар. Казаннан килгән кунаклар да драматургның иҗатына бәя бирделәр, истәлекләрен сөйләделәр. Оныгы Гүзәл Гыйзәтова әтисе Казбек Таҗи улының китапларын бүләк итте.
Әлеге чарага бай эчтәлекле китап күргәзмәләре оештырылды. Анда китапханәчеләр эзләнүләр алып барган альбом һәм папкалар да урын алды.
Бәйрәм музыкаль номерлар белән үрелеп барды. Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллияте студентлары Г. Гыйззәткә багышланган шигырьләр укыды, Мәдәният каршында эшләүче “Ак каз” халык фольклор ансамбле солисты Римма Золотухина һәм “Көзге” татар халык театры режиссеры Нина Салимуллина матур җырларын бүләк итте, баянда Эмиль Хуҗиәхмәтов уйнады.
Китапханәләр системасы директоры Ю.В. Нәҗипова чарага килгән Казан кунакларына һәм китап укучыларга рәхмәт сүзләре әйтеп истәлекле бүләкләр тапшырды , эшне алга таба тормышка ашырганда хезмәттәшлек итәргә чакырды.


Язучылар

Туган көннәр

Апр
8
Ср
Валерий Трофимов
Апр
11
Сб
Апр
12
Вс
Әлфия Галимуллина