Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

23 декабрьдә Язучылар берлегендә Кави Нәҗми һәм Сәрвәр Әдһәмованың тууына 120 ел тулуга багышланган түгәрәк өстәл үткәрелә

Чыгышлар:
Дания Фатыйх кызы Заһидуллина —Татарстан Фәннәр академиясенең вице-президенты, филология фәннәре докторы, профессор, академик, Татарстанның атказанган фән эшлеклесе.

Хатыйп Миңнегулов — Татарстан һәм Русиянең атказанган фән эшлеклесе, фән һәм техника өлкәсендә ТР Дәүләт премиясе лауреаты, филология фәннәре докторы, профессор.

Рифат Әхмәт улы Фәттәхов — журналист, Татарстан Республикасының Муса Җәлил исемендәге премиясе лауреаты, Россиянең һәм Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, фәлсәфә фәннәре кандидаты.

Диләрия Марат кызы Абдуллина — филология фәннәре кандидаты, Татарстан Фәннәр академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының әйдәп баручы фәнни хезмәткәре.

Фикер алышуларда язучылар, галимнәр, журналистлар, Кави Нәҗминең варислары катнаша.

Башлана:  15:00 сәгатьтә

 


Язучылар

Туган көннәр

Окт
17
Сб
Роза Туфитулова
Окт
25
Вс
Гүзәлия Галләмова
Окт
26
Пн
Эдуард Учаров