Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

25 август – Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләрен искә алу көне

2022 елның 25 августында, Казан шәһәренең 1 Май мәйданында, фашист төрмәсендә башлары киселгән герой-шагыйрь Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләрен искә алу мәрәсиме була.

Мәрәсимдә Муса Җәлилнең кызы Чулпан Җәлилова катнаша.

Җырчылар Резеда Галимова, Рөстәм Насыйбуллин, бер төркем шагыйрьләр һәм язучылар чыгыш ясаячак.

Чараны Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры актерлары Резеда Сәләхова һәм Артем Пискунов алып бара.

Мәрәсим 12.00 сәгатьтә башлана.


Язучылар

Туган көннәр

Апр
25
Сб
Чулпан Зариф
Апр
27
Пн
Май
1
Пт
Майа Вәлиева