Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

«Әйдә халыкка хезмәткә! Г. Тукай исемендәге премиягә дәгъва итүче кандидатлар белән очрашу

31 мартта 14.00 сәгатьтә Казанның Г.Тукай әдәби музеенда 2021 елда Г. Тукай исемендәге ТР Дәүләт бүләгенә дәгъва итүче кандидатлар белән «Әйдә халыкка хезмәткә!» дип аталган очрашу кичәсе уздырыла.
Ел саен март-апрель айларында Г.Тукай исемендәге ТР Дәүләт бүләгенә кандидатлар белән шагыйрьнең әдәби музеенда очрашулар инде традициягә әйләнде.
Г.Тукай әдәби музеендагы очрашуга кандидатларның барысы да чакырулы. Тамашачылар аларга үзләрен кызыксындырган сорауларны бирә, әдәби әсәрләр тыңлый, рәссамнарның картиналарын бәяли алачак.
Исегезгә төшерәбез, Тукай премиясенә 2021 елда кандидатлар итеп «Саташып аткан таң» роман-трилогиясе һәм «Гөлҗиһан» повесте өчен Факил Сафин; «Кояшны кочкан малай», «Җил көймәсе», «Әкиятче малай» китаплары өчен Ләбиб Лерон; «Казан-йорт», «Олуг Мөхәммәд», «Бибимәмдүдә абыстай» тарихи романнары өчен Марат Әмирханов; Милли сәнгать өлкәсендәге күпъеллык хезмәте һәм аерым алганда «Микулай» пьесасы өчен Мансур Гыйләҗев; Татар театры сәнгатенә керткән өлеше өчен Дания Нуруллина; «Туган як моңнары» картиналары сериясе өчен (44 картина) Мадияр Хаҗиев; Татарстанның архитектура мәдәниятенә керткән өлеше өчен Фирдәвес Ханов; Графика сәнгатенә керткән өлеше өчен Григорий Эйдинов; Габдулла Тукай иҗатына һәм татар халкы тарихына багышланган эшләре өчен Рушан Шәмсетдинов тәкъдим ителә.

Керү ирекле. Белешмәләр өчен телефон: +7 843 590 86 67


Язучылар

Туган көннәр

Апр
8
Ср
Валерий Трофимов
Апр
11
Сб
Апр
12
Вс
Әлфия Галимуллина