Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Бөтенроссия яшь шигырь укучылар бәйгесенә гаризалар кабул ителә!

«Җанлы классика» Фонды бөтенроссия яшь шигырь укучылар конкурсын үткәрү турында игълан итте. Катнашучыларны теркәү проект сайтында бара https://youngreaders.ru/
«Балалар өчен зур күләмле әдәби белем бирү проекты Россия Федерациясе Президенты грантын кулланып гамәлгә ашырыла һәм яшүсмерләр арасында укуны популярлаштыруга, аларның күзаллавын киңәйтүгә юнәлдерелгән. Конкурс Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы ярдәме белән барлык төбәкләрдә дә үткәрелә», – дип хәбәр итә аны оештыручылар.

Иҗади бәйгедә 5-11 сыйныф укучылары катнаша ала. Аларга проза әсәрләреннән өзекләр укып, класс, мәктәп, район, төбәк һәм бөтенроссия турларында сайлап алуны уңышлы үтәргә кирәк.

Иң яхшылары «Артек» лагерында оештырылачак Бөтенроссия финалына җыела, ә иң сәләтләре Мәскәүдә Кызыл мәйданда чыгыш ясаячак. Мәктәпне тәмамлаучылар өчен Б.Щукин исемендәге театр институтына ташламалы шартларда керү мөмкинлеге бар.

 


Язучылар