Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Хәнәфи Бәдигыйның «Муса Җәлил поэтикасы» китабы тәкъдим ителә

2020 елның 18 февралендә (сишәмбе) 14.00 сәгатьтә Татарстан Язучылар берлегенең Тукай клубында  күренекле язучы, шагыйрь, прозаик, публицист, җәлилче-галим, мөгаллим, җырлар авторы, Татарстан Республикасының Муса Җәлил исемендәге премиясе лауреаты, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Хәнәфи Бәдигыйның “Муса Җәлил поэтикасы” дигән китабын тәкъдир итүгә багышланган әдәби-музыкаль кичә була.

Кичәдә күренекле язучылар, тел-әдәбият галимнәре, җырчылар, музыкантлар, укытучылар, укучылар катнашачак.

Сезне әлеге кичәдә көтеп калабыз!


Язучылар

Туган көннәр

Май
23
Сб
Май
24
Вс
Алмаз Мансуров
Май
26
Вт
Ихтияр Гаязов
Май
28
Чт
Вера Хәмидуллина
Май
29
Пт
Ханисә Алишина