Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

КФУда Роберт Миңнуллинның 75 еллыгына багышланган фәнни конференция була

Хөрмәтле язучылар!

Сезне Татарстан Республикасының халык шагыйре, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, халыкара Г.-Х.Андерсен исемендәге Почетлы диплом иясе Роберт Мөгаллим улы Миңнуллинның 75 еллыгына багышланган “Балалар һәм яшүсмерләр әдәбиятында милли мәдәният һәм гореф-гадәтләр: тарих, поэтика, үсеш стратегиясе” исемле халыкара фәнни-гамәли конференциянең ачылыш тантанасына чакырабыз.

Конференция ТР Мәдәният министрлыгы ярдәме белән, Балалар һәм яшүсмерләр әдәбияты язучылар ассоциациясе (Истанбул, Төркия), Гази Университеты (Анкара, Төркия) белән берлектә оештырыла. Конференция эшендә катнашу өчен Төркия, Әзәрбәйҗан, Үзбәкстан, Иран, Пакистан, Казахстан кебек илләрдән, Рәсәйнең төрле төбәкләреннән кунаклар көтелә.

Конференциянең ачылыш вакыты:  2023 елның 20 октябрендә, сәг. 10:00.

Адресы: Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты, Татарстан урамы, 2.

Минһаҗева Ләйлә Ихсановна
+7(904)7638701


Язучылар

Туган көннәр

Май
9
Сб
Әхәт Хәбибуллин
Май
11
Пн
Май
12
Вт
Хатыйп Миңнегулов
Май
20
Ср
Сәмига Сәүбәнова
Май
23
Сб
Май
24
Вс
Алмаз Мансуров