Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

27 август көнне Арча шәһәрендә Әдәби Сабан туе узачак

Хөрмәтле язучыларыбыз! Агымдагы елның 27 нче августында Татарстан Республикасында туган телләр һәм халыклар дуслыгы елы һәм Габдулла Тукайның тууына 135 ел тулу уңаеннан Татнетны үстерү фонды тарафыннан Татарстан язучылар берлеге белән берлектә Арча муниципаль районында #ӘДӘБИСАБАНТУЕ үткәреләчәк. Хәзерге вакытта әлеге чара барлык инстанцияләрдә дә хупланды, рөхсәт ителде.

Быел Әдәби сабан туена XIV/XV/XVI дөньякүләм #әдәбимарафон проекты финалистлары (tat-i.net/tt/finalistlar-14tat-i.net/tt/finalistlar-15tat-i.net/tt/finalistlar-16), II республикакүләм #авылымгүзәллеге проекты финалистлары (tat-i.net/tt/avilim-guzallege-2021-final), V республикакүләм #сәламәтиртә проекты финалистлары (tat-i.net/tt/node/205) чакырулы.

#ӘДӘБИСАБАНТУЕның кыскача программасы (27.08.2021, Арча шәһәренең үзәк стадионы):

  • 8:00 – 10:00 Кунакларны каршы алу/теркәү, кулъяулык/сөлге җыю. Сату-алу мөмкинлеге белән китап күргәзмәләре, милли-мәдәни күргәзмәләр. Язучылар белән автограф-сессияләр. Татар шәхесләре белән истәлеккә фотоларга төшү һ.б.
  • 10:00 – 10:30 Ачылу тантанасы. Кунакларны сәламләү.
  • 10:30 – 12:00 #әдәбимарафон һәм #авылымгүзәллеге финалистларын бүләкләү тантанасы.
  • 12:00 – 15:00 Әдәби көрәш финалы (абсолют батырны ачыклау; онлайн финалистларны сайлап алу өлеше 1 – 7 июль көннәрне Инстаграм социаль челтәрендә оештырылды, 24 финалист сайлап алынды) һәм башка әдәби/милли уеннар (әдәби чүлмәк вату, әдәби капчык киеп йөгерү һ.б.). #Сәламәтиртә проекты призерларын ачыклау (3 км дистанциягә финал йөгерүе) һәм аларны бүләкләү (#сәламәтиртә финалистларын бүләкләү тантанасына “Татнефть” хәйрия фонды вәклләре, ТР Спорт министрлыгы җитәкчелеге килү көтелә).
  • 15:00 – 19:00 Арча музейларына экскурсияләр (Кырлай музее, Кушлавыч музее, М.Мәһдиев музее, Казан арты музее, Әлифба музее) – бары тик ерак районнардан, башка ил һәм төбәкләрдән килгән катнашучылар өчен генә оештырыла.
  • Сезне әлеге  чарага көтеп калабыз!

 

 

 

 

 


Язучылар

Туган көннәр

Апр
18
Сб
Фирдүс Гыймалтдинов
Апр
25
Сб
Чулпан Зариф
Апр
27
Пн
Май
1
Пт
Майа Вәлиева