Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

25 август – җәлилчеләрне  искә алу көне!

25 августта 12 сәгатьтә Казанның 1 Май мәйданында М.Җәлил һәйкәленә һәм җәлилчеләр истәлегенә куелган стеллага чәчәкләр салу тантанасы була.
Тантанада Муса Җәлилнең кызы Чулпан ханым, Татарстан дәүләт театрлары артистлары, студентлар, Татар дәүләт филармониясе солистлары, язучылар, шагыйрьләр һәм  «Хәтер дозоры» яшьләр хәрәкәте катнаша.

«Хәтер дозоры» хәрәкәте 25 августка кадәр социаль челтәрләргә җәлилчеләр турында мәгълүмат та куеп барачак. Каһарманнар хакындагы ул язмаларны #хәтердозоры  #дозорпамяти хэштеглары белән табарга була.

 


Язучылар

Туган көннәр

Апр
27
Пн
Май
1
Пт
Майа Вәлиева
Май
7
Чт
Дания Нәгыйм
Май
9
Сб
Әхәт Хәбибуллин