Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

10 сентябрьдә Язучылар берлеге бинасында “Татарча диктант” белем тикшерү акциясе үткәрелә

Хөрмәтле каләмдәшләр!  10 сентябрьдә, сәг. 11.00 дә Татарстан Язучылар берлеге бинасында (Мөштәри урамы, 14 йорт) “Татарча диктант” Татар теленнән дөньякүләм белем тикшерү акциясе үткәрелә.  Акциядә катнашырга теләүчеләрне көтеп калабыз.

Н И Г Е З Л Ә М Ә

“Татарча диктант” белем тикшерү акциясе “2014–2020 елларда Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасындагы башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү” дәүләт программасын гамәлгә ашыру кысаларында уздырыла башлады.

Татарстан Республикасының “Татар халкының милли үзенчәлеген саклау (2020-2023 еллар)” дәүләт программасын гамәлгә ашыру кысаларында уздырыла.

Гомуми нигезләмәләр

1. Әлеге нигезләмә 2021 елда “Татарча диктант” татар теленнән дөньякүләм белем тикшерү акциясенең уздыру тәртибен һәм шартларын билгели (алга таба – Акция);
2. Акция түбәндәге дәрәҗәләрдә катнашуны күз уңында тота:
‒ татар телен башлангыч дәрәҗәдә белү;
– татар телен уртача белү;
‒ татар телен камил белү;
3. “Татарча диктант” – ел саен уздырыла һәм теләге булган һәр кеше катнаша ала торган бушлай белем тикшерү акциясе;
4. Диктантның тексты Казан (Идел буе) федераль университеты Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының татар теле белгечләре тарафыннан билгеләнә;
5. Акцияне оештыручылар: “Бөтендөнья татар конгрессы” Халыкара берлеге Башкарма комитеты, Бөтендөнья татар яшьләре форумы, Казан (Идел буе) федераль университеты, Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты, ТНВ телерадиокомпаниясе;
6. Акцияне әзерләү һәм уздыру өчен җаваплы Оештыру комитеты – Бөтендөнья татар яшьләре форумы;
7. Акция турында тулы мәгълүмат түбәндәге сайтта урнаштырыла: http://diktant.tatar/

Акциянең максаты һәм бурычлары

Максат – татар теле белән кызыксынуны арттыру, әдәби телдә дөрес сөйләм һәм дөрес язу күнекмәләрен камилләштерү, орфографик һәм пунктуацион хаталар ясамыйча язу теләген уяту, татар теленә, аның тарихи һәм мәдәни хәзинәләренә карата хөрмәт тәрбияләү.

Бурычлар:

татар телен өйрәнүгә ихтыяҗны арттыру, кызыксындыру һәм мотивация булдыру;

татар әдәби теленең орфографик һәм пунктуацион нормаларын белү дәрәҗәсен билгеләү;

халык арасыннан татар орфографиясен, пунктуациясен иң яхшы белүчеләрне ачыклау; язуда еш күзәтелә торган хаталарны билгеләү;

дөрес язу кагыйдәләре онытыла баруга, график грамоталылык кимүгә халыкның игътибарын юнәлтү;

мөстәкыйль рәвештә татар телен өйрәнүгә, дөрес язу күнекмәләрен үстерүгә этәргеч, стимул бирү.

Акциядә катнашучылар

Акциянең асылы ‒ Россия Федерациясе һәм дөньяның төрле шәһәрләрендә бер үк вакытта барлык теләгән кешеләр өчен ихтыяри һәм бушлай уздырыла торган диктант.

Яше, җенесе, белеме, дине, һөнәре, гаилә хәле һәм кызыксынулары нинди булуга карамастан, Акциядә һәр кеше катнаша кала. Моның өчен, сайтка кереп, үзегез яши торган төбәк / район / илдә акция узачак мәйданчыкны табарга кирәк.

Акцияне уздыру көне һәм вакыты

Уздыру көнннәре һәм төгәл вакыты: 2021 ел, 10-12 сентябрь, сәгать 11:00 (Мәскәү вакыты буенча).

Татарстан һәм Башкортостан Республикалары өчен – 10 сентябрь, Россия Федерациясе төбәкләре өчен – 11 сентябрь, чит илләр өчен – 12 сентябрь төп диктант язу көне итеп билгеләнгән.

Акцияне уздыру мәйданчыклары

1. Россия Федерациясе төбәкләре, чит илләр, Татарстан Республикасы оешмалары тарафыннан булдырылган мәйданчыклар;

2.ТНВ-Татарстан һәм ТНВ-Планета телеканалларында трансляция;

3.http://diktant.tatar/ сайтына кереп, онлайн (клавиатура ярдәмендә) язу.

Акцияне оештыру һәм уздыру

Акцияне оештырырга теләгән һәр кеше «Татарча диктант» сайтында теркәлә: http://diktant.tatar/. Әлеге сайтта уздыру тәртибе турында мәгълүмат, бланклар һәм диктантның онлайн трансляциясенә сылтама урнаштырылачак.

«Татарча диктант» акциясен оештыручылар өчен мәгълүмат:

1) Диктант узачак мәйданчыкны табу;
2) Сайтта “Мин оештыручы” төймәсенә басып теркәлү: http://diktant.tatar/ (күрсәтмә видеода);
3) Кирәк кадәр диктант язачак кешеләрне табу;
4) Диктантны тикшерәчәк тел белгечләрен табу;
5) Бланкларны сайттан йөкләтеп алу һәм кәгазьдә бастырып, диктант язучыларга тарату;
6) Диктант текстын укучыны табу яки ТНВ-Татарстан һәм ТНВ-Планета телеканалларында, http://diktant.tatar/ сайты аша туры эфирны кабызу;
7) Диктантларны тикшереп, 30 көн эчендә билгеләрне http://diktant.tatar/ сайтында урнаштыру.

Диктантта катнашырга теләүчеләр өчен мәгълүмат:

1) http://diktant.tatar/ сайтына кереп, диктант язу мәйданчыклары картасын ачу;
2) Уңайлы һәм якын урнашкан диктант язу мәйданчыкларын табу;
3) Диктант язу мәйданчыгына килеп, оештыручылардан диктант язу өчен бланк алып тутыру;
4) Диктантны язып бетергәч, оештыручыларга бланкны калдыру;
5) Диктант язып, 30 көн узганнан соң, http://diktant.tatar/ сайтында “Билгем нинди” төймәсенә басып һәм үз бланкыгызда күрсәткән сер сүзне кертеп, диктант билгесен белү.

Өйдә мөстәкыйль язарга теләүчеләр өчен мәгълүмат:
1) http://diktant.tatar/ сайтына керү;
2) Бланкны йөкләтеп алу һәм кәгазьдә бастыру;
3) Бланкны йөкләтү мөмкинлеге булмаса, диктантны ак чиста кәгазь битенә язу;

Түбәндәге мәгълүматларны өстәп язарга онытмагыз:
– фамилия;
– исем;
– әтиегез исеме;
– ил/төбәк/район исеме;
– шәхси телефон номеры;
– үзегез билгеләгән сер сүз (әлеге сер сүз билгене белү өчен кирәк);
4) ТНВ-Татарстан һәм ТНВ-Планета телеканалларында яки http://diktant.tatar/ сайты аша туры эфирны кабызу;
5) Диктантны язып бетергәч, тикшерү өчен, бланкны җирле татар оешмасына илтеп бирү. Үз җирлегегездә узачак диктант язу мәйданчыкларын http://diktant.tatar/ сайтындагы картада таба аласыз.
6) Диктант язып, 30 көн узганнан соң, http://diktant.tatar/ сайтында “Билгем нинди” төймәсенә басып һәм үз бланкыгызда күрсәткән сер сүзне кертеп, диктант билгесен белү.

Турыдан-туры сайтта кесә телефоны яки компьютер аша язарга теләүчеләр өчен мәгълүмат:

1) http://diktant.tatar/ сайты аша кереп һәм махсус төймәгә басып теркәлү (http://yaz.diktant.tatar);
3) Трансляцияне тыңлап, клавиатура ярдәмендә диктантны язу;
4) Язып бетергәннән соң, эшегезне сайтта саклап калдыру;
5) Билгегез, берникадәр вакыт узгач, сайтта шәхси кабинетыгызда урнаштырылачак.

Акциянең рәсми сайты

Акцияне оештырганда һәм уздырганда, мәгълүматны үз вакытында җиткерү өчен, рәсми сайт эшли.
Сайтның адресы: http://diktant.tatar/
Сайтта түбәндәге мәгълүматларны табарга мөмкин: оештыручыларны теркәү, уздыру тәртибе; psd форматындагы белдерү; диктант текстлары; тикшерү критерийлары; географик карта; тест; татар теленең дөрес язу кагыйдәләре; диктант язуда катнашучыларның билгеләре һәм оештыручылар өчен рәхмәт хатлары; оештыручылар, партнерлар турында мәгълүмат; элемтә өчен телефон.

Нәтиҗәләрне игълан итү

Акцияне уздырганнан соң, мәйданчыкны оештыручы, http://diktant.tatar/ сайтындагы шәхси кабинетына кереп, билгеләрне урнаштыра.
Диктант нәтиҗәләре Акция уздырылганнан соң 30 көннән дә соңламый сайтка урнаштырыла. Аларны бланктагы сер сүз, телефон номеры һәм исем-фамилия буенча белеп булачак.

Диктантны оештыручылар белән элемтә

Акциянең кураторы – Ләйсән Марат кызы Фәхриева, +79393396442;
Өстәмә мәгълүмат өчен: tatarchadiktant@gmail.com, 8(843) 236-49-66.
Социаль челтәрләргә сылтамалар: https://vk.com/tatdiktant, https://instagram.com/tatarchadiktant?igshid=9md00ms4..


Язучылар

Туган көннәр