Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Казанда Мөхәммәт Мәһдиевның тууына 90 ел тулуга багышланган кичә була

«Яктырак йолдыз янадыр…» дип исемләнгән кичәдә галимнәр Тәлгат Галиуллин, Дания Заһидуллина, Асия Рәхимова, шагыйрь Газинур Морат, җырчылар Резеда Галимова, Филүс Каһиров, Рәсим Низамов, Энҗе Шәйморзина,Татарстан Республикасы фольклор  музыкасы дәүләт ансамбле (җитәкчесе Айдар Фәйзрахманов),  музыкант Наил Сәгъдиев,  артистлар Хәлим Җәләй, Фәннүр Мөхәммәтҗанов, Артем Пискунов, Илфак Хафизов, Резеда Сәләхова, Зөлфәт Закиров, Булат Зиннәтуллин, Гүзәл Галиуллина һ.б. чыгыш ясый.

Сценарий авторы – Ләбиб Лерон, режиссер –  Раушан Шәриф.

Истәлек кичәсенә татар язучылары, М.Мәһдиевның туганнары, якташлары, күренекле дәүләт, фән, җәмәгать эшлеклеләре чакырылган.

Кичә  К.Тинчурин театрында 18.30 сәгатьтә башлана.

Керү чакыру билетлары буенча.


Язучылар

Туган көннәр

Май
23
Сб
Май
24
Вс
Алмаз Мансуров
Май
26
Вт
Ихтияр Гаязов
Май
28
Чт
Вера Хәмидуллина
Май
29
Пт
Ханисә Алишина