Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

3 сентябрь көнне Язучылар берлегендә Айгиз Баймөхәммәтовның “Нахак” китабын тәкъдим итү кичәсе була

Хөрмәтле язучыларыбыз!

3 сентябрьдә “ТАТМЕДИА” АҖ, Татарстан Язучылар берлеге һәм “Казан утлары” журналы башкорт язучысы Айгиз Баймөхәммәтовның татар телендә дөнья күргән “Нахак” китабын тәкъдир итә.

“Нахак” – “Казан утлары” китапханәсе” сериясендә чыккан алтынчы китап.

Данил исемле унөч яшьлек үсмернең зур хыялы бар – аның төзүче буласы килә. Ул зур йортлар салып, үзе дә шуларның берсендә бәхеткә тиенеп яшәргә тели. Әмма ул әлегә урамда яшәргә мәҗбүр. Аның яратасы, яратыласы, әнисеннән бер ягымлы сүз ишетәсе, кочагында җылынасы килә. Әмма аңа ул җылыны подваллардан эзләргә туры килә, ишеткәннәре дә күңелне җәрәхәтли торган сүзләр генә… Күпме дәвам итәр болай? Данил исемле малай тормыш урамнарында адашып калмасмы? Китапка кергән “Урам балалары” повестенда ятим малайның катлаулы язмышы сурәтләнә.

“Нахак” хикәясендә исә Идел кебек үсмер олыларның кырыс дөньясында гаепсездән гаепле булып кала, хаклык эзләп йөрергә мәҗбүр була. Шул рәвешле яшь геройлар туры мәгънәсендә яшәргә өйрәнә…

3 сентябрьдә әдәбият сөючеләрне Татарстан Язучылар берлеге бинасында (Казан шәһәре, Мөштәри урамы, 14 йорт) узачак китап тәкъдир итү кичәсенә – авторыбыз белән якыннанрак танышырга, аның әсәрләре турында сөйләшергә чакырып калабыз!

Китапны тәкъдир итүдә Татарстан Дәүләт Советы депутаты, Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла, “ТАТМЕДИА”АҖ генераль директоры Шамил Садыйков, матбугат хезмәткәрләре, “Казан утлары” журналы редакциясе, язучылар, автор үзе – язучы, “Шоңкар” журналының баш мөхәррире Айгиз Баймөхәммәтов һ.б.лар катнашуы көтелә.

Башлана: 15.00 сәгатьтә.

 


Язучылар

Туган көннәр

Апр
25
Сб
Чулпан Зариф
Апр
27
Пн
Май
1
Пт
Майа Вәлиева