Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Язучыларны Әдәби тәнкыйть секциясе утырышына чакырабыз!

2021 елның 14 апрелендә (чәршәмбе) 15.00 сәгатьтә Язучылар берлеге бинасында Әдәби тәнкыйть секциясе утырышы була. Утырышта агымдагы елда Тукай бүләген дәгъвалаучы язучыларның әсәрләре, китаплары турында ( Факил Сафинның “Саташып аткан таң”, “Гөлҗиһан” китаплары; Ләбиб Леронның “Кояшны кочкан малай”, “Җил көймәсе”, “Әкиятче малай” китаплары; Марат Амирхановның “Казан-йорт”, “Олуг Мөхәммәд”, “Бибимәмдүдә абыстай” китаплары; Мансур Гыйләҗевнең милли сәнгать өлкәсендәге күпъеллык хезмәте һәм “Микулай” пьесасы)  фикер алышу була.

Хәзерге татар әдәбияты һәм әдәби тәнкыйть белән кызыксынучыларны утырышта көтеп калам. Фикер алышуда әлеге язучыларның «яхшы кеше булуы» яисә гомуми иҗатлары турында түгел, бәлки күрсәтелгән әсәрләрнең әдәби-эстетик кыйммәте, татар әдәбиятына алып килгән яңалыгы турында сөйләшү, фикерләшү һәм тәнкыйть булыр дигән теләктә калам.

 Әдәби тәнкыйть остаханәсе җитәкчесе Әлфәт Закирҗанов


Язучылар

Туган көннәр

Апр
27
Пн
Май
1
Пт
Майа Вәлиева
Май
7
Чт
Дания Нәгыйм
Май
9
Сб
Әхәт Хәбибуллин