Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

2021 елның 18 февралендә Татарстан Республикасы Фәннәр академиясендә «Татарстан Республикасында туган телләрне һәм әдәбиятларны укытуның заманча белем бирү траекторияләре» темасына түгәрәк өстәл үткәрелә.

Чараның төп оештыручысы – Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты.

Чарада түбәндәге мәсьәләләр буенча фикер алышу күздә тотыла:

– Татарстан республикасында туган телләрне һәм әдәбиятны укыту мәсьәләләре, аларны хәл итү юллары;

– туган тел һәм әдәбият буенча яңа буын укыту-методик комплекслары төзү мәсьәләләре;

– Татарстан Республикасында туган тел һәм әдәбиятны өйрәтүдә заманча белем бирү траекторияләренә күзәтү ясау.

Түгәрәк өстәлдә онлайн форматта Татарстан, Мордовия, Чувашия, Марий Эл, Удмуртия республикаларының Мәгариф һәм фән минстрлыклары вәкилләре, методист галимнәр, туган тел һәм әдәбият укытучыларының катнашуы күздә тотыла. Чыгыш ясаучылар арасында Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгының милли мәгариф идарәсе җитәкчесе Әхмәтҗанова Лилия Марс кызы, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының директор урынбасары, филология фәннәре кандидаты Хисамов Олег Ришат улы, Н.П. Огарев исемендәге Мордовия дәүләт университетының фин-угор филологиясе кафедрасы мөдире, филология фәннәре докторы Антонов Юрий Григорьевич, Чувашия Республикасы Мәгариф һәм яшьләр сәясәте министрлыгының Чувашия Республикасы мәгариф институты проректоры Петрова Светлана Владимировна, Мари дәүләт университеты укытучысы Матросова Наталья Владимировна, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының милли мәгариф бүлеге мөдире, филология фәннәре кандидаты Мөхәрләмова Гөлназ Нурфат кызы, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының милли мәгариф бүлеге өлкән хезмәткәре, филология фәннәре кандидаты Гыйниятуллина Лилия Миннулла кызы һәм башкалар бар.

Түгәрәк өстәлдә Татарстан Республикасы дәүләт органнары, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе, фәнни оешмалар, белем бирү оешмалары, вакытлы матбугат вәкилләре һ.б. катнашуы көтелә.

Түгәрәк өстәлнең эш тәртибе:

9.30 – 10.30 – катнашучыларны теркәү;

10.00-12.00 – түгәрәк өстәл.

Үткәрү урыны: Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Кече залы (Казан шәһәре, Бауман урамы, 20 йорт).

Түгәрәк өстәлдә катнашучыларны «ZOOM» системасы аша теркәү 10.00 сәгатьтә башлана.

Zoom конференциясенә кушылу өчен сылтама: https://zoom.us/j/92834071542?pwd=R2xiRTV6MERFRi8ySFdKR3FZT3dGdz09

Конферециянең идентификаторы: 928 3407 1542

Керү өчен код: 708104

Бәйләнеш өчен телефон: 8(843)590-55-93, 89050238539


Язучылар

Туган көннәр

Май
9
Сб
Әхәт Хәбибуллин
Май
11
Пн
Май
12
Вт
Хатыйп Миңнегулов
Май
20
Ср
Сәмига Сәүбәнова
Май
23
Сб
Май
24
Вс
Алмаз Мансуров