Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Сәгыйть Сүнчәләйнең тууына 130 ел тулуга багышланган әдәби-музыкаль кичә. 20 сентябрь. 14.00!

 

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы

Татарстан Республикасы Милли музее

Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Г. Тукай әдәби музее

 

«Сөй гомерне, сөй халыкны…»

                                                        Пресс-релиз

2019 елның 20 сентябрендә, 14.00 сәгатьтә Г. Тукай әдәби музеенда күренекле шагыйрь, тәрҗемәче һәм җәмәгать эшлеклесе Сәгыйть Сүнчәләйнең тууына 130 ел тулу уңаеннан «Сөй гомерне, сөй халыкны…»  дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә оештырылачак.

Г. Тукай әдәби музеенда Габдулла Тукай һәм аның замандашларының тормышын һәм иҗатын өйрәнүгә зур игътибар бирелә. Экспозициядә ХХ гасыр башында татар әдәбияты һәм мәдәнияты өлкәсендә киңколачлы хезмәт куйган, татар милләтенең алга китешенә зур йогынты ясаган күренекле шәхесләр хакында мәгълүмат бирелә, аларның шәхси әйберләре тәкъдим ителә. Г. Тукай һәм аның замандашларына багышлап әдәби-музыкаль кичәләр, фәнни түгәрәк өстәлләр, музей дәресләре оештырыла.

Габдулла Тукайның дуслары һәм фикердәшләре татар халкы тарихында һәм мәдәниятында һәркайсы аерым урын алырлык талантлы, максатчан кешеләр булганнар. Шуларның берсе – шагыйрь, тәрҗемәче һәм җәмәгать эшлеклесе Сәгыйть Сүнчәләй (Сәгыйть Хәмидулла улы Сүнчәләй, 1889-1937).

С. Сүнчәләй Г. Тукай белән 1910 елда Казанда таныша. Сүнчәләйнең күпкырлы таланты Г. Тукайны сокландыра. Аларның 1910 елның көзеннән Г. Тукайның үлеменә кадәр дәвам иткән дуслыгы хакында Тукайның Сүнчәләйгә язган хатлары, Сүнчәләйнең шагыйрь хакындагы истәлекләре һәм шигырьләре бәян итә. 1911-1912 елларда алар аралашып яшиләр, Тукайның “фәкыйрь генә, күңелле генә” бүлмәсендә күп вакытларын сөйләшеп уздыралар. Бу аралашу һичшиксез Сүнчәләйне фикри яктан да хисси яктан да баеткан. Тукайга багышлаган шигырьләре әнә шул хакта сөйли.

Г. Тукай әдәби музеенда узачак кичәдә С. Сүнчәләйнең шигырьләре һәм Г. Тукайның С. Сүнчәләйгә язган хатларыннан эзекләр укылачак,          аның тормышы һәм иҗаты хакында мәгълүмат  биреләчәк, ТР Милли музее фондларында саклана торган үзе чыгарган көйләрнең ноталары беренче тапкыр яңгыраячак.

Кичәдә тамашачылар өчен электрон күргәзмә дә тәкъдим ителәчәк. Экранда шагыйрьнең шәхси документлары, якыннарына, дусларына язган хатлары,  репрессияләнгәннән соң Бутырка төрмәсендә утырганда,  хаксызга кулга алынуы турында аңлатып, аклауларын өмет итеп Сталинга язган  үтенече, үзе чыгарган көйләргә язган ноталары, үз кулы белән эшләнгән рәсемнәре  күрсәтеләчәк.

С. Сүнчәләйне хөрмәтләп искә алу кичәсенә  күренекле галимнәр, сәнгать осталары, театр училищесы студентлары катнашачак.

Габдулла Тукай әдәби музее: +7(843) 590-86-67


Язучылар

Туган көннәр

Май
9
Сб
Әхәт Хәбибуллин
Май
11
Пн
Май
12
Вт
Хатыйп Миңнегулов
Май
20
Ср
Сәмига Сәүбәнова
Май
23
Сб
Май
24
Вс
Алмаз Мансуров