Шушы көннәрдә Татарстан китап нәшрияте хезмәттәшлек турында яңа килешүләргә кул куйды. Хәзер нәшрият басмаларын яңа адреслар буенча да табып була:
– Петербург ур., 9 йорт, 1 кат (“Республика” сәүдә үзәге)
– Бауман ур., 21 «Чәк-чәк йорты»
– Шиһабетдин Мәрҗани ур., 22 «Восточный базар» кибете.
Исегезгә төшерәбез, Казанда Татарстан китап нәшриятының фирма кибетләре исә түбәндәге адреслар буенча урнашкан:
– Бауман ур., 51 (ГУМ, 3 кат)
– Бауман ур., 19
– Декабристлар ур., 2 (ТАТМЕДИА, 1 кат)
Шулай ук чәршәмбе-якшәмбе көннәрендә Казан шәһәренең Агросәнәгать паркында да китаплар сатып алырга мөмкин.