Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Әлмәт язучылары – мәктәпләрдә

18 ноябрьдә Әлмәт шәһәренең «Нур» мәктәбендә язучы Зөлфия Сираи-Муллаянова укучылар белән очрашу уздырды. – Балалар ихластан, (далее…)

Начар тәрҗемә әйбәт әсәрне үтерә, яхшысы әдәбиятны баета

Бу фикер күптән түгел Мәскәүдә узган Россия халыкларының Милли әдәбиятлары конференциясендә яңгыраган бик күп (далее…)

Ркаил Зәйдулла Үзбәкстанда «Халыкара  әдәбият  вә китапханәчелек фестивале»ндә катнашты

29-31 октябрьдә Үзбәкстанның Маргилан шәһәрендә «Халыкара  әдәбият (далее…)

Төрлесеннән

Айгөл Әхмәтгалиева: «Иремнән тун да, йөзек-алка да сорамыйм, китап чыгарыйк әле, дим»

Әлмәтнең «Нефтьче» мәдәният сараеның «БиблиоНефть» мәйданчыгында «Әдәби атнакич» мәдәни проектының III сезоны старт алды. Әдәбият сөючеләр белән очрашуга Чаллыдан Айгөл Әхмәтгалиева һәм Түбән Камадан Айдар Нуриев килгәннәр иде. Заказ буенча язу иҗатмы ул? 200 елдан соң татар булырмы? Сез артистлардан, җырчылардан, ник мин дә шундый түгел, дип көнләшәсезме? Зифа Кадырова китапларын Айгөл Әхмәтгалиева язганмы? Бу һәм башка сорауларга җаваплар – безнең репортажда. (далее…)

Гөлүсә Батталова: «Җилсез-давылсыз яши алмыйм»

Аның күңеле иҗат, ә йөрәге мәхәббәт белән тулы. Ул аны юмарт итеп тирә- юньдәгеләргә өләшә дә белә. Шигырен дә яза, чәчмә әсәрләре белән дә сөендерә. Әтнә татар дәүләт театрында эшләве үткен каләменә драматургия дөньясын да ачты.

Сүзебез күпкырлы шагыйрә Гөлүсә Батталова хакында. Гадәттә каләм ияләренең күпчелеге, кем әйтмешли, шәһәрдә яши, авылны мактый. Ә әңгәмәбез герое, киресенчә, чын күңеле белән бирелеп авылда гомер итә. Ире Алмаз белән бергәләп өч бала үстерәләр. Гаиләләре тагын ишәергә тора. Вакытын табып, җайлап кына хәлен белештек, иҗат, тормыш мәшәкатьләре хакында да сөйләшеп алдык. (далее…)

Театр ул – яңа фикер, яңа дөнья…

9 сентябрь көнне, Яр Чаллының “Энергетик” мәдәният сараенда, Мәдәният өлкәсендә Россия Федерациясе Президенты премиясе һәм Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, Россия Милли театраль “Алтын Битлек” иясе, танылган режиссер, шәһәрдәшебез Айдар Җаббаров белән очрашу кичәсе узды. (далее…)

Илдус Диндаровның «Сагыш дәрьясы» дигән проза җыентыгы басылып чыкты

Нурлат шәһәрендә яшәп иҗат итүче язучы Илдус Диндаровның шушы арада гына «Сагыш дәрьясы» дигән  проза җыентыгы басылып чыкты. Анда  «Камчылы еллар һәм бормалы юллар», «Донбассның  кыл уртасында»  исемле ике повесть урнаштырылган. Беренчесе авторның  иң мөһим тормыш сәхифәләрен, гомер юлында очраган күренекле шәхесләрне һәм вакыйгаларны сурәтләгән документаль әсәрдән гыйбарәт. Икенче повесть исә газиз улына – Махсус хәрби операциядә катнашып, шәхси батырлыгы өчен Россия Президенты указы нигезендә  «За отвагу» медале белән бүләкләгән тарихчы-галим Айваз Диндаровка багышланган. Китапта шулай ук  язучының якташлары, каләмдәшләре,  әдипләр, республика җитәкчеләре белән аралашу вакытындагы  онытылмас  күңелле мизгелләрне чагылдырган бай фотоиллюстрация дә урын алган.

 

Ҡазан сәфәренән бер нисә фекер

1.Ҡазанда үткән Рәсәй халыҡтарының милли әҙәбиәте конференцияһына 12 төбәктән – Уралдан, Алтайҙан, Идел яны һәм илдең төнъяҡ – көнбайышынан – өс тиҫтәнән ашыу әҙип йыйылды. Башҡортостандан биш яҙыусы: етәксебеҙ Айгиз Баймөхәмәтов, Камил Зиганшин, Тәнзилә Дәүләтбирҙина, Миләүшә Ҡаһарманова, мин барҙыҡ. (далее…)

29 елдан соң үтәлгән әманәт: Биккол авылында тирән мәгънәле һәм дулкынландыргыч очрашу үтте

90нчы елларда Төркиядән килеп, Казанда яшәп калган, бүгенге көндә татар һәм төрек телләрендә иҗат итүче язучы, тәрҗемәче Фатиһ Кутлу Бикколга килде

(далее…)

Сәнгать декадасы ачылды. Идеясе шәп. Ә кемнәрне зурлыйбыз?

Татарстанда Сәнгать декадасы старт алды. Декада ЦУМда ачылды. Ә ачылыр алдыннан иҗат берлекләре һәм журналистлар җыелып сөйләшеп утырдык.

«Сәнгать декадасы – мәдәният министры Ирада Әюпова идеясе. Без елыбызны 1 гыйнварда Фатих Әмирханның юбилее белән башладык һәм ел дәвамында безнең бик күп бөек шәхесләребезнең юбилейлары бара. Алар илебезнең һәм халкыбызның үсешенә зур өлеш керткән кешеләр. Алар – безнең мәдәни код. Аларның тормыш һәм иҗат юлы мәдәни кодыбызга бәйләнгән. Әлеге декаданың ачылышы 1 июньгә – балаларны яклау көненә туры килүе дә балаларның дәвамчыларыбыз булуына бәйле», – диде мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин матбугат конференциясен ачып. (далее…)

Язучылар

Туган көннәр

Дек
2
Ср
Дек
9
Ср
Һидият Әширов
Дек
14
Пн
Рамиль Сарчин
Дек
15
Вт
Гөлзадә Әхтәмова
Дек
17
Чт