Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Сөләйманов Руслан

Сөләйманов Руслан Флюр улы 1985 елның 16 нчы июнендә Башкортстан Республикасының Кушнаренко районы Илек авылында укытучы гаиләсендә дөньяга килгән. Туган авылында урта мәктәпне тәмамлагач, 2002-2007 нче елларны М. Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университеты филология факультетының татар-рус бүлегендә укый.  Беренче шыгырьләре студент чакта ук «Тулпар» журналында басылып чыга. Әсәрләре «Кызыл таң», «Өмет», «Атна» гәзитләре укучыларына да яхшы таныш. Бер шәлкем шигырьләре 2007 нче елда «Акчарлак» альманахында дөнья күрде. «Таян Аллаһга!-2012», «Иделем акчарлагы-2012», «Иделем акчарлагы-2013», «Балкыш-2015» исемле әдәби конкурсларда «Поэзия», «Драматургия», «Әдәби тәнкыйть» номинацияләрендә призлы урыннар иясе.

«Уйларымны салдым сандалларга»исемле тәүге шигъри җыентыгы 2012 нче елны «Яшьләр тавышы» сериясендә З.Биишева исемендәге «Китап» нәшриятында күрде. 2019 нчы елны шул ук нәшрият аның «Сагыну бураны» исемле китабын укучыларга тәкъдим итте.

Хезмәт юлын ул 2007 елны Уфа шәһәре Совет районының 100 нче санлы урта мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укытучысы буларак башлый. 2010 нчы елның көзеннән әлеге вакытка кадәр Мәгарифне үстерү институтының Башкорт һәм башка туган телләр һәм әдәбиятлар кафедрасында өлкән укытучы вазыйфасын үти. 2024 нче елның азагыннан «Башкортстан укытучысы» журналының «Туган телләр һәм әдәбиятлар» бүлеге мөхәррире йөген дә тарта.

2014 нче елдан Башкортстан Республикасының Язучылар союзы әгъзасы. 2022 нче елның декабреннән Башкортстан Республикасы Язучылар берлеге карамагындагы татар әдипләре секциясе җитәкчесе.

Башкортстан Республикасының Мәгариф отличнигы (2023).

Р.Сөләйманов – 2025 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.


Язучылар

Туган көннәр

Апр
27
Пн
Май
1
Пт
Майа Вәлиева
Май
7
Чт
Дания Нәгыйм