Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Шагыйрь Рифкать Хисмәт вафат

Кайгылы хәбәр килеп иреште. Ульяновск өлкәсенең танылган шагыйре, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы Рифкать Әхмәдулла улы Хисмәтов – Рифкать Хисмәтнең йөрәге тибүдән туктады. Аңа 13 июльдә 87 яшь тулган иде.

Сембер шәһәрендә яшәп иҗат иткән Рифкать Хисмәт Татарстанның Чүпрәле районы Татар Саплыгы авылында туа. Әтиләре сугышта һәлак булып, ятим калган дүрт бала әниләре кулында тәрбияләнеп үсә. Р.Хисмәт мәктәптә укыганда ук әдәбиятка, шигърияткә тартыла. 1954 елда ук район газетасында шигырьләре басыла башлый. Озак еллар дәвамында «Өмет» газетасы белән иҗади хезмәттәшлек итте.

Р.Хисмәт – халыкчан рухлы шагыйрь иде. Аның шигърияте үзенең асыл эчтәлегендә туган телгә, туган туфракка, милли-мәдәни һәм тарихи мирасыбызга, милли гореф-гадәтләргә самими тирән мәхәббәт хисләре белән сугарылган. Ул ике китап авторы. Аның шигырьләре «Сембер язлары» альманахының сигез чыгарылышында да урын алган.

Рифкать Хисмәтне соңгы юлга бүген «Мәдинә» мәчетеннән (Ульяновск, 3й пер. Менжинского, 7б, Опытное поле) 14 сәгатьтә озаталар.

Татарстан Язучылар берлеге мәрхүмнең якыннарының авыр кайгысын уртаклаша. Каләмдәшебезнең урыны җәннәттә булсын.

 


Яңа комментарий өстәргә

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Язучылар

Туган көннәр

Дек
2
Ср
Дек
9
Ср
Һидият Әширов
Дек
14
Пн
Рамиль Сарчин
Дек
15
Вт
Гөлзадә Әхтәмова
Дек
17
Чт