Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Әлмәт язучылары – мәктәпләрдә

18 ноябрьдә Әлмәт шәһәренең «Нур» мәктәбендә язучы Зөлфия Сираи-Муллаянова укучылар белән очрашу уздырды. – Балалар ихластан, сәнгатьле итеп, тырышып шигырь сөйләделәр. Аларны «Нур» мәктәбенең нурлы укучылары дип атыйсым килә. Интерактив уеннарда катнашып татар теленнән белемнәрен дә күрсәттеләр. Иң актив балаларга һәм мәктәп китапханәсенә «Татнефть»нең «Рухият» нәшрияте чыгарган балалар китаплары һәм Ризаэддин Фәхреддин китабын бүләк иттем, – дип булышты каләмдәшебез.

Кичә, 17 ноябрьдә, шагыйрь, «Әлмәт таңнары» газетасы баш мөхәррире Рәфкать Шаһиев «Адымнар-Әлмәт» полилингваль гимназиясендә укучылар белән очрашуда катнашты. «Адымнар-NEWS» исемле мәктәп газетасын чыгаручы, иҗат, журналистика белән кызыксынучы балаларның күпсанлы сорауларына шулай ук «Альметьевский вестник» газетасы баш мөхәррире, Бөтендөнья татар конгрессының Әлмәт бүлеге җитәкчесе Ландыш Зарипова, мәгариф идарәсе башлыгының милли мәсьәләләр буенча урынбасары Сиринә Җиһаншиналар да җавап бирделәр.

— Бик җылы очрашу булды, укучылар безне нык әзерлек белән көтеп торганнар, — дип бүлеште Рәфкать Шаһиев. — Алар гимназия тормышын, укучыларның һәм укытучыларның иҗатын яктырту өчен булдырылган газеталары, андагы эшләре турында сөйләделәр. Без, үз чиратыбызда журналистика, редакция һәм иҗат эшчәнлегебез турында. Укучылар безнең иҗат белән алдан танышып өлгергәннәр. Шуңа да, үзләрен кызыксындырган сорауларны биреп, очрашу бик җанлы, җылы узды.

Моңардан тыш балалар язучысы Гүзәлия Галләмова 17 ноябрьдә Яңа Кәшер мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары белән очрашты. «Бәхетле балачак илендә» дип исемләнгән кичәдә балалар шагыйрәнең шигырьләрен сөйләделәр, аның иҗат юлы белән таныштылар, җырлар җырладылар, музыка уен коралларында уйнадылар, кызыксындырган сорауларын бирделәр. Гүзәлия Галләмова аларга үзенең иҗат серләрен ачты, шигырьләр язуның ни дәрәҗәдә кызыклы булуы турында сөйләде, «Югалмас мирас» һәм «Яз сулышы» дигән китапларын бүләк итте.

Мәктәпләрдә очрашулар дәвам итәчәк. Татарстан Язучылар берлегенең Әлмәт бүлеге төзегән план нигезендә һәр язучы уку елы барышында ике-өч мәктәптә булып, балалар белән аралашып кайтачак.


Яңа комментарий өстәргә

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Язучылар

Туган көннәр

Дек
2
Ср
Дек
9
Ср
Һидият Әширов
Дек
14
Пн
Рамиль Сарчин
Дек
15
Вт
Гөлзадә Әхтәмова
Дек
17
Чт