Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Юрушбаев Нәсүр

Нәсүр Юрушбаев (Нәсүр Йөрешбай)

Продюсер, сценарийлар язучы, драматург, режиссер, оператор, Россия, Татарстан, Башкортстан язучылар берлеге, Кинематографистлар берлеге әгъзасы,  Татарстан журналистлар берлеге әгъзасы, җырлар авторы, “Литературная Россия” гәҗите Лауреаты, эзтабар.

Нәсүр Юрушбаев 1961 нче елның 20 августында Пермь өлкәсе, Барда районы, Бакчавыл авылында Әндәрҗан Юрушбаев һәм Мәрьям Юрушбаева (Амирова) ларның ишле гаиләсендә алтынчы бала булып туа.

1968 – 1978 елларда Барда урта мәктәбенең татар сыйныфында белем ала. 1978 – 1981 еллар –  Оса зооветеринария техникумында уку еллары. 1981 – 1983 елларда Ерак Көнчыгышта хәрби хезмәт бурычын үти.

1983 – 1984 елларда  ул Бардада төрле эшләр башкара: “Уренгой-Помары- Ужгород” газ трассасы төзелешендә экскаваторщик, трубоукладщик, Сыркаеш авылы урманнарында утын кисүчеләр өчен аш пешерүче, комсомол оешмасы секретаре, “Таң” газетасы корреспонденты, һ.б.

1984 – 1989 елларда ул Казан Дәүләт Университетында (хәзерге Казан Федераль Университеты) журналистлыкка укый. Университетны тәмамлагач  гаиләсе белән Германиягә күчеп китә. 30 ел дәвамында Нәсүр Юрушбаев Германиядә яши һәм эшли: газета һәм журналлар корреспонденты, телевидениедә оператор, режиссер, сценарийлар язучы, архивларда безнең тарихыбызнын эзләрен юллаучы, Европада төрле сугышларда чәчелгән безнең ватандашларның каберләрен эзләүче,  һ.б.

2019 елда Татарстан Республикасына, Казанга кайта. Бүгенге көндә Казанда яши һәм иҗат итә.

Нәсүр Юрушбаев – документаль һәм әдәби-нәфис фильмнар да төшерүче.

Барысы 15 документаль кино авторы. Шуларның арасында: “Трасса”, “Сена елгасы өстендә курай моңнары”, “Әтиемнең тавышы”, “Ике әсир: Җәвит һәм Вальтер”, “Уралдагы Иван Петрович, яки – нәрсә ул Россия кешесе күңеле?”, “Спецназ”, “Беренче басма татар китабы эзләреннән”.

Нәфис кинофильмнарга килсәк: “Нигез йорт”, “Капка”, “Авторучка”, “Атилла хәзинәсе”.

Болардан тыш 27 киносценарийлар авторы.

Нәсүр Юрушбаев – 5 китап авторы. Китаплары: “Шигырьләр, хикәяләр”, “Киносценарийлар”, “Татар текстлары” (нимесчәдән тәрҗемә), “Бәхет – нәрсә ул?”, “Stationen” (нимес телендә хикәяләр җыентыгы. Германиядә нәшер ителеп бастырылган).

Нәсүр Юрушбаев – Германия архивларында эзләнүләр алып баручы, һәм күп әйберләр табучы:

Беренче Бөтендөнья сугышы вакытында (1914-1918) татар әсирләренең тавышы язылган 43 пластинка;

Беренче басма татар китабы (Саксония архивы);

Нимес һәм француз рәссамнәре тарафыннан Наполеон сугышы чорларында бакырга чуеп ясалган татар, башкорт яүгирләренең сүрәтләре, төрле тормыш күренешләрен тасфирлаган пластиналар;

Наполеон сугышы вакытында Европада югалып калган башкорт яүгирләренең колчаннары, уклары;

Дөньякүләм билгеле булган, дан казанган, бик зур әһәмияткә ия булган “Каталаог Фляйшера”ны Казанга алып кайту.

 


Язучылар

Туган көннәр

Фев
18
Ср
Фев
22
Вс
Рәҗәп Бәдретдинов
Рәҗәп Бәдретдинов
Фев
24
Вт
Ильмира Гыймаева