Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Бәдретдинов Рәҗәп

Язучы, прозаик, әдәбият галиме һәм тәнкыйтьче Рәҗәп БӘДРЕТДИН (Бәдретдинов Рәҗәп Фәтхетдин улы) 1971 елның 22 февралендә Балтач районы Пүскән авылында туа.

Ул 1979 елны Пүскән башлангыч мәктәбенең 1 нче сыйныфына укырга керә. Башлангычтан соң укуын Бөрбаш урта мәктәбендә дәвам итә. Бөрбаш урта мәктәбендә “Яшь хәбәрчеләр”, “Оста куллар” һәм татарча көрәш түгәрәкләренә йөри. Тимурчылар отрядларын оештыра, укучылар  комитетында оештыру эшләрендә катнаша. Мәктәпнең укучылар оешмасын да җитәкли. Әдәбият белән кызыксынуы мәктәп елларыннан ук башлана. Беренче хикәяләрен дә шул вакытларда яза башлый. Бераздан тәнкыйди язмалары, бәяннары да район газетасында бер-бер артлы дөнья күрә. Бөрбаш урта мәктәбендә бик яхшы билгеләренә генә укыган егет 1986 нчы елда Арча педагогия училищесына укырга керә. Рәҗәп Бәдретдинов биредә дә бик тырышып укый. Педучилищеда укыган дәвердә класстан тыш эшләрдә башлап йөри: концертлар, спектакльләр куялар, әдәби кичәләр оештыралар һәм төрле спорт ярышларында катнашалар. Рәҗәп әлеге концертларны, чараларны оештыра һәм алып баручы да була. Укудан тыш вакытларында группалары белән Татарстан авылларында концертлар куеп йөриләр һәм җыйган акчаларын Балалар фондына күчерәләр.

Р.Бәдретдинов биредә укыганда ук ул төрле кичәләргә сценарийлар яза, берүк вакытта хикәяләр иҗат итүен дә туктатмый. Аның хикәяләре, бәяннары, тәнкыйди мәкаләләре республикада нәшер ителүче газета-журналларда күпләп басыла башлый. Рәҗәп Бәдретдинов спорт белән дә ныклап шөгыльләнә. Җиңел атлетика, чаңгы ярышларында җиңүләр яулый.

Ул 1990 нчы елда, Арча педучилищесын тәмамлап, туган якларына кайта һәм Нормабаш башлангыч мәктәбе директоры һәм укытучысы булып эшли башлый. 1991 елда Рәҗәп Бәдретдинов Казанга В.И.Ульянов – Ленин исемендәге Казан дәүләт университетының Татар филологиясе, тарихы һәм көнчыгыш телләр факультетына көндезге бүлеккә имтиханнар тапшырырга килә. Керү имтиханнарының өчесен дә бишкә тапшырып студет булуга ирешә. Укулар ике сменада оештырылганлыктан, Рәҗәп Бәдретдинов өченче курстан, Казан мәктәпләрендә укыта башлый. Деканат рөхсәте белән, бер ел төрек теле укыта, икенче елларда татар теле һәм әдәбият укытучысы булып эшли. Квалификацисен күтәрә. Яхшы эшләгәне өчен Мәскәү шәһәренә экскурсиягә юллама белән бүләкләнә. Ул эшләгән Ш.Мәрҗани исемендәге 2 нче санлы татар гимназиясенә  педуниверситет студентларын практика алып киләләр һәм студент Рәҗәп Бәдретдиновка да  студентлар беркетәләр. Рәҗәп Фәтхетдин улы гимназиядән тыш эшләрдә дә башлап йөри. Казанның Мәскәү районы сабан туйларын алып баруда да, республикакүләм конкурс-бәйгеләрдә, әдәби чараларда да теләп катнаша.

1996 елда университет тәмамлагач, аспирантурага калырга тәкъдим итсәләр дә, үз туган якларына кайта. Бер ел элек кенә ачылган, Алан урта мәктәбенә директор урынбасары һәм укытучы итеп билгеләнә. Алан мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укытуда алдынгы технологияләрне кулланып хезмәттәшләре алдында абруй казанырга өлгергән егет дәрестән тыш чараларда да матур эшләр башкара. Әти-әниләр, авыл халкы белән дә рухи-әхлакый күмәк эшләр оештыра: күп төрле район, республика семинарлары уздыра. Ул эшләгәндә һәрчак рухи мираска игътибар итә – шул чорда мәктәп музеена нигез салына. Алан мәктәбендә эшләгәндә Ш.Мәрҗани исемендәге 2 санлы татар гимназиясе директоры, халык укытучысы Камәрия Хәмидуллина үзенә чакыртып ала. Кабаттан биредә директор урынбасары һәм татар теле укытучысы булып эшли башлый ул. 2002 елда Казан шәһәре буенча үткәрелгән “Ел укытучысы” конкурсында катнашып, татар теленнән иҗади ачык дәрес һәм мәгърифәтчеләр эшчәнлеге хакында ачык чара күрсәтеп беренче урынны яулый. Чит төбәкләрдән һәм Казанга белем күтәрү курсларына килгән республикабыз укытучыларына да татар теленнән күпләп ачык дәресләр бирә, чаралар үткәрә. Якташлары, Балтач районының татар теле һәм әдәбияты укытучылары, гимназиягә семинарга килгәч, Рәҗәп Фәтхетдиновичның дәресен карап соклануларын белдерәләр һәм Балтачка кабат кайтуын үтенәләр.

2002-2007 елларда  Балтач районы Алан мәктәбендә директор урынбасары һәм татар теле укытучысы булып эшли. Монда эшләгәндә дә күп җиңүләргә ирешә. Укучылары олимпиадаларда призлар, фәнни-гамәли конференцияләрдә катнашып алдынгы урыннарга лаек булалар. Рәҗәп Фәтхетдин улы район хакимияте башлыгының рәхмәт хаты, күп кенә мактау кәгазьләре белән бүләкләнә. Районның мәктәп җитәкчеләренә, директорларның тәрбия эшләре буенча урынбасарларына, татар теле һәм әдәбияты укытучыларына рухи-әхлакый семинарлар, ачык дәресләр күрсәтә. Районда беренчеләрдән буларак, Алан мәктәбенең  укучылар үзидәрәсен оештырып җибәрә. Мәктәп күләмендә, ул башлап җибәргән “Хосусыйлаштыру – эшлекле уен” ы райондашларының игътибарын җәлеп итә. Район мәктәп директорларына берничә тапкыр шушы юнәлештә семинарлар күрсәтә.Укучыларга тәрбия бирү өлкәсендә бөек мәгърифәтчеләр Ризаэддин Фәхреддин, Каюм Насыйри хезмәтләренә һәм халык педагогикасына таяна. Шул уңайдан, Республикакүләм конференцияләрдә катнашып чыгышлар ясый.  Ел да Ризаэддин Фәхреддин конференцияләрендә булып, үз хезмәтләре белән, үз эшчәнлеген яктырткан әсәрләре белән теләп уртаклаша.

2007 елда аны Казан дәүләт университеты татар филологиясе тарихы һәм көнчыгыш телләр факультетының татар әдәбияты һәм  теориясе кафедрасына аспирантурага чакыралар. Кафедра мөдире профессор Хатыйп Миңнегулов аспирантурага керү имтиханнарына әзерләнергә куша. Философия, гарәп теле һәм татар әдәбиятыннан имтиханнар тапшырып галим булырга җыена ул.Татарстан Фәннәр академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының Кульязмалар бүлеге, фәнни һәм архив фондында фәнни хезмәткәр булып  эшли башлый. Кандидатлык диссертациясенә тема алып, җиң сызганып фән дөньясына чума ул. Берүк вакытта мәктәптә дәресләр дә алып бара. Иҗат эшчәнлеген дә туктатмый.  Хикәяләре һәм тәнкыйди язмалары, бәяннары “Казан утлары”, “Идел”, “Гасырлар авазы”, “Безнең мирас”,”Ватаным Татарстан”, “Мәдәни җомга”, “Татарстан яшьләре,”Шәһри Казан,”Дин вә мәгыйшәт” һәм башка газет-журналларда дөнья күрә.

2008 елда Рәҗәп Бәдретдинов КДУ галиме – филология фәннәре докторы, профессор һәм әдип Хатыйп Миңнегулов җитәкчелегендә язучы һәм драматург, педагог, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе, Сталин репрессиясе корбаны, моңарчы киң җәмәгатькә аз билгеле булган  Афзал Таһиров (1890-1937) иҗатына караган “Афзал Таһировның иҗат мирасы: идея эчтәлеге һәм сәнгати үзенчәлекләре” дигән темага кандидатлык диссертациясен уңышлы яклап, филология фәннәре кандидаты гыйльми дәрәҗәсенә ия була. Матбугатта күп кенә фәнни һәм педагогик юнәлештә мәкаләләре басыла, язучылар һәм шагыйрьләр иҗатына карата тәнкыйди мәкаләләре дөнья күрә. Укытучылар, мәктәп тормышы турында хикәяләре, бәяннары даими иҗат ителеп тора. Күләгәдә калган әдипләрнең әсәрләрен барлый. Кайберләрен гарәп һәм латин графикасыннан кириллицага күчереп бастыра.

Мәгариф министрлыгының милли бүлеге каршындагы дәреслекләр комиссиясендә дә эшләп ала. Яңа басылган татар теле һәм әдәбияты дәреслекләрен бәяли, аларга бәяләмәләр яза.

Ул 2009 елда, гаиә хәле буенча, кабат Балтач районы Алан мәктәбенә кайтып укытучылык эшенә керешә, директор урынбасары һәм татар теле укытучысы булып, башлаган эшен дәвам итә. 2010 елда  Балтач районы Алан мәктәбенә Рәҗәп Бәдретдиновны директор итеп билгелиләр. Ул директор булып эшләгәндә ата-аналар белән тыгыз элемтә урнаштыра, аларның педагогик культурасын үстерү өчен лекцияләр башлап җибәрә, сәләтле балалар белән эшне көчәйтә. Бу чорда укытучылар һәм укучылар республика күләмендәге чараларда еш катнашалар: чыгышлар ясыйлар, конкурсларда, конференцияләрдә җиңүләр яулыйлар. Хезмәт тәрбиясенә игътибарны көчәйтә ул. Мәктәпкә җир алып анда матур гына эшләр башланып китә. Мәктәпнң материаль-техник базасы ныгытыла. Укучыларның дәресләрдән тыш эшчәнлеге максатчан-файдалы төс ала. Татарстан Язучылар берлеге әгъзалары, артистлары, җәмәгать эшлеклеләре белән бик күп төрле чаралар оештыра. Һәрбер чара турында аналитик фикерле язмалары көндәлек матбугатта һәрдаим басылып тора.

Р.Бәдретдиновны 2013 елда район мәгариф идарәсенең Мәгълүмати – методик үзәгенә директор итеп куялар. Бераздан, район мәгариф идарәсе җитәкчесенең урынбасары итеп  күчерәләр.

2015 елда Рәҗәп Фәтхетдинович кабат Аланга  директор һәм укытучы булып кайта. Алты ел, мәктәпләрне эреләндерү сәясәте башланганчы, җитәкчелек итә һәм татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшли. Туган телебезгә багышланган чаралар да күпләп үткәрелә. Аларда даими рәвештә Казаннан язучылар, җәмәгать эшлеклеләре, артистлар кайта. Авыл халкы белән халкыбызның милли бәйрәмнәре зур оешканлык белән уздырыла. Габдулла Тукай туган көнгә туры китереп, районда шигърият бәйрәмнәре оештырыла. Рухи-әхлакый кыйммәтләргә караган чараларга, семинарларга республикабыз районнарыннан да әдипләр күпләп килә.

2016 елда ул Кили башлангыч мәктәп – балалар бакчасына директор итеп билгеләнә. “Фән, мәгариф, мәдәният, сәламәтлек үзәге” юнәлешен алып күп кенә матур чаралар, әдәби кичәләр үткәрелә. Авыл халкы белән бәйләнеш ныгытыла. Татар теле, милләт, татар халкының гореф-гадәтләренә багышланган  чаралар еш үткәрелә. Авыл халкы белән мәктәп арасы ныгый, якыная.

2021 елдан Рәҗәп Бәдретдинов өстәмә белем бирү педагогы булып эшли башлый.Район мәктәпләрендә әхлак укытучыларының методик берләшмәсен җитәкли. Ул Бөрбаш мәктәбендә һәм Балтач гимназиясендә әхлак дәресләре укыта.

Ул ел саен әхлак укытучыларының республкакүләм семинарларын югары дәрәҗәдә оештыра һәм үткәрә. Районда әхлак укытуның ныклы базасын төзеп, укучыларга файдалалы һәм нәтиҗәле белем-тәрбия бирә. Аның өстәмә белем бирү педагогларына, аерым алганда, әхлак укытучылары өчен “Мирас-Әхлак” исемле авторлык прораммасы бар. Районның барлык түгәрәк җитәкчеләре шул программа буенча эшлиләр.

Ул дәресләрендә Ризаэддин Фәхреддин нәсыйхәтләренә, халкыбызның күренекле мәгърифәтчеләренең хезмәтләренә таяна. Милли мәгариф буенча хезмәтләр язып эшендә аларны теләп куллана. Көндәлек мабугатта, район радиосы “Кайтаваз” да татар теле, ислам дине, гореф – гадәтләр, милли мәдәният турында ялкынлы чыгышлар ясый. Фәнни эшчәнлеген практика белән тыгыз үреп бара. Күп кенә республикакүләм конференцияләрдә, семинарларда чыгышлар ясый. Ул киңкырлы талант иясе, җәмәгать эшлеклесе, оста оратор, нечкә зәвыклы язучы. Аның публицистик характердагы чыгышларын райондашлары гына түгел республикада да яратып кабул итәләр, тыңлыйлар, кабат – кабат чакырып торалар. Фәннән дә читләшми ул. “Күләгәдә калган “ әдипләренең иҗат мирасын өйрәнә. Тормыш мизгелләре, яшәеш, дуслык – туганлык, иман ныклыгы, тугрылык хисләре белән өретелгән хезмәтләре, туган телебез, динебез турында язылган  китаплары белән  танылган  якты күңелле шәхес – Бәдретдинов Рәҗәп Фәтхетдин улы бүген дә  армый – талмый бөек мәгърифәтчеләр үрнәгендә матур хезмәт куя.

2010 елда аның “Каһәрле еллар корбаны”, 2023 елда “Төнге яктылык” исемле китаплары дөнья күрә һәм алар көндәлек матбугатта югары бәя ала.  Китапка тупланган хикәяләрдә һөнәрләрен үз язмышлары белән бәйләгән укытучылар тормышы сурәтләнә. Әдәби, гыйльми, тәнкыйди язмаларда төрле вакыйгалар эчендә кайнаган, яшәү рәвешләрендә тирән эз калдырган язучылар, шагыйрьләр, фән эшлеклеләре, укытучылар, гади авыл кешеләре һәм аларның гыйбрәтле язмышлары тәгаенләнә. Автор әдипләребезнең иҗат мөмкинлекләрен, үзенчәлекләрен һәм әсәрләрен нигезле белеп куллана, истәлек-хатирәләрендә аларны якты һәм якын итеп тасвирлый.

«Төнге яктылык» исемле икенче китабы басылып чыгу уңаеннан күп кенә уңай рецензияләр күренә. КФУ профессоры һәм әдип Хатыйп Миңнегулов аны “Халкыбызның лаек зыялысы” дип атый. Шулай ук журналист Айгөл Ханованың язучының “Намазлыксыз намаз” әсәренә карата “Сагышлы яктылык илә…” исемле тирән эчтәлекле мәкаләсе дөнья күрә һәм ул хикәягә тирәнтен анализ ясый. Укытучылар:  Ясминә Шәмсетдинованың “Төнге яктылык” китабының сере”, Наилә Кәшипованың “Яктылык нуры таратучы”, Аксакалы язучы һәм журналист Рәфыйк Шәрәфиевның “Рәҗәпне беләбезме? Белик, әйдә?” исемле күләмле язмасы, КФУ профессоры, фән докторы, язучы Ләйлә Минһаҗеваның “Укытучы. Галим. Язучы” исемле әтрафлы язмалары бер-бер артлы басыла башлый.

2022-2023 елларда  аның “Намазлыксыз намаз” хикәясе Россия ислам институты, Үзәкләштерелгән дини оешма – Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарның Диния Нәзарәте, “Идел” журналы белән берлектә уздырылган “Таян Аллаһка!” әдәби конкурсының чәчмә әсәр номинациясендә 3 урынга лаек була. Шулай ук аның хикәяләре һәм язмалары “Казан утлары” уздырган “Айның иң яхшы авторлары” бәйгеләрендә чәчмә әсәр һәм публицистик әсәрләр номинацияләрендә берничә тапкыр 1 урынны яулыйлар.

Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән Татарстан Язучылар берлеге тарафыннан 2023 елда уздырылган татар телендәге әдәби әсәрләр конкурсының “Хикәя” номинациясендә Рәҗәп Бәдретдиновның “Юлаучылар” исемле әсәре икенче урынга лаек булды.

Аның “Юлаучылар” хикәясенә әдәбият белгече Дания Заһидуллина  төпле һәм әтрафлы бәясен бирә:” Психологизм алымы кулланып язылган “Юлаучылар” хикәясенең символик мәгънәле исеме һәм җентекләп эшләнгән характерлары фәлсәфи гомумиләштерү көченә ия. Сюжет бер гасыр чамасы узганга алып китә: илдә зур үзгәрешләр башланган, шәхес культы тамыр җәйгән вакыт. Вак детальләрдә күз алдына килерлек итеп тасвирланган кышкы юл, анда чаналары ауган Муллахан белән Нәгыймәттәй дә, аларга каршы очраган Мөхәммәт исемле малай, аның әтисе, төрмәдән чыгуга улын эзләргә керешкән Гомәр дә – юлаучылар. Язучы сәяси вакыйгаларны сыйләп узмый, ул аларның кешеләр җанында һәм гамәлләрендә чагылышын тотып алган. Бу – безнең әдәбиятыбызда яңа! Шушы буран геройларны очраштырып кына калмый, бәлки тормышның иң мөһим канунын ассызыкларга ярдәм итә. Без барыбыз да – юлаучылар, юлның авыр вакытларында бер – беребезнең ярдәменә мохтаҗбыз, ди сыман. Язучының осталыгы бу очракта буран тасвирын һәм табигый, һәм социаль, һәм фәлсәфи мәгънәләре күренеп торырлык итеп эшләвендә дә, дияр идем”( Казан утлары. – 2024. – №3.- 166 б.).

Рәҗәп Бәдретдинов – 2024 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

 

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Каһәрле еллар корбаны / Рәҗәп Бәдретдинов. – Казан : “Ихлас” нәшрияты, 2010.- 175 б. -500 данә

 

Төнге яктылык: хикәяләр, фәнни һәм публицистик язмалар, әдәби тәнкыйть мәкаләләре, чыгышлар, хатлар, истәлекләр /  – Казан: “Ак бүре” нәшр., 2023.- 319 б. -300 данә

 

ИҖАТЫ ҺӘМ ЭШЧӘНЛЕГЕ ТУРЫНДА

  1. Гарипова Х. Якты уй, изге гамәл // Шәһри Казан. – 2002. – 19 апрель
  2. Гарипова Х. Зур корабка диңгез кирәк!// Шәхри Казан. – 2002. – 4 сентябрь
  3. Яхина Р. Гарьләндерә, әлбәттә // Мәгърифәт. – 2002. – 4 май
  4. Яхина Р. Кечкенә мәктәпнең һәр эше догалы // Мәгърифәт. – 2002. – 26 гыйнвар
  5. Яхина Р. Тормыш имтиханын да алтын-көмешкә // Мәгърифәт. – 29 июнь
  6. Галиев Н. Белмәгәнне белдертте // Хезмәт. – 2008. – 24 декабрь
  7. Мәһдиев Р. Гыйрфан уты яктысында // Мәгърифәт. – 2009. – 21 март
  8. Сабантуй мизгелләре // Хезмәт. – 2009. – 19 июнь
  9. Балтач районы энциклопедиясе (Төзүче – мөхәррире һәм мәкаләләр авторы Гарифҗан Мөхәммәтшин) Бәдретдинов Рәҗәп Фәтхетдин улы. Мәгариф хезмәте алдынгысы, галим. – Казан: 2010. – 536 – 68 б.
  10. Яхин И. Әдәбият тарихының күләгәле яклары // Мәгърифәт. – 2010. – 12 ноябрь 11. Газыймова Г. Мөгаллимнәрне олылау // Хезмәт. – 2011. – 11 март
  11. Мифтахова Г. Талант // Хезмәт. – 2011. – 19 гыйнвар
  12. Газизуллина Г. Әхлаклылык – заман таләбе // Хезмәт. – 2012. – 30 ноябрь

14.Газизуллина Г. Матур эшләр-батыр кешеләр // Хезмәт. – 2016.-14 апрель

  1. Шәмсетдинова Я. Эзтабар серләр ача // Хезмәт. – 2012. -8 февраль
  2. Шәйхетдинова Н. Иңнәрендә – ил йөге // Мәгърифәт. – 2013. – 31 май
  3. Мөхәммәтҗанова Ә. // Безнең гәҗит . – 2023. – 22 ноябрь
  4. Усманов Р. Китап киштәсенә – яңа китап // Ирек мәйданы. – 2023. – 16 ноябрь
  5. Шәрәфиев Р. Рәҗәпне беләбезме? Белик, әйдә // Татарстан яшьләре. – 2023. – 14 декабрь

19.Миңнегулов Х. Халкыбызның лаек зыялысы // Мәдәни җомга. – 2023. -17ноябрь

20.Шәмсетдинова Я. Төнге яктылык” китабының сере // Хезмәт. – 2023.- 15

декабрь

  1. Ханова А. Сагышлы яктылык илә… // Мәдәни җомга. – 2024. – 26 гыйнвар
  2. Әдәби кичәдә кунакта // “Хезмәт” газетасы. – 2024. – 9 февраль
  3. Заһидуллина Д. Кая барасың, татар әдәбияты? (Әдәби әсәрләр бәйгесеннән соң уйланулар – 2) // Казан утлары. – 2024. – №3.- 166 б.
  4. Гасыймова Р. Каләм яктысы // Мәйдан. – 2024. – апрель
  5. Фәйзрахманов Ә. Әдип һәм комиссар (Рәҗәп Бәдретдиновның “Каһәрле еллар корбаны” китабына бәяләмә) // Мәдәни җомга. – 2024. – 7 июнь
  6. Минһаҗева Л.И. Укытучы. Галим. Остаз // Мәдәни җомга. – 2024. – 11 октябрь

 

БАСЫЛЫП ЧЫККАН ЯЗМАЛАРЫ

  1. Бәдретдинов Р. Пионерлагерь кемгә кирәк? // Хезмәт. – 1990. -12 май
  2. Бәдретдинов Р. Яшәү мәгънәсе турында // Хезмәт. – 1991.- 21 март
  3. Бәдретдинов Р. Мин кая эләктем? // Мәгърифәт. – 1992. – 8 март
  4. Бәдретдинов Р. Сакланыгыз! // Мәгърифәт. – 1993. -20 март
  5. Бәдретдинов Р. Сүзебез бар, үзебез юк // Мәгърифәт. – 1993. – 10 апрель
  6. Бәдретдинов Р. Иҗат баскычлары // Хезмәт. – 1998. -21 ноябрь
  7. Бәдретдинов Р. “Хосусыйлаштыру – эшлекле уен” // Хезмәт.
  8. Бәдретдинов Р. “Онытылган” нарны онытмыйк // Мәгърифәт. -2002. – 26 январь
  9. Бәдретдинов Р. Мәңгегә онытылмас мизгелләр // Мәгърифәт. – 2002. – 23 февраль
  10. Бәдретдинов Р. Дәрес – изге гамәл // Хезмәт. – 2004. -25 август
  11. Бәдретдинов Р. Милләт каһарманы // Идел. – 2006. -№8
  12. Бәдретдинов Р. Бездә шулай башланды // Хезмәт. – 2006. – 4 октябрь
  13. Бәдретдинов Р. Хезмәт – тәрбия җимеше // Хезмәт. – 2006. – 4 октябрь
  14. Бәдретдинов Р. Кабиләләр илендә // Ватаным Татарстан. – 2006. -25 март
  15. Бәдретдинов Р. Мәңгегә онытылмас мизгелләр // Хезмәт. – 2007. -25 апрель
  16. Бәдретдинов Р. Кабере – билгесез, эзе – якты // Шәһри Казан. – 2007. -12 октябрь
  17. Бәдретдинов Р. “Татар егетләре” кайсыгыз?.. // Шәһри Казан. – 2007. – 26 октябрь
  18. Бәдретдинов Р. Күңелләр сафлыкка тартыла // Шәһри Казан. – 2007. – 30 ноябрь
  19. Бәдретдинов Р. Җаның борчылмаса… // Шәһри Казан. -2008. – 9 январь
  20. Бәдретдинов Р. Чыңгызхан һәм аның нәсел агачы // Мәдәни җомга. – 2007. – 28 декабрь
  21. Бәдретдинов Р. Афзал Таһиров – язучы, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе // Фән һәм Тел. – 2007. – 14 октябрь
  22. Бәдретдинов Р. Афзал Таһиров драмалары // Милли мәдәният. – 2007. – 14 декабрь
  23. Бәдретдинов Р. Ул заман белән бергә атлады // Милли әдәният. – 2007. – 14 декабрь.- 57-58 б.
  24. Бәдретдинов Р. А.Таһиров реалист язучы // Ватаным Татарстан. – 2007. – 25 октябрь
  25. Бәдретдинов Р. Хаклык аклаган исем // Гасырлар авазы . – 2008. – №1. – 279-282 б.
  26. Бәдретдинов Р. Мәгарифне ни көтә? // Ватаным Татарстан. – 2007. – 25 октябрь
  27. Бәдретдинов Р. Күлтәс бетмәс дисезме?.. // Ватаным Татарстан. – 2008. – 20 март
  28. Бәдретдинов Р. Хәтердән җуелган язмыш… // Мәдәни җомга. – 2008. -24 октябрь
  29. Бәдретдинов Р. Марсель Ибраһим улы Әхмәтҗановка 70 яшь // Фән һәм тел. – 2009. – №1
  30. Бәдретдинов Р. Хатлар һәрчак хәтер сагында // Мәдәни җомга. – 2009. – 22 май
  31. Бәдретдинов Р. Иҗнәрендә ил гаме // Мәдәни җомга. – 2009. – 20 март
  32. Бәдретдинов Р. Телне кайгырту – үзеңне кайгырту ул // Мәдәни җомга. – 2009. – 3 апрель
  33. Бәдретдинов Р. Татар дөньясының горурлыгы // Мәгърифәт. – 2009. – 9 май
  34. Бәдретдинов Р. Каһәрләнгән язмыш корбаны // Мәдәни җомга. – 2010. – 9 июль
  35. Бәдретдинов Р. Сокланырлык та, гыйбрәт тә алырлык // Хезмәт. – 2012. -1 февраль
  36. Бәдретдинов Р. Ачтым язмыш пәрдәләрен // Мәдәни җомга. – 2012. – 21 сентябрь
  37. Бәдретдинов Р. Сагына Киме, сагына бөтен илем, сөекле улын – халык шагыйрен // Мәдәни җомга. – 2013. – 15 ноябрь
  38. Бәдретдинов Р. Татарча укыту – надан калдыру түгел // Мәдәни җомга. – 2014. – 28 март
  39. Бәдретдинов Р. Афзал Таһиров (1890-1937) . Татар әдәбияты тарихы: сигез томда. 5 том. – Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2014. – 622 б. – 180-189 б.
  40. Бәдретдинов Р. Онытылмый икән асыл затлар // Хезмәт. – 2019. -25 гыйнвар
  41. Бәдретдинов Р. Гасырлар илчесе // Казан утлары. – 2019. – № 5.- 143-147 б.
  42. Бәдретдинов Р. Хатирәләрне барлаганда // Казан утлары. – 2022. – №5. – 166-172 б.
  43. Бәдретдинов Р. Кунырда сибелгән нур // Ватаным Татарстан. – 2023. -29 январь
  44. Бәдретдинов Р. Тәрбия яраладыр тәрбиядән // Дин вә мәгыйшәт. – 2023. – №2
  45. Бәдретдинов Р. Балтач районында әхлак фәне укытылуга 25 ел // Дин вә мәгыйшәт. – 2023. – №6
  46. Бәдретдинов Р. Намазлыксыз намаз (хикәя) // Казан утлары. – 2023. – №12. – 66-86 б.
  47. Бәдретдинов Р. Битараф булмаулары куандырды // Мәдәни җомга. – 2024. – 7 март
  48. Бәдретдинов Р. Төнге яктылык (хикәя) // Мәйдан. – 2024. – №4. – 111-16 б.
  49. Бәдретдинов Р. Мине кабатламагыз (хикәя башы) // Ватаным Татарстан. – 2024. – 19 апрель
  50. Бәдретдинов Р. Мине кабатламагыз (хикәя ахыры) // Ватаным Татарстан. – 2024. – 26 апрель
  51. Бәдретдинов Р. Хатыйп Миңнегулов – инсаниятнең бөек үрнәге // Казан утлары. – 2024. – №5. – 181-182 б.

 

 


Язучылар