Әлеге җыентыкка фронтовик шагыйрь, сугыш һәм әсирлек газапларын кичереп, ерак Польша туфрагында ятып калган Шамил Гәрәй (1916 – 1946) турында очерк һәм аның балалар өчен язылган шигырьләре туплап бирелде. Мәҗмуга Бөек Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан нәшер ителә.
Сәлимова, Ф. Б. Шамил Гәрәй / Фәридә Сәлимова. – Казан: «Язучы» нәшр., 2025. – 72 б.
Әлеге җыентыкта хәзерге төрек хикәяләре татар теленә тәрҗемәдә тәкъдим ителә. Бу хикәяләр безгә кардәш булган, шул ук вакытта рухи дөньясы белән беркадәр аерылып торган төрек халкының көнкүреше һәм тормыш фәлсәфәсе белән танышырга мөмкинлек бирә.
«ӘДӘБИ БЕРГӘЛЕК» СЕРИЯСЕННӘН. Китап Татарстан Язучылар берлегенең Әдәби тәрҗемә үзәге тарафыннан әзерләнде.
Проект җитәкчесе: Ркаил Зәйдулла Төзүчеләре: Али Ульви Тәмәл, Фатиһ Кутлу Тәрҗемәче: Асия Рәхимова
Хәзерге заман төрек хикәясе антологиясе / [проект җит. Зәйдулла ; төз. Ф.Кутлу; төрекчәдән тәрҗ.]. – Казан : «Язучы» нәшр., 2024. – 344 б.
В книгу включены переводы лирических стихотворений татарских поэтов о жизни и о любви, сделанные Галиной Булатовой
Любовь подсвечивает сумерки. Поэтические переводы с татарского Галины Булатовой. – Казань: Изд. «Язучы»., 2024. – 200 стр.
Күренекле язучы, җәмәгать эшлеклесе, Россия Федерациясенең мәдәният өлкәсендәге дәүләт премиясе лауреаты Сергей Шаргуновның «1993» романында шушы елда Мәскәү үзәгендә барган гражданнар сугышы тасвирлана. Бер гаилә – ир белән хатын баррикаданың ике ягында. Өметләр һәм тетрәнүләр чорында автор гаилә язмышын ил тарихы белән бәйләп сурәтли.
«ӘДӘБИ БЕРГӘЛЕК» СЕРИЯСЕННӘН. Китап Татарстан Язучылар берлегенең Әдәби тәрҗемә үзәге тарафыннан әзерләнде. Проект җитәкчесе: Ркаил Зәйдулла. Русчадан Лилия Фәттахова тәрҗемәсе.
Шаргунов С. А. 1993 : роман / Сергей Шаргунов; [проект җит. Р. Зәйдулла; русчадан Лилия Фәттахова тәрҗ.]. – Казан : «Язучы» нәшр., 2024. – 481 б.
Бу китапта бүгенге көндә Чечня Республикасында киң танылу алган төрле буын чечен шагыйрьләренең шигырьләре урын алды.
«ӘДӘБИ БЕРГӘЛЕК» СЕРИЯСЕННӘН. Китап Татарстан Язучылар берлегенең Әдәби тәрҗемә үзәге тарафыннан әзерләнде.
Хәзерге заман чечен шигърияте антологиясе / [Кереш сүз авт. Р.Зәйдулла; кит.төз. И.Иксанова; чечен һәм рус телләреннән тәрҗ.]. – Казан: «Язучы» нәшр., 2024. – 156 б.
В книгу «Татарские народные сказки» вошли восемь сказок, переведённых на русский язык известным поэтом и переводчиком Айдаром Хусаиновым. Их герои – Алпамша, Сандугач, Белый волк, Золотая птица, Тан-батыр и другие учат нас храбрости и стойкости, не унывать в сложные времена, ценить дружбу, верить в любовь и не забывать использовать смекалку. Книга рассчитана на широкий круг читателей.
Книга подготовлена Центром художественного перевода Союза писателей Республики Татарстан. Автор проекта Р.Р. Зайдулла Переводчик Айдар Хусаинов. Художник-иллюстратор Айсылу Гарипова.
Татарские народные сказки / Пер. с тат. А. Хусаинова. — Казань: Издательство — «Язучы». 2024. – 84 стр.
Китапта шагыйрьнең егерме еллык әдәби иҗатыннан иң яхшы үрнәкләр ‒ лирик-фәлсәфи һәм иҗтимагый яңгы рашлы шигырьләре, шулай ук «Гали Рәхим», «Дәрдемәнд» поэмалары урын алды.
Гыйбадуллина Л. Ф. Дәвамы бар: шигырьләр, поэмалар / Лилия Гыйбадуллина ; [кереш сүз авт. Р. Зәйдулла]. Казан : «Язучы» нәшр., 2024. – 252 б.
Татарстанның халык язучысы Нәбирә Гыйматдинованың әлеге әсәрендә танылган язучы, журналист һәм җәмәгать эшлеклесе Роза Туфитуллованың гаҗәеп бай, кызыклы тор мыш һәм иҗат юлы турында бәян ителә. Автор искәрткәнчә, әсәрнең төп каһарманына үз хәлен аңлатыр өчен «эчем – ял кын, тышым – салкын» дигән җыр сүзләре дә җитәр кебек.
Гыйматдинова, Н.М. Гөлханым турында хикәят: повесть / Нәбирә Гыйматдинова. – Казан: «Язучы» нәшр., 2024. – 172 б.
В книгу вошли повести и рассказы известного татарского писателя, Заслуженного деятеля искусств РТ, лауреата многих литературных премий Хабира Ибрагима в переводах на русский язык. Основным мотивом его произведений является вечная тема любви и смерти, преломляющаяся в судьбах и душах современных героев. Повесть «Список» стала лауреатом литературного конкурса, организованного в 2021 году Союзом писателей Татарстана при поддержке Комиссии при Раисе Республики Татарстан по вопросам сохранения, развития татарского языка и родных языков представителей народов, проживающих в РТ.
Ибрагим Х. Список: Повести и рассказы. – Казань: Язучы, 2025. – 248 с.
Әлеге китапка бүгенге көндә һинд шигъриятендә күренекле урын тоткан биш шагыйрьнең шигырьләре туплап бирелде.
«ӘДӘБИ БЕРГӘЛЕК» СЕРИЯСЕННӘН
Китап Татарстан Язучылар берлегенең Әдәби тәрҗемә үзәге тарафыннан әзерләнде.
Проект җитәкчесе Ркаил Зәйдулла. Китапның төзүчеләре: Илсөяр Иксанова, Алия Кәримова.
Хәзерге һинд шигърияте / [Кереш сүз авт. Р.Зәйдулла; кит. төз. И.Иксанова, А.Каримова; һинди теленнән тәрҗ.] – Казан: «Язучы» нәшр., 2024. – 144 б.
Равил Сабырның яңа җыентыгына элек басылып чыккан «Фәхрине үтереп ташладылар» романының тәрҗемәсе һәм авторның алты хикәясе кертелгән. Хикәяләрнең кайберләре инде рус теленә тәрҗемә ителгән, ә кайберләре бу китап өчен махсус җайлаштырылган. 2021нче елда роман Татарстан Республикасы рәисе каршындагы татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре буенча комиссия оештырган әдәби әсәрләр конкурсында 3нче урынны алган.
Нельзя отключать солнце. : психологический триллер, рассказы / Равиль Сабыр. – Казань. Изд–во «Язучы», 2024 – 244 стр.
Чыңгыз мәктәпкә барышлый сәер бер бабай белән таныша. Бабай аның телефонына «Идегәй» дигән уен җибәрә, һәм малай моңарчы беркем дә уйнамаган өр-яңа онлайн уенга «чума». Уен гади түгел. Аның персонажларын уртак бер сер берләштерә. Бактың исә, әлеге «ханнар уены» моннан күп гасырлар элек башланган икән… Маҗаралы бу уенда малай җиңә алырмы? Китапта «Идегәй» татар халык дастаны балалар һәм яшүсмерләр өчен заманча тәкъдим ителә.
Әсәр Бөтендөнья татар конгрессы ярдәмендә нәшер ителә.
«Идегәй». Ханнар уены / Лилия Гыйбадуллина. – Казан: «Язучы» нәшр., 2024 – 59 бит.
Танылган башкорт язучысы Айгиз Баймөхәммәт, бу китапка кергән ике повестенда да, төрлесе төрле сәбә- пләр аркасында гаилә җылысыннан мәхрүм калып, ба- лалар йортына килеп эләккән ятимнәр темасын күтәрә. Автор үз йөрәге аша үткәргән вакыйгаларны һәркемнең йөрәген тетрәндерерлек итеп тасвирлау белән бергә, ятимлекнең күп очракта җәмгыятьтәге җитешсезлекләр белән бәйле булуын күрсәтә һәм шул җитешсезлекләрне киметү турында бергәләп уйланырга чакыра.
Кошка әйләнермен мин… : повестьлар / Айгиз Баймөхәммәт. – Казан. «Язучы» нәшрияты., 2024 – 172 бит.
Әлеге китапка бүгенге көндә Казакъстан Республикасында киң танылу алган төрле буын казакъ шагыйрьләренең шигырьләре туплап бирелде.
Хәзерге заман казакъ шигърияте антологиясе / [Кереш сүз авт. Р.Зәйдулла; кит. төз. И.Иксанова, Г.Морат; казакъ теленнән тәрҗ.]. – Казан: «Язучы» нәшр., 2024. – 268 б.