Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Төп яңалык

Хөрмәтле каләмдәшләр! Сезне чын күңелдән Татарстан Язучылар берлеге исеменнән өлкәннәр көне белән котлыйм! Һәммәгезгә дә иң мөһиме – сәламәтлек, рух ныклыгы, күңел көрлеге, кайгы-хәсрәтсез имин көннәр, хәерле гомер телим! Алдагы көннәрегез якыннарыгызның игелеген күреп, хөрмәтен тоеп узсын, яшәү көче әле бик күп еллар сезнең алыштыргысыз юлдашыгыз булсын. Иҗат дәрте сүнмәсен, яңадан-яңа иҗади уңышлар сезгә!

Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла

Шагыйрә Сания Әхмәтҗанова: Халыкның гади авторларны укуы социаль вазгыятькә бәйле

Шагыйрә Сания Әхмәтҗанова фикеренчә, укучының гади, киң җәмәгатьчелеккә танылмаган авторларның әсәрләренә өстенлек бирүе бүгенге вазгыятькә бәйле. (далее…)

Язучылар берлеге тәкъдим иткән Әдәби тәрҗемә үзәгенең концепциясе әзерләнгән

Татарстан Президенты йөкләмәсе буенча ТР мәдәният министрлыгы һәм Татарстан Язучылар берлеге тарафыннан Әдәби тәрҗемә үзәгенең концепция проекты әзерләнгән. (далее…)

Биектау районы Кече Битаман авылында Туфан Миңнуллин исемендәге lll Бөтенроссия драматурглар семинары ачылды

Бүген Биектау районы Кече Битаман авылында күренекле драматург Туфан Миңнуллин исемендәге lll Бөтенроссия драматурглар семинары ачылды. (далее…)

Язучылар Балтачта Тукайны искә алу чараларында катнаша

Бүген бер төркем язучылар татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайны искә алу көннәре кысаларында Балтач районына килде. (далее…)

Ркаил Зәйдулла һәм Илсөяр Иксанова Хәлим Җәләйне юбилее белән котлады

Кичә Камал театрының Кече сәхнәсендә Татарстанның халык артисты Хәлил Җәләловның 80 яшьлек юбилее уңаеннан шигъри-музыкаль кичә узды. (далее…)

Мәдрәсә шәкертләре Тукай шигырьләрен сөйләп ярышты

Шәгъбан аеның 12-нче көнендә (25-нче мартта), Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан мөселман мәдрәсәсендә Габдулла Тукайның тууына 135 ел тулу уңаеннан “Мин кулыма Китап алам…” дип исемләнгән бәйге уздырылды. Шулай итеп, юбилей чараларын мәдрәсә башлап җибәрде. (далее…)

Сабада Тәлгат Нәҗмиевка һәйкәл куелырмы?

“Әгәр дә кодрәтемнән килсә, мин аның бер китабындагы ишәккә арты белән атланып төшкән фотосын нигез итеп алып, Сабаның үзәгенә шундый һәйкәл салып куяр идем”,– дип сөйләде галим Хатыйп Миннегулов Тәлгать Нәҗмиевны искә алуга багышланган очрашуда. (далее…)

Язучылар берлегенең яңа сайланган идарәсенең беренче утырышы узды

Бүген, 15 мартта Язучылар берлегенең яңа сайланган идарәсенең беренче утырышы узды. Утырышта Татарстан Язучылар берлегенең XIX корылтаена йомгак ясалды, Язучылар берлеге рәисенең урынбасары, (далее…)

Булат Ибраһим – Муса Җәлил премиясе лауреаты! Котлыйбыз!

Бүген Булат Ибраһимовка яңа буын татар поэзиясенә әдәби-эстетик кыйммәтләр керткәне өчен Муса Җәлил премиясе тапшырылды. «Муса Җәлил тууына 115 ел уңаеннан аның исемендәге премиягә лаек булу икеләтә күңелле. (далее…)

«Рухият» китапларны видеопрезентация форматында тәкъдим итте

2020 елда «Рухият» программасы буенча басылган китаплар видеопрезентация форматында тәкъдим ителде. Видеопрезентациягә 8 басма һәм 3 аудиокитап кергән. «Рухият» программасы кысаларында чыгарылган китаплар арасында (далее…)

Саҗидә Сөләйманова исемендәге Әдәби премия лауреатлары билгеле

Саҗидә Сөләйманова исемендәге әдәби премиягә 2020 елда лаек булган лауреатлар:

  • Сания Әхмәтҗанова. «Язмышлар такыясы» шигырьләр җыентыгы

(далее…)

Татарстанда 2021 ел – Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы!

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов  2021 елны Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы дип игълан итте.

Татар зыялылары: «Стратегияне кабул итү белән киләчәктә татарның статусы күтәреләчәк»

  • Без стратегияне бергәләшеп тормышка ашыра алачакбыз»
    Татарстанның мәдәният министры Ирада Әюпова татарларга берләшергә кирәклеген әйтте:
    Мәдәният, мәгариф, фән кебек юнәлешләрне гамәлгә ашыру буенча Татарстан белән генә чикләнмәскә тиешбез.

(далее…)

Бүген Татарстан китап нәшриятының эшли башлавына 101 ел!

Бер гасыр эчендә нәшрият 20 мең исемдә, 243 миллион данә китап бастырды һәм бай әдәби мирасыбызны саклап кала, аны үстерә-ишәйтә, китапның сыйфатын яхшырта алды.

Быел шигърият көне #шигырьбәйрәме флешмобы форматында үтәчәк

 26 апрельдә көндезге 12.00 сәгатьтә Татарстан Язучылар берлеге тарафыннан Интернетта шигърият бәйрәме башланачак,

(далее…)

«Казан утлары» журналы «Каләм белән җиңдек дошманны» флешмобы уздыра

Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 75 ел тулу уңаеннан «Казан утлары» журналы «Каләм белән җиңдек дошманны» флешмобын уздыра.  1941 елның 22 июнендә немец-фашист илбасарлары (далее…)

Чаллы Язучылар берлеге кырык еллык юбилеен бәйрәм итте

 Автошәһәрдә тантаналы рәвештә Татарстан Республикасы Язучылар берлегенең Чаллы бүлекчәсенә 40 ел тулуны билгеләп үттеләр. Кичәдә сәламләү сүзе белән Чаллы мэры Наил Мәһдиев

(далее…)

Оренбургта Муса Җәлилне искә алдылар

14-16 февральдә Оренбургта Советлар Союзы Герое Муса Җәлилнең тормышына һәм иҗатына багышланган тантаналы чаралар узды. Татар оешмалары

(далее…)

Татар әдипләре популярлыгының яңартылган рейтингы дөнья күрде! (Әдәби марафончылар күзлегеннән)

Хөрмәтле китап укучылар һәм татар әдәбиятын яратучылар!

Хәтерләсәгез, 2019 елның 6 ноябре көнне без сезгә IX Дөньякүләм #әдәбимарафон проектында катнашкан китап укучылар фикерен ирештергән идек : http://tat-i.net/tt/node/171.

(далее…)

Игътибар! Шәүкәт Галиев исемендәге әдәби-иҗтимагый премия игълан ителә!

«ТАТМЕДИА» АҖ филиалы  – «Көмеш кыңгырау» газетасы редакциясе һәм Татарстан Язучылар берлеге гамәлгә куйган Шәүкәт Галиев исемендәге әдәби-иҗтимагый премиянең нигезләмәсе. (далее…)

Унынчы #Әдәбимарафон! Башлыйбыз!

Хөрмәтле татар кешесе!

1 нче гыйнвар көнне унынчы мәртәбә Әдәби марафон проекты башлана. Аны  Татарстан Язучылар  берлеге  Татнетны үстерү фонды белән берлектә үткәрә. (далее…)

Яшь язучыларның республика семинары РЕЗОЛЮЦИИЯСЕ

2019 елның 29 нчы ноябрендә Татарстан Язучылар берлегендә яшь язучыларның республикасы семинары булды. Анда Казанда, республика районнарында яшәп иҗат итүче 34 яшь язучының әдәби әсәрләре турында фикер алышу, (далее…)

Татарстан Язучылар берлеге оешуга 85 ел

Юбилей  уңаеннан Язучылар берлеге рәисе, Татарстанның атказанган  сәнгать эшлеклесе Данил Хәбибрахман улы Салихов белән әңгәмә кордык. (далее…)

Татарстан һәм Казахстан язучылары арасында хезмәттәшлек, уртак проектлар турындагы рәсми килешүгә  кул куелды

Татарстан Республикасы Язучылар берлеге рәисе Данил Хәбибрахман улы Салихов 4-6 сентябрьдә Казахстанның Нур-Солтан шәһәрендә узган Азия илләре язучыларының I форумында катнашты. (далее…)

Башкортстанда төзекләндерелгәннән соң Фатих Кәримнең музей-йорты ачыла

Туфан Миңнуллин исемендәге II Бөтенроссия драматурглар семинары тәмамланды

Кичә, 7 июльдә  Туфан Миңнуллин исемендәге II Бөтенроссия драматурглар семинары тәмамланды. Ул  Туфан Миңнуллинның  Ашыт буендагы җәйге йорты янында тантаналы төстә 6 июльдә ачылган иде. (далее…)

Язучылар

Туган көннәр

Апр
25
Сб
Чулпан Зариф
Апр
27
Пн
Май
1
Пт
Майа Вәлиева