Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Галләмова Гүзәлия

Гүзәлия Хәмидулла кызы Галләмова (Гафиятова)1960 елның   25 октябрендә Әлмәт районы Сөләй авылында туа.Туган авылында сигезьеллык, Яңа Кәшердә урта мәктәпне тәмамлый. Хезмәт юлын Илтән-Бута авылында математика укытучысы булып башлап җибәрә. Казан дәүләт педагогия институтын тәмамлый. Күп еллар Тайсуган мәктәбендә математика фәнен укыта. 20 ел Габдрахман авылы балалар бакчасында нәниләргә тәрбия һәм белем бирә.

Гүзәлия мәктәптә укыганда ук иҗатка тартыла. Яңа Кәшер мәктәбендә танылган  шагыйрә Клара Булатова дәресләрен тыңлап, үзенең дә күңелендә шигъри бөреләр уяна.

Ул иҗади гаиләдә үсә. Абыйсы  Атлас Гафиятов республиканың танылган журналисты, “Татарстан яшьләре” газетасының баш мөхәррире, дүрт китап авторы. Апасы Нәфисә Баязитованың да ике шигырьләр җыентыгы дөнья күрде. Мәшәкатьле авыл тормышында кайнап, һәр көннең һәр мизгеленнән матурлык, ямь табып яши. Һәм шул матурлыкны шигырьләрендә чагылдыра.

Иҗат җимешләре “Хәзинә”, “Әлмәт таңнары”, республика гәҗит-журналларында даими басылып тора. Шигырьләре “Балаларга бүләк” (2007 ел, Казан, “Рухият”), “Илһам чишмәләре” (2013 ел, Казан, “Рухият”),  “Туган яктан илһам алып…” (2016 ел, Казан, “Рухият”), “Безнең гасыр авазы” (2021 ел, Казан, Татарстан китап нәшрияты), “Әдәби офыклар” (2023 ел, Казан, “Рухият”) җыентыкларында урын алды.

Ул район һәм республика күләмендә оештырылган әдәби бәйгеләрдә катнашып, төрле дәрәҗәдәге дипломнар иясе.

Балалар өчен язылган “Матур булып үсегез” (2009 ел,Түбән Кама, “Ихлас”), “Җиләкле җәй” (2012 ел, Казан, “Рухият”) һәм  “Яфраклар биюе” (2015 ел, Әлмәт) һәм “Җанга газиз җирләр”(2016 ел, Казан, Татарстан китап нәшрияты), “Югалмас мирас” (2020 ел, Әлмәт) дигән китаплар авторы.

Әлмәт язучылар оешмасы каршында эшләп килүче “Кызыл каурыйлар” әдәби берләшмәсенең актив әгъзасы.

Рафаил Төхфәтуллин исемендәге премия лауреаты.

Гүзәлия Галләмова үзенең шигырьләре белән балаларда туган җирләренә, аның табигатенә мәхәббәт тәрбияли, мәрхәмәтле, шәфкатъле булырга чакыра.

Әниләр, туган як, авыл, туган нигез, туганлык хисләрен саклау темалары белән ул балалар һәм өлкәннәр күңеленә һәм аларның эчке дөньясына  үтеп керә белә.

Аны балалар бакчаларына, мәктәпләргә, китапханәләргә, очрашуларга еш чакыралар. Ул аларның көтеп алынган кунагы. Нәниләр һәм укучылар Гүзәлия апаларының шигырьләрен яратып сөйлиләр. Шигырь бәйгеләрендә катнашып призлы урыннар алалар.

 


Язучылар

Туган көннәр

Фев
18
Ср
Фев
22
Вс
Рәҗәп Бәдретдинов
Рәҗәп Бәдретдинов
Фев
24
Вт
Ильмира Гыймаева