Гатауллин Раил Мәүлет улы 1977 елның 1 мартында Татарстан Республикасы Кукмара районының Мәмәшир авылында туа.
Әтисе – Гатауллин Мәүлет Хәкимулла улы, Кукмара районының Мәмәшир авылында туган, күп еллар дәвамында авылның баш агрономы булып эшли, башка җитәкче постларны били. 2016 елның 12 сентябрендә вафат.
Әнисе – Гатауллина Мәдинә Әгъләҗ кызы, Актаныш районының Чалманарат авылында туган, үз гомерен мәктәптә башлангыч белем бирүгә багышлый, бүгенге көндә пенсиядә, II группа инвалид.
1994 елда Мәмәшир урта мәктәбен алтын медальгә тәмамлый. Унбер ел мәктәптә уку дәверендә, еш кына олимпиадаларда катнашып, район күләмендә призлы урыннар яулый, республика дәрәҗәсендә район данын яклый.
Шигърият белән урта сыйныфларда ныклап кызыксына башлый, берничә шигыре районның «Хезмәт даны» газетасында, «Яшь ленинчы» газетасында һәм «Ялкын» журналында урын ала.
1994-1999 елларда Казан дәүләт педагогика университетында «Татар мәктәпләрендә физика һәм информатика укытучысы» белгечлеге буенча югары белем ала, үз төркемендә староста вазифасын үти, факультетның спорт (шахмат, волейбол) командаларын оештыруда зур өлеш кертә, шахматтан II разрядка ия була, шул ук вакытта каләм тибрәтүче егет-кызларны туплап, факультетның шигырь язучылар төркемен оештыра.
1999 елда университетны уңышлы тәмамлап, туган авылына кайтып эшкә урнаша. Физика, информатика, астрономия, математика, алгебра, геометрия, сызым фәннәрен укыта, чыгарылыш сыйныфын җитәкли, VII-XI сыйныф укучылары өчен физика һәм шигърият түгәрәкләрен оештыра, укучыларны шигырь язырга өйрәтә, 2000 елда әлеге укучылары Габдулла Тукайга багышланган сәнгатьле сөйләм конкурсында районда берьюлы барлык призлы урыннарны яулый.
2000 елда Казан дәүләт педагогика университетының көндезге бүлегенә аспирантурага укырга керә, башта ассистент, аннары өлкән укытучы сыйфатында информатика һәм программалау буенча студентларга югары белем бирә. Информатика буенча дөнья күргән методик әсбаплары белән 2003 елда университетның яшь галимнәре хезмәтләре арасында беренчелекне ала.
2007 елда «Белем.ру» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенә, 2013 елда «Татнетны үстерү фонды» коммерцияле булмаган оешмасына нигез сала. Шул рәвешле, дистә елга якын IT юнәлешендә, IT-ресурсларны татар теленә тәрҗемә итү һәм аларны Интернет челтәрендә таныту юнәлешендә эш алып бара (командасы белән 2007-2010 елларда ТР Министрлар Кабинеты һәм республика министрлыклары сайтларын татарчалаштыру эшләрен башкара, 2015-2016 елларда «Идел» журналының рәсми сайтын танытуда зур өлеш кертә; физика, информатика, математика, алгебра дәреслекләрен татар теленә тәрҗемә итә һ.б.).
2017 елда иҗат, шигърият, татар әдәбиятына карата кызыксынуы янә арта. Татарстан китап нәшрияты һәм Татарстан язучылар берлеге белән партнерлыкта «Әдәби марафон» (#әдәбимарафон, https://vk.com/adabimarathon) проектына нигез сала һәм Интернет-кулланучыларда татар әдәбиятын укуга кызыксыну уяту юнәлешендә актив эш алып бара. Әлеге проект белән «Лидеры НКО» Россиякүләм бәйгесендә катнашып, 2019 елның октябрь аенда I урынга лаек дип табыла. Әдәби Сабан туйлары оештыра, әлеге проект Россия күләмендә хуплана, грантлар бирелә.
2018 елда Раил Гатауллинның Татарстан китап нәшриятында «Иң зур сер» дип исемләнгән шигырьләр җыентыгы басылып чыга. Бу җыентыкта авторның төрле елларда иҗат ителгән лирик-фәлсәфи шигырьләре тупланган. Раил Гатауллинның дистәдән артык шигыренә җырлар иҗат ителгән.
2020 елда Раил Гатауллинның иҗаты «Идел» журналы үткәргән «Әдәби суд» проектында да уңай бәяләнә, шигырьләре журнал битләрендә урын ала.
2024 елда Россия Тәрҗемәчеләр берлегенә һәм Татарстан Журналистлар берлегенә кабул ителә.
2025 елның 15 сентябрендә Татарстан Язучылар берлегенә кабул ителә.
2025 елның декабрь аенда Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулу уңаеннан истәлекле тамга (медаль) белән бүләкләнә.
2026 елның гыйнвар аенда Һади Атласи премиясенә («Мәгърифәтче» исеменә) лаек була.
Раил Гатауллин иҗтимагый өлкәдә актив эшчәнлек алып бара. Ул «ВКонтакте» социаль челтәренең татар теле өлешендә тәрҗемәчеләр координаторы булып эшли, еш кына иҗат очрашуларында чыгыш ясап, яшь буынны туган телне өйрәнергә һәм милли традицияләрне сакларга рухландыра.