9 сентябрь көнне, Яр Чаллының “Энергетик” мәдәният сараенда, Мәдәният өлкәсендә Россия Федерациясе Президенты премиясе һәм Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, Россия Милли театраль “Алтын Битлек” иясе, танылган режиссер, шәһәрдәшебез Айдар Җаббаров белән очрашу кичәсе узды.
Әлеге чара чын мәгънәсендә бәйрәм төсе алды.
Кичәне оештыручы һәм алып баручы Чаллы язучылар бүлеге җитәкчесе Факил Сафин, А.Җаббаровның ирешкән уңышлары белән таныштырды, яшь режиссерны Чаллыда узган балачак һәм яшьлек елларына да алып кайтты. Белем алган 46 нчы мәктәбен; тормышында якты эз калдырган, элек-электән үзенең көчле укытучылары белән дан тоткан Чаллы балалар театр мәктәбе студиясенә йөргән вакытларын җылылык белән искә алды ул. Актерлык һөнәренә мәхәббәт уяткан театр мәктәбе, үзенең беренче укытучысы һәм театр мәктәбендә күп еллар укыткан шагыйрь Зөләйха Минһаҗева белән бергә хәтирәләрен яңартты.
Бүгенге көндә А.Җаббаров иң популяр булган театрларның берсендә – Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрының баш режиссеры буларак, артист, режиссер хезмәте, театрның серле дөньясы белән дә таныштырып үтте, иҗат хыяллары белән уртаклашты. Мәскәү театрларында бөек артистлар, режиссерлар белән аралашып, анда спектакльләр куеп иҗат тәҗрибәсе туплаган, киң күзаллауга ия булган режиссерның халыкка әйтер сүзе саллы да, төпле дә иде. Факил Сафин биргән сорауларга мәгънәле җаваплары иҗатка да, тормышка да, артистлар коллективы белән эшләү стиленә дә үтә дә җаваплы карашын ачыклады аның.
Тамашачы Айдарның куйган спектакльләре белән таныш булса да, бүген ул кызыклы шәхес һәм фикер хөрлеге бөркелеп торган киң карашлы әңгәмәдәш буларак танылды.
Дәрәҗәле кунаклар – Чаллы шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Винер Хәмит улы Харисов А.Җаббаровка шәһәр мэрының Мактау Грамотасын тапшырды, Бөтендөнья татар конгрессы җитәкчесе урынбасары Ирек Илдус улы Шәрипов Бөтендөнья татар конгрессының “Татар милләтенә күрсәткән олы хезмәтләре өчен” Медале белән бүләкләде. Ә Факил Сафин Илдар Юзеев исемендәге әдәби-иҗтимагый премия Медале һәм Дипломы тапшырды.
Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театрының әдәбият бүлеге җитәкчесе, язучы Айгөл Әхмәтгалиева, Әлмәт язучылар бүлеге җитәкчесе, язучы Равил Сабыр А.Җабаровның куйган спектакльләренә югары бәя бирделәр.
Танылган җырчылар – Диләрә Камалова. Равил Галиев. “Болгар” театры солистлары башкарган җырлар сокландырды. Шулай ук, Г.Тукай премиясе лауреаты Лилия Гыйбадуллина, драматург Булат Сәләхов, язучы Айдар Нуриев сөйләгән шигъри тәлгәшләр кичәне тулыландырып, шигърият дөньясында да йөрттеләр.
Легендар “Замана” ансамбленең килгән кунакларны дәртле җырлар белән каршы алуы, залда оештырылган кул эшләре күргәзмәсе Чаллы шәһәренең гөрләп торган мәдәни мөхитен дәлилли.
Айдарның әйткән рәхмәт сүзләре дә, бүгенге әңгәмәсендә сөйләгән сүзләре дә, очрашуга килгән тамашачыда, А.Җаббаровның балачак хыялы булган театр сәнгатенә карата кысыксыну уятмый калмагандыр.
Мондый очрашулар күңелне баета, иҗади хезмәткә канатландыра, туган телебезнең матурлыгын, милли традицияләрне киләчәккә алып бара. Тормышы театр белән үрелеп барган сәләтле яшь режиссерга иҗат уңышлары теләп калабыз!
Язучы Факил Сафин башлап җибәргән традицияне – шәһәрдә туып – үскән, уңышларга ирешкән яшь талантлар белән таныштыру проектын саклыйсы һәм дәвам итәсе иде.
Айдар Җаббаровка бирелгән кичәнең афишасы, очрашу истәлеге булып, озак еллар аның хәтер сандыгында сакланыр әле.
Очрашу кичәсен оештырудагы хезмәттәшлеге өчен “Энергетик” мәдәният сарае җитәкчесе Садирова Венера Илсөяр кызына һәм мәдәният сарае коллективына. Татарстан Язучылар берлегеннән зур рәхмәтләребезне җиткерәбез.
Валентина Ибраһимова


