Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Луиза Янсуар: «Язучыга акчага яздыралар да, китап чыккач, син кем соң әле, дип йөриләр»

Татар мәдәнияте — театр булсын, әдәбият, эстрада булсын — бүген кирәкмәс дәрәҗәдә артык гадиләшеп бетте. Театрларда бары көлүгә генә корылган комедияләр бер-бер артлы чыгып тора, әз генә катлаулырак драма булса, халык йөрми. Әдәбиятта ир-ат язучылар көннән-көн кими, хатын-кызлар язган әсәрләр күпчелек сабын операларындагы кебек кемнең кем баласы булуы турында. Әлмәттә узган «Әдәби атнакич» очрашуында ничек укучыны, тамашачыны, бигрәк тә яшь буынны, җитди, фәлсәфи сөйләшүгә җәлеп итәргә, дигән сорауга җавап эзләделәр.

 Без әле кая барабыз?

«Әдәби атнакич» мәдәни проектының чираттагы очрашуына Әлмәткә Саҗидә Сөләйманова, Муса Җәлил, «Белла» халыкара әдәби премияләре лауреаты Луиза Янсуар һәм башлап язучы шагыйрь, «Татар китабы йорты»ның фәнни хезмәткәре, проектлар кураторы Азат Вәлиев килгәннәр иде. Исегезгә төшерәбез, «Нефтьче» мәдәният үзәгенең «БиблиоНефть» мәйданчыгында әлеге проектны Татарстан Язучылар берлегенең Әлмәт бүлеге һәм «Татнефть» хәйрия фондының «Рухият» программасы 2024 елның ноябреннән бирле тормышка ашыралар.

Очрашуны модератор ролендә Равил Сабыр алып барды. Кунакларның шигырьләрен тыңларга, аларны борчыган темаларга уй-фикерләрен ишетергә язучылар, «Кызыл каурый» иҗади берләшмәсе, «Туган як» төбәкчеләр оешмасы, татар драмтеатры артистлары, журналистлар, мәктәп укучылары, укытучылар килгәннәр иде. Башта сәламләү сүзе белән Әлмәт районы мәдәният идарәсе башлыгы Роза Галиева һәм «Рухият» җитәкчесе Алинә Мостафина чыгыш ясадылар. Аннары татар әдәбиятының хәзерге хәле, милли яшәешнең бүгенгесе турындагы җитди сөйләшү булды.

«Мин Галәмдә бер һәм бердәнбер»

Равил Сабыр Луиза Янсуар белән әңгәмәне башлап, гадәттә беренче сорау итеп иҗатка ничек килү турында кызыксынабыз, диде. Ә менә Луиза ханым үзенең башкалардан аерылып торучы кеше икәнен өч яшьлек чагында ук тойган. «Минем чәчем җиде толым» романында («Казан утлары»ның 2025 ел өчен июль, август, сентябрь саннарында укырга мөмкин) ул үзе болай дип яза.

«Һәм минем бәләкәй генә аңыма кинәт бер бик олы аңлау ишелеп килеп төшә. Ул мине баштанаяк күмеп китә: мин бу җирдә бердәнбер. Башка беркем дә – хәтта әнием белән әтием дә, әбиемнәр дә, бабайлар да, урсәти белән урсай да, яшь бабам белән туганым апа да, Руслан белән Марсель дә, Сандра җырак түти белән Анный җырак түти дә, ак түти белән бал түти дә, күрше Зур Анный белән Кечкенә Анный әби дә, әнкә әби белән әтки бабай да, Шарик та, Ночка да, Орлик та – бер генә җан иясе дә мин тойганча тоймый һәм беркайчан да тоймаячак. Моны аңлау башта мине куркытып, тетрәндереп җибәрсә, аннары татлы-рәхәт, бәхетле бер дулкынга күмеп, бөтереп ала. Димәк, мин бөтен бер шушы Галәмдә – бер һәм бердәнбер».

— Бу тойгының миннән әле дә киткәне юк, — дип таныды Луиза Янсуар. — Тик бу мин генә шундый үзгә, сайлап алынган кеше дигән сүз түгел, киресенчә, дөньядагы һәрбер кешесе уникаль, һәркем үзенчә, кабатланмас итеп тоя бу дөньяны дигән сүз. Ул вакытта мин аны шигырь белән әле бәйләми идем, ә соңрак инде поэзия белән бәйләнеп китте.

Саҗидә апа кайчан кунакка кайтыр икән?

Кечкенә Луиза шулай ук Саҗидә Сөләйманованың аларга кунакка килүен дә көткән икән.

— Безнең өй шыплап тулган иде газета-журналлар, китаплар белән. Әти белән әни укытучылар, ике яктан да әби-бабайларым укымышлы кешеләр. Сарайда да, чардакта да подшивкалар ята иде, — дип бүлеште Луиза Янсуар. — Ә Саҗидә Сөләйманова безнең өйдә мантра дәрәҗәсендә укыла торган һәм бик еш искә алына торган кеше иде. Аның шигырьләрен яттан укыйлар иде, минем белән гел: «Саҗидә апаң, Саҗидә апаң», – дип сөйләшәләр иде. Минәйтәм, бу Саҗидә апа безнең каядыр еракта яши торган бер туганыбыздыр инде. Кайчан безгә кунакка кайтыр икән, никтер без дә аның янына барып җитә алмыйбыз, дип уйлый идем.

Тагын Казан кунагы кечкенә вакытта үзен Сөембикә ханбикә ролендә дә хис иткән икән. Ул, хәзергечә әйткәндә, бик гиперактив бала булган. Аны ничек тә утырып эшли торган эшләргә өйрәтер өчен математиканы да, чигү-бәйләмнәрне дә сынап караганнар, тик Луиза барыбер шалапай малайлар кебек көне-төне иярсез атта чапкан.

— Әбием сөйли торган иде, безнең яклар — морзалар җирләре, дия иде. Морзалар зираты бар бездә, авылыбызда морзалар очы бар. Һәм мин шул атларда чабып йөргән вакытта, тарихи романнарны укыганнан алган тойгылардан, үземне Сөембикәнең кечкенә чагы дип хис итеп чабып йөри идем. Сөембикә кечкенәдән нәзберек сарай кызы булып түгел, яугир булып үскән. Дус кызлары белән ирләр киемнәренә киенеп, далага чыгып башка кабилә егетләрен туктатып, гаскәри киемнәрен салдырып, коралсыз калдырулары турында легендалар сакланып калган. Менә шулай шаярганнар кызлар ул чакта. Ә инде яза башлагач, Сөембикә минем иҗатымда мөһим, зур урын алды. Резеда Гарипова белән Тинчурин театрында чыгарган «Карурман», Кариев театрындагы «Алтынчәч» спектакльләрендә дә без тарихи хәтеребез, каядыр күмелеп, бикләнеп калган зиннәтле истәлекләр турында уйландык.

Мәдәният артык гадиләшеп бара

Луиза Янсуар һәм Азат Вәлиев очрашу барышында күпсанлы сорауларга җавап бирделәр. Шуларның берсен Әлмәт татар драмтеатры директоры Фәридә Исмәгыйлева бирде. Аның фикеренчә, татар мәдәнияте — театр булсын, әдәбият, эстрада булсын — бүген кирәкмәс дәрәҗәдә артык гадиләшеп бетте. Театрларда бары көлүгә генә корылган комедияләр бер-бер артлы чыгып тора, әз генә катлаулырак драма булса, халык йөрми. Әдәбиятта ир-ат язучылар көннән-көн кими, күбрәк хатын-кызлар яза, тик аларның әсәрләре күпчелек сабын операларындагы кебек кемнең кем баласы булуы турында. Ничек укучыны, тамашачыны, бигрәк тә яшь буынны, җитди, фәлсәфи сөйләшүгә җәлеп итәргә, дип гасабиланды Фәридә ханым.

Луиза Янсуар фикеренчә, моның белән килешми мөмкин түгел һәм театрда эшләгәндә бу проблеманы ачыграк тоясың.

— Кариев театрына яңа спектакльләргә балалар киләләр иде дә, рәхәтләнеп карыйлар, яңа төрле форматларны җиңел генә кабул итәләр иде. Яшьләргә кызык, алар спектакль дөньясына кереп китәләр, ә өлкәнрәкләр, урта буын хурлап язып чыга, хәтта прокуратурага яза башлыйлар иде. Имеш, бу безгә хас түгел, бу Тукайча түгел һ.б. Хәзер яшьләр иҗатка тартылмый, дигән фикер белән килешә алмыйм. Бик күп фестиваль, конкурсларда жюрида эшләгән кеше буларак әйтә алам, балаларда барыбер дә язарга, иҗат итәргә сусау тоела. Алар күп түгел. Тик шагыйрьләр әдәбиятка беркайчан да йөзәрләп килеп тормаган. Әмма икенче мәсьәлә бар: алар ни дәрәҗәдә телне белеп, ни дәрәҗәдә татарча фикерләп киләләр? Менә монысы белән эшләү һәм мотивация бирү — безнең беренче чираттагы бурычыбыз, — дип саный Луиза Янсуар.

Татар әдәбиятында йөрәкне иң әрнеткеч проблема дип Луиза ханым хатын-кыз авторларның күпләп язуын, массачыл әдәбиятның сыйфатлы әсәрләрне басып китүен саный.

— Чыннан да ул язмалар кем-кемнең малае, кызы булып беткәнлеге турында һәм әсәрнең башында герой бер исемле булып, ахырда ул икенчегә әйләнеп бөтенләй әдәби кайгысы калмаска да мөмкин. Бу әйбер белән без дә тилмерәбез — язучылар мохитендә дә, театрда да, «Казан утлары» журналы ничек тилмерүләрен үзләре генә беләдер. Әле хәзер шундый процесс китте, язучылар берлеге әгъзасы булган, ниндидер исеме, дәрәҗәсе булган авторлар янына киләләр дә, акча түлим, син минем әсәремне редакцияләп бир, диләр. Ә чынлыкта сүз яңадан язу турында бара. «Казан утлары»нда чыкса яки китап булып басылса, аннары бу авторлар аны районнар буйлап йөреп халыкка тараталар. Ә аннары аның китабын чыгаруда булышкан язучыга: «Мине халык укый, ә син кем әле?» — дип әйтә торганнары да бар. Бу тенденция белемсезлек белән турыдан-туры бәйле. Без интеллектуаль яктан бик түбән төштек. Моның белән иң беренче чиратта укытучылар, язучылар, мәдәният мохитендәге белгечләр, театрлар турыдан-туры көрәшә, — диде Казан кунагы.

Дөнья өчен татар мәдәнияте кызыклы!

Көрәш рецептларына килгәндә, алар театрда һәм әдәбиятта төрле булырга мөмкин.

— Театрда администраторлар: «Луиза Николаевна, әйдә инде комедия чыгарыйк, нәрсәгә бу катлаулы спектакль? Ул барыбер сатылмый», — дияләр иде. Мин исә үзебезнең яшьләр, яшүсмерләр, балалар өчен эшләвебезне, аларны тәрбияләр, дөрес формалаштырыр өчен, залга 10 кеше килсә дә, барыбер моның кирәк икәнен аңлата идем, — диде Луиза Янсуар.

Әдәбияттә исә мөмкин булганча 5-10 кешене булса да интеллектуальлеккә өйрәтергә, әйдәргә кирәк, башка юл юк, дип саный шагыйрь.

— Хәттә авылларда да балалар русча сөйләшә торган дәвер җитте. Шул ук вакытта бик күп яшьләр әйбәт әдәбият укый. «Татар китабы йортына», «Татарстан» журналы редакциясенә килүчеләр арасында шундыйлар бар мәсәлән. Орхан Памукны, Абрахам Вергезены, Харуки Муракамины укыйлар, тик без аларга үзебезнең татарча әсәрләребезне китереп җиткерә алмыйбыз. Кариев театрында Гадел Кутуйның «Рөстәм маҗаралары»н куйгач, мин аны бөтен Россия театрлары буйлап йөртеп, мөмкин булган җирләрдә күрсәтеп, иң беренче чиратта Гадел Кутуйның кем икәне турында сөйли идем. Белегез, дөнья өчен, без, татар мәдәнияте кызыклы! Без бүген кулга кул тотынышып, татарча мәдәни җәүһәрләрне дөнья халыкларына күрсәтергә тиешбез. Тик килешеп кенә бетә алмыйбыз…

 

Резеда Шәмсуллина

Резеда Шәмсуллина фотолары


Яңа комментарий өстәргә

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Язучылар

Туган көннәр

Дек
2
Ср
Дек
9
Ср
Һидият Әширов
Дек
14
Пн
Рамиль Сарчин
Дек
15
Вт
Гөлзадә Әхтәмова
Дек
17
Чт