Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Ркаил Зәйдулла Үзбәкстанда «Халыкара  әдәбият  вә китапханәчелек фестивале»ндә катнашты

29-31 октябрьдә Үзбәкстанның Маргилан шәһәрендә «Халыкара  әдәбият вә китапханәчелек фестивале» булып узды. Ул «Әдәби дуслык – әбәди (мәңгелек) дуслык» шигаре астында үтте. Анда төрле төрки  илләрдән, Мәскәүдән, Беларусьтан шагыйрьләр, язучылар, тәрҗемәчеләр бар иде. Фестиваль кысаларында Ташкентта яңа гына нәшер ителгән «Замонавий татар насри» («Хәзерге заман татар хикәясе») антологиясе тәкъдир ителде. Әлеге чарада Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла катнашты һәм чыгыш ясады.


Яңа комментарий өстәргә

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Язучылар