Люция Мәснәви кызы Әблиева (Бәдретдинова) 1962 елның 21 августында Башкортстанның Чакмагыш районы, Тозлыкуш авылында туа. Югары белемле хокук белгече буларак, гомерен Дәүләт күзәтчелеге органнарында хезмәт итүгә багышлый, РФ хезмәт ветераны.
Балачактан иҗатка тартыла, район газетасы оештырган “Яшь хәбәрчеләр” түгәрәгендә шөгылләнә. Тәүге шигырьләре район газетасы битләрендә дөнья күрә.
2007 елны Казанга күчеп килгәч, актив иҗат итә башлый. 2014, 2016 елларда “Сөюемнең Тәңресе”, “Гөнаһ шомлыгы” исемле китапларын үзнәшер юлы белән чыгара. Ары таба,
З. Биишева исемендәге Башкортстан “Китап” нәшриятында татар телендә “Акчарлак–2018” җыентыгында сатира-юмор хикәяләре чыга. Кесә форматында эшләнгән китаплар сериясында Татмедиа “Соңлап тотылган җавап» исемле хикәяләр җыентыгын бастыра (2021). 2023 елда Татарстан китап нәшриятында “Шулай да була” исемле китабы (көлке һәм сатирик шигырьләр), “Күңелгә илһам килә” дип аталган җыентыкта лирик шигырьләре басыла.
З. Биишева исемендәге Башкортстан “Китап” нәшриятында балалар өчен “Ташбака – уңган апа” исемле шигырьләр китабы дөнья күрә (2024).
Татарстан һәм Башкортостан матбугатында актив языша, әдәби бәйгеләрдә катнашып, җиңүләр яулый. “Балачак җыры” балалар җыры (2022), “Яңа татар җыры” (2023) бәйгеләре лауреаты.