Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Начар тәрҗемә әйбәт әсәрне үтерә, яхшысы әдәбиятны баета

Бу фикер күптән түгел Мәскәүдә узган Россия халыкларының Милли әдәбиятлары конференциясендә яңгыраган бик күп карашларның берсе генә. Бүген Татарстан Язучылар берлегенең Әлмәт бүлеге җитәкчесе Равил Сабыр форумда алган тәэсирләре белән бүлешә.

— Сүз дә юк, әдәбиятта тәрҗемә бик мөһим һәм саллы роль уйный. Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла конференциядә чыгыш ясаганда әйткәнчә, тәрҗемә башка халыкның тарихын, мәдәниятен, яшәү рәвешен аңларга ярдәм итә, милләтләрне бер-берсенә якынайта, телләрен баета. Якут язучысы Наталья Харлампьева милли әдәбиятләрнең федераль китапханәсен булдырып, аны ел саен берничә китап белән баетып барырга тәкъдим ясады. Якутлар бурятларны укысын, башкортлар — аварларны, халыклар бердәмлеге менә шул була инде, диде ул.

Дагестанда яшәүче лезгин шагыйре Файзетдин Нагиев әдәби тәрҗемәләр ясау өчен сүзгә-сүз тәрҗемәләр әзерләүнең дә әһәмияте турында сөйләде. Ул мондый мисал китерде. Бер шагыйрь язган: бөтен Ширванны йөреп чыксаң да, бер уч йон табарлык түгел, чөнки хәзер хәтта саескан да патронташ асып йөри, дигән. Бу образларның мәгънәсе нидә? Элек Каспий диңгезенең көнбатышында урнашкан Ширван провинциясе буйлап көтү-көтү сарыклар куганнар. Куак ботакларына аларның йоннары эләгеп кала торган булган. Халык шул йонны җыеп, тукымалар тукып, юрган-келәмнәр тегеп, кызларын кияүгә бирерлек бирнә әзерли торган булган, бу шундый бер эшчәнлек өлкәсе булып торган. Ә гражданнар сугышы башлангач (хәтта саескан да патронташ асып куйгач), бөтен кеше сугышка киткәч, сарык көтүләре беткән, бөтен җирдә юклык, ачлык. Шигырь шул турыда. Ә тәрҗемә иткәндә берәү нигәдер кош ату турында, икенчесе 1991 елда гына барлыкка килгән әзербайҗан акчасы ширван турында язган.

Мин шулвакыт үземнең «Фәхрине үтереп ташладылар» романын тәрҗемә иткәндәге кыенлыкларны искә төшердем. Беренчедән, әсәрнең исемен үк русчага тәңгәл итеп берничек тә тәрҗемә итешле түгел. Шуңа күрә без русча вариантта «Чисто татарское убийство» дигән исем куйдык. Моңардан тыш, бик күп фразеологизмнарның дөрес тәрҗемәсен эзләп изаландык. Мәсәлән, татарда чибәр кыз турында «бер кашык су белән кабып йотарлык» дип әйтәләр. Аны «с одной ложкой воды можно проглотить» дип язып булмый бит инде?! Эзләнә торгач, япон мәкален кулланырга булдык. «Увидев её, вянут даже самые кравсивые цветы, а Луна стыдливо прячется за облака» дип язган идек.

Соңгы елларда тәрҗемәләрнең сыйфаты кимү турында чечен шагыйре Шәрип Цуруев та сөйләде. Ул мисалга бер таныш тәрҗемәчесен китерде. Укып карыйсың, авторлар төрле, ләкин барысы да бер өслүптә язган кебек ди. Коми республикасының язучылар берлеге җитәкчесе, шагыйрь, тәрҗемәче Андрей Попов фикеренчә, шагыйрь яхшы мәгънәдә милләтче булмаса, үз милләте өчен янып көймәсә, ул башка милләт вәкилләре өчен дә кызыклы түгел.

«Дружба народов» журналына күптән түгел баш мөхәррир итеп билгеләнгән Максим Амелин инанганча, яхшы тәрҗемәче әзерләү өчен биш ел Әдәбият институтында белем алу гына җитми, моның өчен кимендә 10 ел укырга, өйрәнергә кирәк. Амелин бүген тәрҗемәгә яшьләрнең бик аз килүен, аларның да белем һәм осталык дәрәҗәсе җитәрлек булмавы турында ачынып сөйләде. Чыгыш ясаучылар арасында тәрҗемәгә күбрәк яшьләр килсен өчен бу өлкәгә системалы рәвештә дәүләт булышлыгын тәэмин итәргә кирәк, диючеләр булды. Ягъни тәрҗемәчеләр өчен махсус грантлар, стипендияләр, премияләр, семинарлар, бәйгеләр уздырырга кирәк, диделәр.

Мин үз чыгышымда бу чараларны хәтта 200 процентка тормышка ашырганда да вәзгыять әллә ни үзгәрмәячәгенә басым ясадым. Алыйк безнең Татарстанны. Системалы эш корылган кебек үзе. Балалар өчен «Сабантуй», «Ялкын» журналлары чыгып килә, каләм тибрәткән башлап язучылар өчен «Яңа исем» лабораториясе бар, төрле фестивальләр, бәйгеләр, семинарлар, тагын ниләр генә уздырылмый. Шул ук вакытта, мәсәлән «Татнефть» компаниясе һәм Татарстан Язучылар берлеге ике елга бер мәртәбә Саҗидә Сөләйманова исемендәге әдәби премияләр тапшыра. Аның әле башлап язучы студентлар өчен 10 стипендиясе бар.

Менә шул 10 студентны ике ел саен көндез чыра яндырып эзләргә туры килә. Татарча язучылар турында гына сүз бармый бит, чуашта да, марида да, удмуртта да шул. Ни өчен? Җавапны беренче чиратта мәктәптә белем бирү системасыннан эзләргә кирәк. Ана телендә белем алмаган бала ничек туган телендә шигырь яза алсын? Шуңа күрә тәрҗемә өлкәсен күтәрергә телибез икән, Россиядә яшәүче халыкларның туган телләрендә белем алу мәсьәләсен дә иртәме-соңмы чишәргә туры киләчәк.


Яңа комментарий өстәргә

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Язучылар