Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

#ШИГЫРЬБӘЙРӘМЕОНЛАЙН  #ТУКАЙТУГАНКӨН

26 апрель – бөек татар  шагыйре Габдулла Тукайның туган көне. Бу көнне  ел саен Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры янындагы Габдулла Тукай һәйкәле каршында Шигърият бәйрәме  уза иде. Быел, үзчикләү чоры булу сәбәпле,  бәйрәмне  мәйданга халык җыеп уздыру мөмкин түгел. Бәйрәм онлайн- флешмоб форматында – интернетта узачак. Язучылар берлеге адресына Татарстан, Башкортстан, Чуашстан, Төркия, Әзәрбайҗан каләм әһелләреннән, әдәбият галимнәреннән Тукай туган көнгә багышланган дүрт дистәдән артык  видеоязма килде. Язмалар 26 апрельдә көндезге сәгать 12 дә Язучылар берлегенең:

Вконтакте (https://vk.com/yazuchilar),

Инстаграм (https://www.instagram.com/soyuzpisateleyrt)

Фейсбук (https://www.facebook.com/Sprttatar/)

социаль челтәрләрендәге битләренә куела башлый.

Флешмобка  #ШИГЫРЬБӘЙРӘМЕОНЛАЙН  #ТУКАЙТУГАНКӨН #ПРАЗДНИКПОЭЗИИОНЛАЙН  #ДЕНЬРОЖДЕНИЯТУКАЯ хештеглары белән  кушылырга мөмкин.


Язучылар

Туган көннәр

Апр
8
Ср
Валерий Трофимов
Апр
11
Сб
Апр
12
Вс
Әлфия Галимуллина