Ике гасырга якын вакытны, ягъни XIII йөзнең кырыгынчы — XV гасырның беренче яртыларын үз эченә алган Алтын Урда халкыбызның этник һәм мәдәни тарихында гаять мөһим урынны били. Мәгълүм ки, татар атамасын йөрткән кавемнәр яңа эрага кадәр берничә мең еллар элек үк Азиянең Себер, Алтай, Монголия тирәләрендә гомер кичерәләр. Төрле чыганакларда һәм хезмәтләрдә, аеруча кытай телендәге язмаларда бу хакта бай факт-мәгълүматлар бар. Әлеге атамалы халыкның “бөек”, күп санлы булуы, озын-озак дәверләр дәвамында тарихта, бигрәк тә Кытай яшәешендә зур роль уйнавы, шактый гына кавемнәрнең татар нигезендә, аның карынында барлыкка килүе искәртелә. Һун-гун, сөнни, скиф-сармат “могол”, уйгур, кыргыз, бәҗәнәк, кимәк, болгар, хәзәр-карлук һ. б. — әнә шундыйлардан. Шуның нәтиҗәсендә татар этнонымын куллану чагыштырмача кими төшә. V—VI гасырлар аралыгында гамәлгә керә башлаган төрки атамасы бу процессны тагын да тизләтә. Бу аеруча гарәп-фарсы чыганакларында күзгә нык ташлана. Әмма моңа карап татар исемен йөрткән кавемнәр дә юкка чыкмый, яшәвен дәвам иттерә (“утыз татар”, “тукыз татар”…). XII—XIII йөзләр аралыгында Чынгызхан походына мөнәсәбәттә Евразия тарихында татар этнонимы, татар факторы, борынгы дәвердәге кебек, янә көчле яңгыраш ала. Элек татар карыннан чыгып башка исем белән йөртелгән кавемнәр дә еш кына янә беренче исемнәре белән атала башлый. Бу аеруча Евразиянең гаять зур мәйданнарын биләгән Чынгыз империясенең Алтын Урда дип йөртелгән олысында көчле була була. Биредә тиз арада болгар, хәзәр, кыпчак, татар һәм кайбер башка компонентлар үзара якынаеп, керешеп, чагыштырмача бердәм этник бөтенлек барлыкка китерәләр һәм янә киң яңгырашлы татар исеме белән йөртелә башлыйлар. Шулай итеп бу чордагы безнең әби-бабаларыбыз халкыбызның бик борынгы атамасын кабат кайтаруга, тарихына лаеклы яңгыраш бирүгә үзләреннән зур өлеш керткәннәр. Әгәр дә соңгы берничә меңъеллык тарихи чынбарлыкны истә тотсак, безнең этник-тарихи яшәешебезнең үзара тыгыз һәм табигый бәйләнешле “татар-төрки-татар” термины белән дә атарга мөмкин.
Алтын Урда чоры татар этник язмышында гына түгел, әдәбият тарихында да бик тә әһәмиятле роль уйный. Аерым галимнәр татар рухи-мәдәни тормышында, аның сүз сәнгатенда дә аеруча нык үсеш алган ике чорны аерып куялар. Аларның беренчесе —ХХ йөзнең башы, икенчесе — XIV гасыр. Бу чордан сакланып калган аз санлы язма истәлекләр дә Алтын Урда әдәбиятының идея-эстетик байлыгын, жанр төрлелеген, сәнгати камиллеген күрсәтеп торалар. Аның Рабгузый, Котб, Харәзми, Мәхмүд Болгари, Хисам Кятиб, Габделмәҗид һәм кайбер башка вәкилләре, бер яктан, элеккеге татар-төрки (Йосыф Баласагуни, Ясәви һәм Бакырганый, Кол Гали….) традицияләренә, шул исәптән фольклор казанышларына таянып иҗат итәләр, аларны яңа шартларда дәвам иттерәләр. Икенче яктан, Алтын Урда әдипләре гарәп-фарсы (алар аркылы антик Греция, Рим, Һиндстан) рухи кыйммәтләрен дә мул һәм иҗади файдаланалар. “Кыйссасел-әнбия” (1310), “Хөсрәү вә Ширин” (1342), “Мәхәббәтнамә” (1353), “Нәһҗел-фәрадис” (1358), “Җөмҗөмә солтан” (1369)… — теләсә нинди чор, теләсә нинди халыкның сүз сәнгатен, рухи мирасын бизәп торган ядкярләр.
Алтын Урда чорының безгә мәгълүм әдипләре арасында иң дәрәҗәле урыннарның берсен, әлбәттә, Сәйф Сараи алып тора. Аның “Гөлестан бит-төрки” әсәрен күренекле галим, дәүләт эшлеклесе Ф. Күприлезадә (Төркия) инде узган гасырның 20 нче елларында ук “XIV йөзнең кыпчак телендәге әдәби нәсернең моннан да гүзәл үрнәге булмас”,— дип бәяләгән иде. Еш кына С. Сараи иҗатын Алтын Урда әдәбиятының “кульминациясе” дип тә атыйлар. Бу автор хакында соңгы бер гасырга якын вакыт эчендә шактый гына хезмәтләр язылган, әсәрләре төрле илләрдә (Төркия, Венгрия, СССР…) дөнья күргән урыс, инглиз һәм кайбер башка телләргә тәрҗемәләре дә бар [(Казанда да алар берничә мәртәбә басылып чыкты, хәтта гарәп хәрефләре белән дә (Х. Госман, З. Максуди басмалары)]. С. Сараи мирасын өйрәнү белән без фәкыйрегез дә булдыра алган кадәр инде ярты гасырдан артык шөгыльләнеп килә. 1972 елда “Сәйф Сараиның тәрҗемә һәм оригиналь әсәрләре” темасына кандидатлык диссертациясе якланды. “Татарская литература и Восточная классика (Вопросы взаимосвязей и поэтики)” дип исемләнгән докторлык диссертациясенең (1991) бер өлеше С. Сараи иҗатын яктыртуга багышланган. Хатыйп Йосыф угылының бу автор турында төрле телләрдә басылган күпләгән мәкаләләре, шулай ук ике монографиясе дә бар. Безнең язмалар дәреслекләрдә, алты һәм сигез томлык “Татар әдәбияты тарихы” китапларында да дөнья күргән. Киң катлам укучыларга “Сәйф Сараи. Гөлестан. Лирика. Дастан” дип исемләнгән җыентык та яхшы билгеле (К.: Татарстан кит. нәшр., 1999. —291 б.). Х. Миңнегулов тарафыннан әзерләнгән, тиешле шәрех-аңлатмалар, кереш, ахыргы сүз белән тәэмин ителгән бу китапта әдипнең хәзергә кадәр билгеле булган барлык әсәрләре дә урнаштырылган. Шуларны искә тотып без бу мәкаләдә С. Сараи хакында аерым мәгълүматлар китерү белән генә чикләнәбез.
Борынгы һәм Урта гасырның күп кенә каләм әһелләре кебек, Сәйф Сараиның да яшәгән еллары төгәл билгеле түгел. Хәзерге фәндә аның туу, үлү вакыты якынча 1321—1396 елларга нисбәт ителә. Бер парчасында әдип үзенең “Камышлы йорт”та тууын, “Сарай”да белем алуын һәм биредә шагыйрь булып танылуын искәртә. Идел буендагы хәзерге Камышин шәһәре тирәсендә элек “Камышлы” исемле кала була. Кайбер галимнәр С. Сараиның туган җирен хәзерге Самара өлкәсендәге Камышлы төбәгенә дә нисбәт итәләр. Түбән Иделдәге Сарай Алтын Урданың башкаласы гына түгел, ә Урта гасыр мөселман фән-мәдәниятенең, рухи тормышының, мәгарифенең мөһим бер мәркәзе дә. Анда күп кенә күренекле галим-әдипләрнең гомер кичерүе, яшәп алуы мәгълүм. Аларның шактые “Сараи” тәхәллүсе-кушаматы белән дә билгеле. [Әхмәд Хуҗа Сараи, Мәхмүд Сараи Гөлстаный, Мәхмүд Сараи Болгари (“Нәһҗел- фәрадис”ның авторы һ. б.] Сәйф Сараи да шулар арасында.
XIV йөзнең 50—60 еллар аралыгыннан башлап, ике дистәләп ел эчендә, ягъни хакимияткә Туктамыш килгәнче Алтын Урда да тотрыксызлык, төрле чуалыш-сугышлар булып тора. Урта Азия (Чыгытай олысы) хөкемдары Аксак Тимер белән каршылыклар көчәя. Үләт чире таралып, күп халык кырыла. Башка илләргә, аеруча Мисыр—Сүрия тарафларына күчеп китүчеләр күбәя. Мәгълүм ки, чыгышлары белән, нигездә, Идел-йорттан киткән “мәмлүкләр” идарә иткән бу илдә татар-төрки теле киң таралыш таба, әдәби, гыйльми әсәрләр языла. Алтын Урданың дистәләгән каләм әһелләре белән берлектә бу төбәккә барып чыккан Сәйф Сараи ахыргы гомерен Каһирә, Искәндәрия шәһәрләрендә үткәргән булса кирәк. Идел-йортта туган шагыйрь ерактагы Нил буйларында вафат та була.
Хәзерге укучыга С. Сараиның иҗат мирасы ике кулъязма аша мәгълүм. Аларның беренчесе — “Китабе Гөлестан бит-төрки” дип исемләнгәне (ул 373 биттән – кәгазьдән гыйбарәт) XIV гасырның азакларында Мисырда төзелгән. Ул ниндидер юллар белән (Кырым, Төркия аркылы) Голландиягә барып эләгә һәм хәезрге вакытта Лейден университеты китапханәсендә саклана. Бу ядкяр XIХ йөзнең икенче яртысында гына фәнгә мәгълүм булды. Шагыйрьнең аерым әсәрләрен, шул исәптән “Сөһәйл вә Гөлдерсен” дастанын да үз эченә алган икенче кулъязма җыентык (12 битлек) Якын Көнчыгыш төбәкләренең берсендә Урта гасырларда төзелгән булса кирәк. “Ядгярнамә” дип исемләнгән бу китапчык фәнгә бары ХХ йөзнең 60 нчы елларында гына билгеле булды. Ул хәзерге вакытта Ташкенттагы Кулъязмалар институтында саклана. Һәр ике кулъязма да (аларның фотокүчермәләрен без моннан ике дистә еллар элек Татарстан Фәннәр Академиясенең “Мирасханә” сенә тапшырган идек), нигездә, С. Сараиның мөһаҗирлектә иҗат ителгән әсәрләрен үз эченә ала. Ә аның Идел-йортта, Сарайда яшәгән вакытта ук шагыйрь итеп таныткан язмалары хәзергә кадәр әле мәгълүм түгел. [Кызганыч ки, соңгы елларда безнең элеккеге чыганакларны, язма истәлекләрне эзләү, өйрәнү бик сүлпәнәйде. Югыйсә, бит Мисырда мәмлүкләр чорының бай архивлары булуы, Ватикан китапханәләрендә безгә кагылышлы күпләгән материалларның саклануы хакында хәбәрләр ишетелә].
Безгә билгеле иҗатында С. Сараи шагыйрь, прозаик, тәрҗемәче, нәзыйрәче сыйфатында чыгыш ясый.Аның мирасында иң күләмле әсәре “Гөлестан бит — төрки”, ягъни “Төркичә Гөлестан” (1391). Ул XIII йөздә яшәгән, дөнья әдәбиятының күренекле вәкиле, фарсы классигы Сәгъдинең “Гөлестан”ына (1258) нигезләнеп язылган. Бу әсәр тоташ сюжетлы түгел: ул, штгырь белән аралаштырып, рифмалы проза (сәҗгъ) белән иҗат ителгән чагыштырмача мөстәкыйль “хикәятләр” (180 нән артык) тупланмасыннан гыйбарәт. Арада шулай ук чәчмә һәм тезмә юллар катнаштырып язылган “нәсыйхәт”, “хикмәт” дип исемләнгән парчалар да бар. Китаптагы сюжет берәмлекләре тематик яктан 8 бабка (бүлеккә) аерып бирелгән: I — патшалар тормышы турында, II— дәрвишләр әхлагы, III — аз белән канәгать булуның хәере, IV — эндәшмичә торуның файдасы, V—мәхәббәт һәм яшьлек, VI —картлык һәм зәгыйфьлек, VII — тәрбиянең тәэсире һәм VIII —сохбәт, (сөйләшә, аралаша белү) әдәбе турында. Әсәрнең берничә битен трдицион кереш һәм бетем тәшкил итә. “Гөлестан бит-төрки”, гомумән, тәрҗемә әсәре дип хисаплана. Чөнки анда татар авторы оригиналның төп төзелешен, асыл эчтәлеген, нигездә, саклый. Бу аеруча чәчмә текстларның бирелешендә ачык күренә. Шигъри өлешләрдә исә төрлелек күзгә ташлана. Биредә без чагыштырмача тулы һәм ирекле тәрҗемәне дә, нәзыйрә ысулы белән язылган юлларны да, шактый гына оригиналь шигырьләрне дә очратабыз. Нәкъ менә шуңа күрә дә “Гөлестан бит-төрки” әсәрен, Урта гасырның күп кенә язма истәлекләре кебек, еш кына чагыштырмача мөстәкыйль идея-эстетик кыйммәткә ия булган ярымтәрҗемә, ярыморигиналь ядкярләр исемлегенә кертеп карыйлар.
Сәгъди һәм С. Сараи әсәрләре өчен тематик төрлелек, тормышчанлык, фикри байлык хас. Аларда яшәеш-тереклекнең гаҗәеп күп төрле вакыйга-хәлләре, күренешләре, төрледән-төрле кеше холыклары, эш-гамәлләре гәүдәләнеш таба. Тормыш чуарлыклары, ыгы-зыгысы аша авторлар үз укучыларына җәмгыятьтә гасырлар буе тупланган инсани тәҗрибәне, әхлакый кыйммәтләрне җиткерәләр, яшәеш-тереклекнең кадерен белергә өйрәтәләр. “Гөлестан бит-төрки”дәге афористик эчтәлекле шигъри юллар хәзер дә актуаль яңгырый:
Эчереб илгә кашык берлә шурба (шурпа),
Чүмеч сабы белән күзен чыгарма.
Сән игү бул,йаман дисен халаек (халык),
Йаман булып, сәңа йахшы дигәнче.
* * *
Тере ирне иңән асан (бик ансат) орып ук берлә үлтермәк,—
Вәликен үлене мең кемирсә тергезә белмәс
* * *
Мөгаллим булмаса һәйбәтле, и йар,
Сакалындан тотыб угланлар уйнар.
* * *
Күңелне баглама бер йиргә, зинһар,
Йәнә мөшкелдер андан алмак, и йар,
* * *
Әйа килгән җәһанга, игелек ит,
Йаман эшне йаманларга куеп кит
Мондый оригиналь юлларны “Төркичә Гөлестан”нан күпләп китерергә була. Телебездә якын иткән, яраткан кешеләргә карата әйтелгән бик күп сүзләр тупланган. С. Сараи да “утырсаң — кашым өстендә йирең бар”, — дип моңа үз өлешен дә кертә.
Алтын Урданың зәгыйфьләнә, тарала башлавында Аксак Тимернең агрессив сәясәте дә гаять тискәре роль уйный. С. Сараи аны безнең әдәбиятта беренчеләрдән булып кискен тәнкыйтьли. “Сөһәйл вә Гөлдерсен” дастанының (1394) керешендә ул Урта Азия хөкемдарының канкоюлы сугышларын “дәвер җәфасы”, дип атый, аның “игенче өйләрен яндыруын”, “йир өстендә- су тикин (судай) каннар агызуын” йөрәге әрнеп гәүдәләндерә, шул фонда кыз белән егетнең олы, фаҗигале мәхәббәтен яктырта. Шагыйрьнең тарихи чынбарлык белән бәйләнешле бу дастаны гаделсезлекләрне, канкоюлы орышларны гаепләү акты кебек тә яңгырый. Олы, ихласи мәхәббәт адәм балаларын, капма-каршы сугыш тарафдарларын да килештерә, берләштерә ала торган бөек көч рәвешендә дә кабул ителә.
Урта гасырның күп кенә язма истәлекләре әдәби-эстетик ихтыяҗларны канәгатьләндерү белән бергә, теге яки бу дәрәҗәдә танып-белү, гыйльми-фәлсәфи, педагогик вазыйфалар да башкара. Бу күренеш өлешчә Сәйф Сараи иҗатында да күзәтелә. “Сөһәйл вә Гөлдерсен” дастанында, мәсәлән, кызның егетне күргәч борылып куюы Кояш тирәсендә Җирнең әйләнүе белән тиңләнә. (“Көнәш гәрдендә йөргән мисле йир тик”) Бу чагыштыру дөнья фәнендәге Николай Коперник (1473 —1543), Джордано Бруно (1548—1600) карашларына төзәтмәләр кертүне дә таләп итә.
Борынгы һәм Урта гасыр дөнья әдәбиятында, өлешчә соңгы дәвер сүз сәнгатендә дә бер авторның әсәренә нигезләнеп, аңа җавап рәвешендә икенчесенең яңа әсәр иҗат итүе киң таралган. Яңа эрага кадәр яшәгән Рим шагыйре Горацийның “Һәйкәл”енә Г. Державин, А. Пушкин һәм кайбер башка авторлар иҗат иткән шигырьләр — шуның классик мисаллары. Мөселман Көнчыгышында бу төр күренешне еш кына нәзыйрәчелек (ягъни “җавап язу, ярышу”, “ияреп язу”) дип йөрткәннәр. Үз чорының улы буларак, С. Сараи да бу ысулга еш мөрәҗәгать итә. “Гөлестан бит – төрки”дәге шактый гына шигъри юллар Сәгъди әсәрендәге тезмәләргә нәзыйрә кебек кабул ителә. Моннан тыш С. Сараиның, нигездә, Алтын Урдада яшәгән сигез шагыйрьгә-якташларына нәзыйрәләр иҗат итүе дә мәгълүм. Болар: Мәүла Казый Мөхсин, Әхмәд Хуҗа Сараи, Харәзми, Габделмәҗид, Туглый Хуҗа һ. б. Аларның шигырьләре һәм боларга С. Сараиның җаваплары “Китабе Гөлестан бит-төрки” кулъязмасында теркәлеп калган. Бу төр парчаларның 7 се газәл жанрында, берсе — касыйдә шәкелендә. С. Сараи үзе мөрәҗәгать иткән әсәрләрнең кафия-вәзенен, аерым сурәтләрен, ягъни назыйрә ысулы шартларын саклый. Әмма куелган теманы яктыртуда искиткеч осталык күрсәтә. Аның хис-кичерешләргә, оригиналь сурәт-детальләргә бай булган бу төр әсәрләре лирик поэзиянең бик тә күркәм мисаллары булып тора.
С. Сараиның бүтән характердагы, башка мәсьәләләрне яктырткан әсәрләре дә бар. Алар хакында дәреслекләрдә, төрле хезмәтләрдә шактый тулы язылган. Тел-стиль ягыннан да шагыйрь әсәрләре искиткеч бай. Аларда канатлы сүзләр, мәкаль-әйтемнәр, афористик юллар еш очрый. Шагыйрьнең теле һич кенә дә абстракт, гомуми характердагы “төрки” атамалы тел генә түгел, ә шул чордагы безнең әби-бабаларыбызның, Алтын Урда мәмләкәтенең теле дә. С. Сараи элекке дәверләрдәге, шул исәнтән “Кыйссаи Йосыф” ларда кулланган язма телне дәвам итеп, үстереп, баетып алдагы буыннарга тапшыра. Бу тел җитди үзгәрешләр кичермичә, Мөхәммәдьяр һәм Колшәриф, Мәүла Колый һәм Утыз Имәни, Кандалый һәм Насыйрилар тарафыннан дәвам иттерелеп, Исхакый һәм Гафуриларга, Дәрдемәнд һәм Тукайларга тапшырыла.
С. Сараи әдәбиятыныбызны күп кеә жанрлар, шигъри алымнар, фикер-хисләр, яңа кыйммәтләр белән баетты. Шагыйрь үз иҗатының хәзергә билгеле кадәресе белән дә безнең рухи тормышыбызда бик тә мөһим, үзенә лаеклы югары урыннарның берсен били. Әмма, ни кызганыч, аның иҗатын пропагандалау, халыкка җиткерү шактый сүлпән бара. Шагыйрьнең шәхесе, иҗаты сәнгатьнең башка төрләрендә дә яктыртуны көтә. “Сөһәйл вә Гөлдерсен” дастаны, — мәсәлән, опера, балет, кинофильмнар өчен менә дигән ядкяр. Татарстанның район-шәһәрләрендә, аеруча аның башкаласында безнең җирлек, Казан белән бәйләнмәгән әллә нинди исемле урамнар бар. Ә халкыбызның күп кенә күренекле затлары, шул исәптән Сәйф Сараилары, Мөхәммәдьяр-Дәрдемәндләре һаман да читтә кала килә. Бу төр мәсьәләләрне хәл итү халкыбызның, иң беренче чиратта зыялыларыбызның, гыйльми, иҗади, мәдәни оешмаларыбызның максат-бурычы.
Алтын Урда, элеккеге рухи мирас, шул исәптән Котб, Мәхмүд Болгари, Сәйф Сараилар иҗаты хакында сүз барганда ягә бер мәсьәләне искә алмасак, мөгаен, гөнаһ булыр. Мәгълүм ки, Хәзәр, Болгар, Алтын Урда, Казан, Әстерхан, Нугай, Себер, Кырым ханлыкларының төп халкын хәзерге татарларның әби-бабалары тәшкил иткән. Ул мәмләкәтләрдәге рухи мирасның, язма әдәбиятының төп варислары — Идел-Урал төбәгендәге татарлар. Әмма, ни кызганыч, башкорт, казах, үзбәк… кардәшләребезнең аерым вәкилләре, бернинди искәрмәсез, тарихи чынбарлыкка хилафлык кылып, Идел-йорттагы Урта гасыр дәүләтләрен, алардагы әдәбиятны, рухи байлыкны үзләренеке дип күрсәтәләр. Ә без, дуслык-татулыкны бозмыйбыз дигән булып, андый “үзләштерүләр”не күрмәмешкәрәк салышабыз, аларга тиешенчә игътибар итмибез. Язма истәлекләрне тудыру гына түгел, чын хуҗа кебек саклый да белергә кирәк. Безгә бу хакыйкатьне онытмаска иде!
Хатыйп Миңнегулов,