Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Казанда фронтовик-шагыйрь Мөхәммәт Садрига мемориаль такта урнаштырылды

Казанда танылган татар шагыйре, ТАССР һәм РСФСРның атказанган мәдәният хезмәткәре Мөхәммәд Садрига мемориаль такта куйдылар.

 

 

Мемориаль такта шагыйрь 1954 елдан 1999 елга кадәр яшәгән Себер тракты урамындагы 9/5нче йорт диварына эленгән. Ачылу тантанасы Татарстан мәдәният министры урынбасары Ленар Хәкимҗанов, Татарстан Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов, шулай ук шагыйрьнең балалары катнашында узды. Шагыйрьнең кызы Гөлнур аның гаиләсе өчен әлеге вакыйганың зур бәйрәм булуын әйтте. «Бүген әтиебез Мөхәммәт Садриның туган көне. һәм без Татарстан Мәдәният министрлыгына мемориаль такта куелуы өчен һәм әтиебез турындагы истәлекләр өчен рәхмәтле», – диде Гөлнур Мөхәммәтовна.

 

 

 

 

 

 

 

 


Язучылар

Туган көннәр

Апр
27
Пн
Май
1
Пт
Майа Вәлиева
Май
7
Чт
Дания Нәгыйм