Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Тукай премиясе лауреатлары игълан ителде

2024 елның 26 апрелендә, татар шагыйре Габдулла Тукайның (1886-1913) туган көнендә, Казанда Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреатлары игълан ителде. Лауреатларны Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казан Кремлендә узган тантанада бүләкләде.

2024 елда Габдулла Тукай исемендәге премиягә лаек булды:

— Харрасов Ләис Мәүлит улы (Ләис Зөлкарнәй) – «Узганны кабатлау» китабы өчен;

— Вайнер Борис Гиршевич – балалар өчен шигърият, проза һәм драматургиягә күпьеллык өлеш керткәне, яшь укучыларга рухи-әхлакый тәрбия биргәне, татар әдәбияты һәм фольклорыннан балалар өчен иң яхшы әсәрләрне тәрҗемә иткәне һәм популярлаштырганы, Татарстанның яшь талантларына иҗади булышлык күрсәткәне өчен;

— Җәмитов Кадим Җәмил улы – татар мәдәниятенең күренекле тарихи шәхесләренә багышлаган скульптур портретлар һәм фигуралар сериясен тудырган өчен;

— Мөдәррисова (Тәминдарова) Миләүшә Әмир кызы – Татарстанның татар хор мәдәниятен үстергән, таныткан һәм саклаган, «Татар хор музыкасы антологиясе» өчен.

Котлыйбыз!

Фото: tatarstan.ru


Яңа комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован.

Язучылар

Туган көннәр

Май
9
Сб
Әхәт Хәбибуллин
Май
11
Пн
Май
12
Вт
Хатыйп Миңнегулов
Май
20
Ср
Сәмига Сәүбәнова
Май
23
Сб
Май
24
Вс
Алмаз Мансуров