Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Ркаил Зәйдулла: Тукай безнең өчен маяк булып торганда – юлыбыз туры, олы һәм дөрес булыр

Бүген Казанда татар халкының бөек язучысы Габдулла Тукайга багышланган чаралар уза. Муса Җәлил исемендәге Опера һәм балет театры янында узган Шигърият бәйрәмендә танылган иҗат әһелләре һәм киң җәмәгатьчелек катнашты.

«Чыннан да Тукай булганда без зурбыз, Тукай булганда яшәрбез һәм тарих мәйданында үзебезнең сүзебезне әйтербез! Тукай – безнең барлыгыбыз, яшәү рәвешебез. Аның иҗатында татар дөньясының бөтен хасиятләре язылган. Ул үз заманының елъязмачысы гына түгел, ул – татар дөньясының энциклопедиясе. Аның исеме безнең өчен маяк булып торганда – юлыбыз туры, олы һәм дөрес булыр», – диде ТР Язучылар берлеге рәисе, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Ркаил Зәйдулла.

Халыкара конкурслар лауреаты Алмас Хөсәенов башкаруында Тукайның «Әллүки» җыры белән башланган чара язучылар һәм җырчылар чыгышы белән дәвам итте. Агымдагы елда Тукай исемендәге дәүләт премиясенә лаек булган ТР Дәүләт хоры җитәкчесе Миләүшә Тәминдарова һәм сынчы Кадим Җәмитов та сүз тотты, рәхмәт сүзләрен әйттеләр.

«Безнең гомер милләтем дип, аның язмышын хәл итеп үтте. Матди байлык турында уйламадык. Милләт язмышы өчен борчылмыйча һич кенә дә мөмкин түгел. Апрель – тулаем Тукай ае! Конкрет бу бәйрәм мәңге дәвам итәчәк. Тукаебызның кыйтгалары көннән-көн киңәя бара. Бик күп җирләрдә, чит илләрдә дә аның һәйкәлләрен ачалар», – дип фикерләрне әйтте шагыйрә, ТР атказанган сәнгать эшлеклесе Шәмсия Җиһангирова.

«Тукай – җыр сәнгатендә дә зур шәхес. Аның җырлары да, аңа багышланган опералар да бар. Ул үзе дә җырлаган. Мин хәзер рус һәм итальян вокал мәктәпләре дәвамы буларак, Тукай васыяте белән татар җыры мәктәбем бар. Бөтен дөньяга сибелгән татар халкы әгәр дә Тукай теләгәнчә җыр белән алга барсак, үрнәк кенә түгел, ә хөрмәткә лаек булачакбыз», – диде ТР халык артисты Миңгол Галиев.

Милли төсмерле шигырьләр, җырлар белән барган чара Тукайның «Туган тел» җырын башкару белән тәмамланды.

https://tatar-inform.tatar/news/ Юлай Низаев


Яңа комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован.

Язучылар

Туган көннәр

Май
9
Сб
Әхәт Хәбибуллин
Май
11
Пн
Май
12
Вт
Хатыйп Миңнегулов
Май
20
Ср
Сәмига Сәүбәнова
Май
23
Сб
Май
24
Вс
Алмаз Мансуров