21 февраль Халыкара Туган тел көне уңаеннан, Татарстан Язучылар берлеге әгъзалары Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, С.Сөләйманова исемендәге әдәби премия лауреаты, шагыйрь Гарифҗан Мөхәммәтшин һәм язучы, тәнкыйтьче, галим Рәҗәп Бәдретдин Балтач районы Норма урта гомумбелем бирү мәктәбендә укучылар белән очрашуда булдылар.
Алар туган телебезнең кадере, аны сакларга, якларга, кулланыш даирәсен арттырырга, башка телләрне катнаштырып сөйләмне пычратмаска, чүпләмәскә кирәклеге хакында сөйләделәр. Үз иҗатлары белән якыннан таныштырдылар. Татар фәнененең көчен, куәтен ассызыклап күрсәттеләр. Татарның борынгыда яткан кадерле ядкярләре белән дус булырга, фәндә кулланырга, файдаланырга чакырдылар. Татар әдәби телендә иҗат итүнең хасиятен, дәрәҗәсен, өстенлеген төшендерделәр. Бөек милләт вәкилләре булып яшәвебезгә горурланырга кирәклеген аңлаттылар. Ахырдан укучыларның бик күп сорауларына җавап бирделәр. Мәктәп музеенда булып истәлекләрен яңарттылар.
Ахры, илдә мәңге бетмәс гаделсезлек!
Кабер генә төзәтә шул гарип җанны…
Исем- бүләк өләшкәндә төшеп кала-
танымыйлар бөек шагыйрь Гарифҗанны.
Сәйлән