Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Язучылар әдәби премияләргә кандидатлар сайлады

Татарстан Язучылар берлегенең Берләшкән остаханәләр утырышында әдәби премияләргә кандидатлар тәкъдим ителде. Язучылар Гаяз Исхакый, Һади Такташ, Фатих Хөсни, Җамал Вәлиди, Абдулла Алиш, Максим Горький, Туфан Миңнуллин исемендәге әдәби премияләргә лаеклы кандидатларны барладылар.

Гаяз Исхакый премиясенә тарихчы галим Нурулла Гариф, тәрҗемәче Фатих Котлы, шагыйрь Ибраһим Биектаулы кандадитуралары тәкъдим ителде.

Шигърият өчен бирелүче Такташ премиясенә Шәмсия Җиһангирова кандидатурасы куелды.

Хикәяләр өчен бирелүче Фатих Хөсни исемендәге премиягә Фәрит Яхин һәм Кәрим Кара әсәрләре тәкъдим ителде.

Тәнкыйтьчеләргә каралган Җамал Вәлиди премиясенә Дамир Гарифуллин тәкъдим ителде.

Балалар әдәбияты буенча бирелүче Абдулла Алиш премиясенә Ринат Мәннан тәкъдим ителде.

Рус телендәге әсәрләргә бирелүче Максим Горький исемендәге премиягә халык шагыйре Марсель Галиевның «Чытырманлыкта» дип аталган тәрҗемә әсәрләре китабы тәкъдим ителде.

Драматургларга бирелүче Туфан Миңнуллин исемендәге премиягә Рөстәм Галиуллин тәкъдим ителде.

Әлеге кандидатуралар Татарстан Язучылары берлегенең идарә утырышында каралачак. Берлекнең Чаллы һәм Әлмәт бүлекләре дә үз кандидатураларын тәкъдим итәчәк.

https://tatar-inform.tatar

 


Комментарийлар

  1. Сәйлән:

    Килеп җиттек, ахрысы?! Фәрит Бикчәнтәев ремонтлап биргән бер пьеса өчен Туфан Миңнуллин премиясе “шире күтән” түгелме?

  2. Сәйлән:

    Өстәп…Нигә Такташ, Алиш ,Вәлиди премияләренә кандидатларның көндәшләре юк? Нигә бу исемлектә яшьләр күренми? Күрмәскә тырышу түгелме бу?

Яңа комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован.

Язучылар

Туган көннәр

Май
7
Чт
Дания Нәгыйм
Май
9
Сб
Әхәт Хәбибуллин
Май
11
Пн
Май
12
Вт
Хатыйп Миңнегулов
Май
20
Ср
Сәмига Сәүбәнова