Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Татарстан язучылары Мәскәүдә Татарстан мәдәнияте көннәрендә катнашалар

Бүген , 24 августта, 19 сәгатьтә башкаланың Татар мәдәни үзәгендә Татарстан Мәдәнияте көннәре кысаларында республика язучылары һәм шагыйрьләре белән очрашу була.Мәскәүгә  Татарстанның халык шагыйре, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Ркаил Зәйдулла; Татарстанның халык шагыйре, РСФСРның атказанган сәнгать эшлеклесе, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Равил Фәйзуллин; шагыйрь һәм галим, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстанның атказанган фән эшлеклесе, фән һәм техника өлкәсендә ТР Дәүләт премиясе лауреаты Рифат Җамал; шагыйрь, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе һәм М.Җәлил исемендәге Республика премиясе лауреаты Газинур Морат; шагыйрь, драматург, М.Җәлил исемендәге Республика премиясе лауреаты Рүзәл Мөхәммәтшин барачак.

Очрашу Мәскәүнең Татар мәдәнияте үзәгендә (Кече Татар тыкрыгы, 8) була.

Башлана – 19.00 сәгатьтә.


Язучылар

Туган көннәр

Май
1
Пт
Майа Вәлиева
Май
7
Чт
Дания Нәгыйм
Май
9
Сб
Әхәт Хәбибуллин
Май
11
Пн