Очрашу Мәскәүнең Татар мәдәнияте үзәгендә (Кече Татар тыкрыгы, 8) була.
Башлана – 19.00 сәгатьтә.
2023 елның 28 ноябрендә Гадел Кутуйның тууына 120 ел тулу уңаеннан язучыга яңартылган мемориаль такта ачу тантанасы була.
Истәлек тактасы язучы 1929-1942 елларда яшәгән йорт диварына – Казан шәһәре, Мөштәри урамы 33 нче йорт адресы буенча урнаштырылган. Башлана 14.00 сәгатьтә.
Сезне чарада катнашырга чакырабыз!
15 февральдә, герой-шагыйрь Муса Җәлилнең туган көнендә, Татарстан Милли музеенда Казан халкы һәм кунаклары нацистлар әсирлегендә язылган шигырьләр җыентыгының төп нөсхәсен күрә алачаклар.
Быел Төп нөсхә көнендә иҗат программасын пианист һәм композитор Эльмир Низамов, Габдулла Кариев исемендәге театр артистлары, Казан театр училищесы студентлары, «Җәлил укулары» халыкара әдәби конкурсы финалистлары тәкъдим итәчәк. Шулай ук Беренче Май мәйданында герой-шагыйрь һәйкәленә чәчәкләр куелачак.
Уникаль кулъязма могҗиза булып сакланган һәм Бөек Ватан сугышыннан соң СССРга эләккән. 1966 елдан реликвия Татарстанның төп тарихи музеенда саклана. Аны елга бер тапкыр – Муса Җәлилнең туган көнендә генә чыгаралар. Бу көнне 12:00 сәгатьтән 13:00 сәгатькә кадәр музейга керү ирекле булачак, дип хәбәр итә ТР Милли музее матбугат хезмәте.
tatar-inform.tatar
“Сәйдәш” мәдәният үзәгендә язучы, җәмәгать эшлеклесе, шагыйрь, бик күп бүләкләр иясе Айдар Хәлимнең 80 яшьлегенә бәйле иҗат кичәсе узды. (далее…)
Башкортстан “Китап” нәшриятының “Кардәшлек киштәсе” сериясендә Факил Сафинның “Сер” исемле шигырьләр җыентыгы башкорт телендә дөнья күрде.
Башкортстан “Китап” нәшриятының “Кардәшлек киштәсе” сериясендә Факил Сафинның “Сер” исемле шигырьләр җыентыгы башкорт телендә дөнья күрде. (Тәрҗемәчесе — Фирдәвес Ногманова).
Очрашу Мәскәүнең Татар мәдәнияте үзәгендә (Кече Татар тыкрыгы, 8) була.
Башлана – 19.00 сәгатьтә.
Бүген, 22 июнь, Хәтер һәм кайгы көнендә Казан кооператив институтының Татар мәдәнияте үзәге “Батырлар Аллеясы” китабын тәкъдим итте. Чара бер минутлык белән тынлык белән башланып китте. Соңыннан педагог Фирдәвес Мөхәммәтова “Сагыну” җырын башкарды. “Батырлар Аллеясы” китабы Татарстан Дәүләт Советы “Мәрхәмәт-Милосердие” хатын-кыз депутатлары берләшмәсе, Әлки районы”Якташлык” җәмгыяте белән берлектә батырларны мәңгеләштерү уңаеннан нәшир ителде.
Казан кооператив институтының Татар мәдәнияте үзәгендә “Батырлар Аллеясы” эшләнде. Биредә татар генераллары, Советлар Союзы геройлары, Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләре, язучылар, композиторлар исемнәре куелды. Рейстахгка Җиңү байрагын беренче булып кадаган Газый Заһитов, ике тапкыр Советлар Союзы геройлары Муса Гәрәев, Әмәтхан Солтан фотосүрәтләре алар турында мәгълүматлар урнаштырылды.
Бүген “Хәтерләрне яңартып” конкурсына нәтиҗә дә ясалды. Әлки, Буа, Кукмара районнары, Казаннан мәктәп укучылары батырлар тарафыннан язылган шигырьләрне сөйләде. Әлки районыннан Лилия Әглиуллина җитәкчелегендә укучылар килгән иде. Шулай ук мәктәп укытучылары, мәдрәсә мөгаллимәләре, ата-аналар катнашты.
Иң беренче сүзне “Батырлар Аллеясы” проект авторы, Россия кооперация университеты ректоры, Татарстан Дәүләт Советының “Мәрхәмәт-Милосердие” хатын-кыз депутатлары берләшмәсе рәисе, Әлки районы “Якташлык” җәмгыяте рәисе Алсу Нәбиева алды. Шулай ук чарада Советлар Союзы герое Зәки Хәбибуллинның кызы Әлфия ханым, Советлар Союзы герое Зәки Шәймардановның кызы Рушания Закиевна, Абдулла Алишның туганнары Гөлшат һәм Азат Сөнкешевлар, Абдулла Батталның туганы Фәрит Батталов, Зиннәт Хәсәновның туганы Зина Якупова, Барый Шәвәлиевның туганнан туганы Фәрит Шәвәлиев, Шәйхи Маннурның оныгы Камилә Тимпакова катнашып күңел хәтирәләрен яңартты. Китапны нәшир итүчеләргә рәхмәтләрен җиткерде.
Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты директоры урынбасары Марат Гыйматдинов, Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары Рифат Җамал, язучы Марат Закир, БТК татар эшкуарларына ярдәм итү ассоциациясе Башкарма директоры Фәрит Уразаев, Казанның Абдулла Алиш исемендәге гимназия директоры, шагыйрә Рәхимә Арсланова, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Филисә Арсланова, онлайн элемтәдә Мәскәүдән Муса Җәлил исемендәге мәктәп директоры Роза Хәбибуллина бүгенге чараның ни дәрәҗәдә әһәмиятен аңлаттылар. Китапны энциклопедик басма буларак кабул итүләрен әйттеләр. “Батырлар Аллеясы” китабын татарлар яшәгән төбәкләрдә тәкъдим итү кирәклеге турында җиткерелде.
Шулай ук чарада Газый Заһитовның туган авылы (Башкортстаннан, Яңагош авылы) музее җитәкчесе Айрат әфәнденең сәламнәре җиткерелде. Бүген Питрәч районы Әлвәдән авылында Советлар Союзы герое Петр Гавриловка бюст ачылуы турында да хәбәр ителде.
“Батырлар Аллеясы” китабының проект авторы Россия кооперация университеты ректоры Алсу Нәбиева, автор-төзүче Флюра Абдуллина, мөхәррире Нәфисә Габдрахманова, Россия Федерациясе Оборона Министрлыгының “Память народа” сайты буенча документлар туплаучы Рамилә Мансурова.
Татарстанның атказанган артисты Лилия Муллагалиева халкыбыз әсәрләрен яңгыратты. Чарада катнашучылар Евразия рәссамнәр берлеге әгъзасы Гөлсем Хаҗиеваның Бөек Ватан сугышы белән бәйле катриналарын күрә алды. “Батырлар Аллеясы” китабын тәкъдим итү Габдулла Тукайның “Туган тел” җырын башкару белән төгәлләнде.
Флюра Абдуллина
Казан кооператив институтының Татар мәдәнияте үзәге җитәкчесе
2 июнь көнне Азнакай районында Габдулла Тукай исемендәге премия лауреаты, шагыйрь, җәмәгать эшлеклесе Рөстәм Зәкуанны искә алу мәҗлесе узды. Шагыйрь туган Үчәлле авылында ул үзе сафка бастырган җәмәгать үзәге каршында Рөстәм Зәкуан истәлегенә стелла ачылды. Җәмәгать үзәгендә әдәби-музыкаль чара үтте һәм Рөстәм Газизҗан улы Зәкуанов турында төшерелгән фильм тәкъдим ителде. Чарада Факил Сафин, Рафис Корбан, Вазыйх Фатыйхов, Лилия Гыйбадуллина һәм башка каләм әһелләре катнашты.
Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия тетары янынлагы Тукай һәйкәле каршында татар халкының бөек шагыйре Г.Тукайның тууына 136 ел тулуга багышланган Шигырь бәйрәме үтте.
Язучылар һәм җәмәгатьчелек вәкилләре башта Тукай һәйкәленә чәчәкләр салды.
Башкортстанның Стәрлетамак шәһәрендә яшәп иҗат иткән күренекле татар шагыйре, Галимҗан Ибраһимов һәм Илдар Юзеев исемендәге бүләкләр әһеле Салават Рәхмәтуллага 1 нче февраль көнне 80 яшь тулган булыр иде.
Салават Ибраһим улы Рәхмәтуллин 1942 нче елны Авыргазы районы Солтанморат авылында туган. Урта мәктәпне тәмамлагач, Стәрлетамак шәһәрендә балта остасы булып эшли. 1965 елда Стәрлетамак дәүләт педагогия институтының рус теле һәм әдәбияты факультетын тәмамлый. Туган районыныңТөрембәт урта мәктәбендә, Ишембай районы Петровский балалар йортында, туган авылында балалар укыта. Гафури районы Аккүл авылы мәдәният йортында директор була. Аннан Стәрлетамак шәһәрендә педагогия институтында, интернат-мәктәптә, Ю.Гагарин исемендәге мәдәният һәм ял паркында, «Ашказар» шәһәр газетасы редакциясендә хезмәт куя.
С.Рәхмәтулланың шигырьләре «Кызыл таң», «Ленинчы» гәзитләрендә, «Агыйдел» журналында, «Яшь көчләр» альманахында дөнья күрә. 1978 елда «Әйтелмәгән әйтер сүзләрем» исемле беренче китабы чыга. С. Рәхмәтулланың өлкәннәр һәм балалар өчен шигырьләре, поэмалары, кыска сатирик әсәрләре, тәрҗемәләре, публицистик мәкаләләре республикабыз вакытлы матбугатында 50 ел дәвамында даими басылып килә.
Әдәби эшчәнлеге өчен шагыйрь Галимҗан Ибраһимов, Хәким Гыйләҗев, Гали Ибраһимов, Илдар Юзеев исемнәрендәге әдәби премияләргә лаек була, «М.А.Шолоховның тууына 100 ел» медале белән бүләкләнә. Салават Рәхмәтулла – 1993 елдан Россия һәм Башкортстан, 2011 елдан Татарстан Язучылар берлекләре әгъзасы була. 2021 елның 15 июлендә озак авырудан соң вафат була.
Дөньяларым
Дөньяларым —
Сихри гөл бакчасы,
Шау чәчәктә чагы гөлләрнең.
Чәчәкләрнең чәчләреннән генә
Сыйпап искән чагы җилләрнең…
Түтәлләрдә үскән гөлләр сыман,
Тамыр — җирдә,
Җирдә — терәгем.
Тормыш диңгезендә утрау сыман —
Атлантида сыман йөрәгем!
Күңелләрем җырга-моңга тулы,
Вәгъдәң барда җанда-нигездә!
…Хыянәтең
Вулкан булып атса,
Гарасатлар кубар диңгездә.
Җир айкалып,
Күк чайкалып калыр… —
Мәхәббәтсез дөньям — карурман:
Атлантида сыман югалырмын,
Атлантида сыман табылмам…
Сөю
Син булмасаң, Җирдә таңнар
Сызылып атмас иде;
Җылы якка киткән кошлар
Әйләнеп кайтмас иде;
Умырзая бозны тишеп,
Кояшка бакмас иде;
Елгалар, диңгезләр эзләп,
Уралып акмас иде;
Шатлыклар булмас, җаннарны
Кайгы да кисмәс иде;
Мәңге яшел карагайлар
Тайгада үсмәс иде;
Мәңге Кояш тирәсендә
Әйләнмәс иде Җир дә;
Дөньяларда чәчләр чәчкә
Бәйләнмәс иде бер дә…
Син булмасаң, сагышлардан
Йөрәкләр янмас иде…
Булмасаң… тууларның да
Кирәге калмас иде…
Бөтенроссия халык санын алуга әзерлек кысаларында язучы, драматург Рәдиф Сәгъди Тубыл һәм Төмән калаларында яшәүче милләттәшләребез белән очрашты. (далее…)
Флера Сабирҗан кызы Гыйззәтуллина 1931 елның 6 сентябрендә Татарстанның Азнакай районы Әсәй авылыңда туган. Аңа бик яшьли хезмәт юлын башларга туры килә: җиде классны бетерүгә үк колхоз фермасында терлек карый, ә уналты яшеннән Кемерово якларына китеп, шахтада эшли, Омск—Томск тимер юлын салуда катнаша, аннан Донбассның «Калиновка» шахтасында өч ел откатчица булып эшли. 1952 елда гаиләсе белән Татарстанга кайта һәм 1970 елга кадәр Лениногорск районы Карабаш поселогы ательесында тегүчелек эшендә була, бер үк вакытта, хезмәтеннән аерылмыйча укып, кичке урта мәктәпне тәмамлый. 1970—1979 елларда Ф. Гыйззәтуллина Куйбышев өлкәсенең Тольятти шәһәрендә яши, ә 1980 елдан бирле Казанда торып иҗат итә.
Флера Гыйззәтуллинаның беренче шигырьләре 1963 елда район һәм республика матбугатында күренә башлый, аннары төрле коллектив җыентыкларда («Беренче карлыгачлар», 1968; «Кешеләр һәм чәчәкләр», 1968; «Юл башы», 1972 һ. б.) басылалар. «Чишмә юлы» исемле беренче мөстәкыйль җыентыгы 1974 елда, ә икенчесе — «Сәлам хаты»—1981 елда дөнья күрә. «Акчарлагым — асыл кошым» исемле өченче җыентыгы 1983 елда чыкты.
Флера Гыйззәтуллина поэзиягә тормышның үзеннән бай хезмәт тәҗрибәсе туплап килгән шагыйрә. Аның шигърияттәге иҗади уңышлары да нәкъ менә шул үзе кичергән тормыш вакыйгалары, эше-профессиясе, җәмгыятьтә хатын-кызның урыны, язмышы турындагы уйланулары, табигый, самими тойгы-хисләре белән тыгыз бәйле.
Ф. Гыйззәтуллина—1980 елдан СССР Язучылар союзы члены.
Чишмә юлы: Шигырьләр. [Ш. Маннур кереш сүзе белән!— Казан: Таткитнәшр., 1974.—127 б. 2000. Р е ц.: Габиди Ә. Аның дуслары — безнең дуслар.— Татарстан яшьләре, 1975, 15 июль.
Сәлам хаты: Шигырьләр [Ә. Баянов кереш сүзе белән].— Казан: Таткитнәшр., 1981.—144 б., портр. 2000. Рец.: Бәйрәмова Ф.— Казан утлары, 1982, № 2, 165 б.
Акчарлагым — асыл кошым: Шигырьләр.—Казан: Таткитнәшр, 1983.—72 б. 4000.
Язучы Владимир Владимирович Корчагин 1924 елның 14 октябрендә Казан шәһәрендә эшче гаиләсендә туа. 14 яшьтә әтисенең авыру һәм гаиләләренең матди хәле начар булу сәбәпле, укуын ташлап, заводта (КОМЗ) эшләргә мәҗбүр була.
1946 елда кичке урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, Казан дәүләт университетының геология факультетына укырга керә. 1951 елда аны тәмамлый һәм аспирантурада укырга калдырыла. 1954 елда диссертациясен яклап, В.Корчагин «минерология фәннәре кандидаты» дигән гыйльми дәрәҗә ала һәм әдәби әсәрләр язу белән бергә утыз биш ел университетта укыта. Ул үз белгечлеге буенча ике монография һәм дистәләгән фәнни мәкаләләр авторы. 1962 елда аның беренче әдәби әсәре – «Тайна реки злых духов» китабы басылып чыга. Повесть, укучы яшьләрнең игътибарын казанып, 1963, 1974 елларда кабат нәшер ителә. Соңрак «Путь к перевалу», «Астийский эдельвейс», «Конец легенды», «Именем человечества», «Узники страха» романнары – барлыгы унике китабы чыга, дүртесе «Ел китабы» дипломнарына ия була. Сюжетлары төрле-төрле булса да, аларның һәммәсен фәнни-фантастик, маҗаралы, шул ук вакытта мәхәббәт, матурлык һәм игелеклелек турында булулары берләштерә.
В.Корчагин 1988 елдан Татарстан Язучылар берлегендә рус әдәбияты секциясен җитәкли, әдәби киңәшче булып эшли. Ул Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Г.Державин исемендәге премия лауреаты.
Ул 2012 елның 27 декабрендә Казан шәһәрендә вафат була, Киндери зиратында җирләнгән.
В.Корчагин – 1984 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.
ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ
Тайна реки злых духов: повесть. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1962; 1963; 1974. – 424 с. – 100000 экз.
Путь к перевалу: роман. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1968. – 407 с. – 15000 экз.
Астийский эдельвейс: роман / предисл. А.Мушинского. – М.: Мол. Гвардия, 1982; Казань: Татар. кн. изд-во, 1994. – 384 с. – 50000 экз.
Конец легенды: повесть. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1984. – 221 с. – 100000 экз.
Именем человечества: роман. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1989. – 287 с. – 50000 экз.
Узники страха: роман. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1991. – 223 с. – 75000 экз.
Подкидыш: повесть / предисл. А.Мушинского. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1998. – 175 с. – 10000 экз.
Хозяева подземных магистралей: художественно-публицистическое произведение. – Казань: Стар, 1999. – 265 с. – 2000 экз.
Женщина в черном: роман. – Казань: Татар. кн. изд-во, 2002. – 225 с. – 2000 экз.
ИҖАТЫ ТУРЫНДА
Ш е м е л е в а Е. Благословленный самим Державиным // Детская библиотека. – 2002. – № 2. – С. 73.
Г а л и м у л л и н а А. Синтез научного и художественного в прозе В.Корчагина. – М.: Литера, 2004.
Татарстан язучылар берлеге |
|
Тип | иҗтимагый оешма |
---|---|
Нигезләү елы | 1936 ел |
Нигезләүчеләр | РСФСР язучылар берлеге |
Урнашуы | Казан шәһәре |
Төп фигуралар | Данил Салихов, 2016 елдан оешма җитәкчесе |
Бүлекләр | |
Веб-сайт | http://www.sptatar.com/ |
https://www.facebook.com/Sprttatar/videos/1986921864949836/?eid=ARDHHy_2KG4Cra0xMItriEpvj5IG64mEMdDIH1iaNPUEooHuDu6Nyi9_DWvU_gV1WoEwbCAdyya_5_n3
Резеда Насиховна Фархутдинова родилась 22 октября 1976 года в городе Альметьевске. После окончания средней школы обучалась в Альметьевском техникуме физической культуры (социальный педагог), затем окончила Альметьевский муниципальный институт по специальности «Психолог».
Первые стихи написала в 7 лет. Пишет на татарском и русском языках. Ее произведения печатаются в городских и районных, в республиканских и Российских газетах и журналах.
Она – автор девяти книг для детей:
Также ее произведения вошли:
в сборник “Илһам чишмәләре” (“Родники вдохновения”, 2013год, “Рухият”),
в учебники и хрестоматия для учащихся начальной общеобразовательной школы, 2013, 2014, 2015 года, Казань, “Татарское книжное издательство”.
Р. Фархутдинова – член Союза писателей Республики Татарстан с 2013года.
Татарстан мәдәният министрлыгы,Татарстан Язучылар берлеге быелның 20 ноябрендә 17.00 сәгатьтә Татарстан Язучылар берлегенең Тукай клубында (Мөштәри урамы, 14) икътисад фәннәре докторы, профессор, язучы, Республиканың атказанган мәдәният хезмәткәре, ТРның атказанган фән эшлеклесе Фарсель Зыятдиновка 80 яшь тулу уңаеннан кичә уздыра. Чарага рәсми вәкилләр, язучының фикердәшләре, чордашлары, якташлары чакырулы. Әдәби-музыкаль кичәдә ике шәхес Фирая һәм Фарсель Зыятдиновларның сүзләренә язылган җырлар яңгыраячак.
Керү ирекле, РӘХИМ ИТЕГЕЗ!
Кыскача белешмә:
Фарсель Зыятдиновка быелның 1 нче июнендә 80 яшь тулды. Ул Татарстанның Актаныш районы Качкын авылында туган.Урта мәктәпне тәмамлап, белемен башта техникумда, соңыннан Казан дәүләт университетында дәвам итә. Бер ук вакытта М.Горький исемендәге авыл хуҗалыгы институтын тәмамлый. Аспирантурада укый. Икътисад фәннәре докторы, профессор, академик дәрәҗәсенә ирешү белән бергә, күңелендә әдәбиятка, шигърияткә булган мәхәббәтенә дә урын бирә. Фикерләрен туплап китаплары нәшир ителә. Ул 1990 елдан бирле СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.
Фарсель Зыятдинов өч дистәгә якын шигырь, проза һәм фәнни китаплар авторы, шуларның яртысын диярлек балалар һәм өлкәннәр өчен язылган шигырь һәм хикәя җыентыклары тәшкил итә.
Казан,Татарстан Язучылар берлеге
АО «Татавтодор» и Республиканским агентством по печати и массовым коммуникациям «Татмедиа» продолжается прием работ на участие в Республиканском журналистском конкурсе на лучшее освещение темы дорожного хозяйства Республики Татарстан – 2017(далее – Конкурс).
Задача Конкурса –формирование положительного общественного мнения о дорожной отрасли с целью популяризации профессии дорожника.
Конкурс проводится по следующим номинациям: «Лучший цикл телесюжетов (телепередач) на русском/татарском языке», «Лучший цикл публикаций в печатных изданиях на русском/татарском языке», «Лучший цикл публикаций в сети Интернет на русском/татарском языке», «Лучший цикл радиосюжетов (радиопередач)» на русском/татарском языке», «Лучшее произведение (повесть, рассказ и др.)» на русском/татарском языке», Гран-При.
Прием анкет-заявок и конкурсных работ от участников Конкурса осуществляется до 15 сентября 2017 года (включительно) по адресу: Республиканское агентство по печати и массовым коммуникациям «Татмедиа», 420066, Республика Татарстан, г.Казань, ул.Декабристов, д.2, 6 этаж, 7 кабинет, отдел СМИ, с пометкой «Республиканский журналистский конкурс на лучшее освещение темы дорожного хозяйства Республики Татарстан – 2017». Тел.: 8(843)570-31-12, e-mail: konkurs.tatavtodor@mail.ru.
С Положением Конкурса можно ознакомиться по ссылке: http://tatmedia.tatarstan.ru/rus/startoval-respublikanskiy-zhurnalistskiy-konkurs-n.htm
АО «Татавтодор» и Республиканским агентством по печати и массовым коммуникациям «Татмедиа» продолжается прием работ на участие в Республиканском журналистском конкурсе на лучшее освещение темы дорожного хозяйства Республики Татарстан – 2017(далее – Конкурс).
Задача Конкурса –формирование положительного общественного мнения о дорожной отрасли с целью популяризации профессии дорожника.
Конкурс проводится по следующим номинациям: «Лучший цикл телесюжетов (телепередач) на русском/татарском языке», «Лучший цикл публикаций в печатных изданиях на русском/татарском языке», «Лучший цикл публикаций в сети Интернет на русском/татарском языке», «Лучший цикл радиосюжетов (радиопередач)» на русском/татарском языке», «Лучшее произведение (повесть, рассказ и др.)» на русском/татарском языке», Гран-При.
Прием анкет-заявок и конкурсных работ от участников Конкурса осуществляется до 15 сентября 2017 года (включительно) по адресу: Республиканское агентство по печати и массовым коммуникациям «Татмедиа», 420066, Республика Татарстан, г.Казань, ул.Декабристов, д.2, 6 этаж, 7 кабинет, отдел СМИ, с пометкой «Республиканский журналистский конкурс на лучшее освещение темы дорожного хозяйства Республики Татарстан – 2017». Тел.: 8(843)570-31-12, e-mail: konkurs.tatavtodor@mail.ru.
С Положением Конкурса можно ознакомиться по ссылке: http://tatmedia.tatarstan.ru/rus/startoval-respublikanskiy-zhurnalistskiy-konkurs-n.htm