Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Салават Рәхмәтулланың тууына – 80 ел

Башкортстанның Стәрлетамак шәһәрендә яшәп иҗат иткән күренекле татар шагыйре, Галимҗан Ибраһимов һәм Илдар Юзеев исемендәге бүләкләр әһеле Салават Рәхмәтуллага 1 нче февраль көнне 80 яшь тулган булыр иде.

Салават Ибраһим улы Рәхмәтуллин 1942 нче елны Авыргазы районы Солтанморат авылында туган. Урта мәктәпне тәмамлагач, Стәрлетамак шәһәрендә балта остасы булып эшли. 1965 елда Стәрлетамак дәүләт педагогия институтының рус теле һәм әдәбияты факультетын тәмамлый. Туган районыныңТөрембәт урта мәктәбендә, Ишембай районы Петровский балалар йортында, туган авылында балалар укыта. Гафури районы Аккүл авылы мәдәният йортында директор була. Аннан Стәрлетамак шәһәрендә педагогия институтында, интернат-мәктәптә, Ю.Гагарин исемендәге мәдәният һәм ял паркында, «Ашказар» шәһәр газетасы редакциясендә хезмәт куя.

С.Рәхмәтулланың шигырьләре «Кызыл таң», «Ленинчы» гәзитләрендә, «Агыйдел» журналында, «Яшь көчләр» альманахында дөнья күрә. 1978 елда «Әйтелмәгән әйтер сүзләрем» исемле беренче китабы чыга. С. Рәхмәтулланың өлкәннәр һәм балалар өчен шигырьләре, поэмалары, кыска сатирик әсәрләре, тәрҗемәләре, публицистик мәкаләләре республикабыз вакытлы матбугатында 50 ел дәвамында даими басылып килә.

Әдәби эшчәнлеге өчен шагыйрь Галимҗан Ибраһимов, Хәким Гыйләҗев, Гали Ибраһимов, Илдар Юзеев исемнәрендәге әдәби премияләргә лаек була, «М.А.Шолоховның тууына 100 ел» медале белән бүләкләнә. Салават Рәхмәтулла – 1993 елдан Россия һәм Башкортстан, 2011 елдан Татарстан Язучылар берлекләре әгъзасы була. 2021 елның 15 июлендә озак авырудан соң вафат була.

Дөньяларым

Дөньяларым —

Сихри гөл бакчасы,

Шау чәчәктә чагы гөлләрнең.

Чәчәкләрнең чәчләреннән генә

Сыйпап искән чагы җилләрнең…

 

Түтәлләрдә үскән гөлләр сыман,

Тамыр — җирдә,

Җирдә — терәгем.

Тормыш диңгезендә утрау сыман —

Атлантида сыман йөрәгем!

 

Күңелләрем җырга-моңга тулы,

Вәгъдәң барда җанда-нигездә!

…Хыянәтең

Вулкан булып атса,

Гарасатлар кубар диңгездә.

 

Җир айкалып,

Күк чайкалып калыр… —

Мәхәббәтсез дөньям — карурман:

Атлантида сыман югалырмын,

Атлантида сыман табылмам…

 

Сөю

Син булмасаң, Җирдә таңнар

Сызылып атмас иде;

Җылы якка киткән кошлар

Әйләнеп кайтмас иде;

 

Умырзая бозны тишеп,

Кояшка бакмас иде;

Елгалар, диңгезләр эзләп,

Уралып акмас иде;

 

Шатлыклар булмас, җаннарны

Кайгы да кисмәс иде;

Мәңге яшел карагайлар

Тайгада үсмәс иде;

 

Мәңге Кояш тирәсендә

Әйләнмәс иде Җир дә;

Дөньяларда чәчләр чәчкә

Бәйләнмәс иде бер дә…

 

Син булмасаң, сагышлардан

Йөрәкләр янмас иде…

Булмасаң… тууларның да

Кирәге калмас иде…

 

 


Язучылар

Туган көннәр

Май
1
Пт
Майа Вәлиева
Май
7
Чт
Дания Нәгыйм
Май
9
Сб
Әхәт Хәбибуллин
Май
11
Пн