Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Рафис Корбан бер-бер артлы дүрт балалар бакчасында очрашуларда булды

6 мартта ул Яшел Үзән районының Осиново бистәсендәге “Васильки” бакчасының алты-җиде яшьлек балалар төркеме белән очрашты. Бу бакчада Рафисның үз оныклары да тәрбияләнә. Алар аның кече кызы Зөлфия балалары – Роберт һәм Айза Галәветдиновлар. Алар башка балалар белән бергә дәү әтиләренең шигырьләрен яттан сөйләделәр.

9 мартта Рафис Корбан Казан шәһәренең 2 нче татар гимназиясе каршындагы бакча балалары янында булды.

10 мартта иртәнге якта Казан шәһәренең 105 номерлы бакчада тәрбияләнүчеләр белән, төштән соң Федсеевская урамында урнашкан Халыкара мәктәпнең бакча яшендәге балалар төркеме белән очрашты.

Һәр бакчада да балалар аның шигырьләрен сөйләделәр, шагыйрь абыйлары турында үзләрен кызыксындырган сораулар бирделәр. Барлык бакчаларда да шагыйрь балалар белән уртак телне тиз тапты, аларга шигырьләрен генә сөйләп калмады, үзе уйлап тапкан табышмаклар да әйтеп, дөрес җавап биргән балаларга китапларын бүләк итте. Халыкара мәктәп бакчасындагы очрашу инглиз рус һәм татар телләрендә барды. Рафис анда үзенең шигырьләрен татарча һәм русчага тәрҗемәдә сөйләде. Тәрбия нигездә инглиз телендә бара торган булганлыктан, тәрбиячеләр барысы да инглизчәне яхшы белгәнлектән, шагыйрьнең шигырьләрен турыдан туры инглиз теленә дә тәрҗемә итеп бардылар. Бу төркемдә тәрбияләнүче кызларның берсе “Туган тел” шигырен сөйләде.


Комментарийлар

  1. Васима:

    Молодец , мәртәбәле эш- гамәл бн мәшгүль сез Киләчәк – балалар кулында , кечкенэдэн күңелләренэ эдэби орлык салу бит бу. Уңышлар, тсәглһк телим.
    Ветеран- укытучы Салахова Васима Габдулла кызы Т Кама.

  2. Васима:

    Изге гамәл башкарасыз.. Уңышлар!

Яңа комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован.

Язучылар

Туган көннәр