Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Рәмис Латыйпов Язучылар берлегенә тәкъдим ителде

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгының татар редакциясе һәм «Интертат» электрон газетасының баш мөхәррире Рәмис Латыйпов Татарстан Язучылар берлегенә тәкъдим ителде.

«Арабызда өлгереп җиткән менә дигән прозаик яшәп яткан. Без аны күрмичә йөргәнбез. Аның иҗатының иң актив чоры. Аны Берлеккә ала алсак куаныч кына булыр иде», – диде язучы, Берлекнең Проза остаханәсе җитәкчесе Камил Кәримов.

«Казан утлары» журналының баш мөхәррире урынбасары Вакыйф Нуриев журналы китапханәсендә Рәмис Латыйповның китабы чыгып килүен хәбәр итте. «Рәмис геройларны тетрәндергеч, могҗизага тиң вакыйгалар аша үткәреп тасвирлый белә. Бик мавыктыргыч сюжет белән эшли», – дип санап үтте ул.

«Татар халкының нинди проблемасы калкып чыга – Рәмис шул мәсьәләдә интервьюларын да оештыра, публицистикада да сүзен әйтә белә. Аның миңа милләт җанлы шәхес булуы кадерле. Иҗатын сокланып күзәтәм. Ул һичшиксез безнең арада булырга тиеш», – диде халык язучысы Равил Фәйзуллин.

Рәмис Латыйпов иҗаты турында Газинур Морат, Ләбиб Лерон, Нәбирә Гыйматдинова, Әлфәт Закирҗанов фикерләрен әйтте. Ләбиб Лерон аның пьеса да язуын һәм спектакльнең Кариев театрында баруын искәртте.

Камил Кәримов Рәмис Латыйповка үзенең, Вакыйф Нуриевның, Факил Сафинның һәм Ләбиб Леронның рекомендация язуын хәбәр итте.

Алга таба кандидатура Берлекнең кабул итү коллегиясе каралачак. Коллегия рәисе – Татарстанның халык язучысы Зиннур Мансуров.

https://tatar-inform.tatar

 


Комментарийлар

  1. Динә:

    Ниһаять!) бик куанычлы хәбәр булыр иле, лаеклы кандидатура. Иң мөһиме, үз укучысын ул инде күптән барлаган язучы.

  2. Габдерәхим:

    Мин биш куллап риза!

Яңа комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован.

Язучылар

Туган көннәр

Май
7
Чт
Дания Нәгыйм
Май
9
Сб
Әхәт Хәбибуллин
Май
11
Пн
Май
12
Вт
Хатыйп Миңнегулов
Май
20
Ср
Сәмига Сәүбәнова