Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Нәфисә Сабирҗанова: лирик җанлы физик

Әлмәттә «Әдәби атнакич» мәдәни проекты торган саен халык арасында күбрәк популярлаша бара. 26 июньдә Татарстан нефтенең 60 еллыгы исм. шәһәр паркында узган җиденче очрашу — ул шагыйрә Нәфисә Сабирҗанованың «Ромашкалар» дип аталган иҗат кичәсе иде — көне буе яңгыр явып торуга карамастан аншлаг белән узды. Хәтта кайбер тамашачыларга концертны басып карарга туры килде.

Исегезгә төшереп узабыз, «Әдәби атнакич» мәдәни проекты былтырның ноябрь аенда старт алган иде. Оештыручылары — ТР Язучылар берлегенең Әлмәт бүлеге һәм «Татнефть» хәйрия фонды. Чара Нәфисә Сабирҗанованың иң популяр җырларының берсе — «Ромашкалар» җыры белән башланып китте. Аны автор үзе башкарды.

«Татнефть» хәйрия фондының мәгарифне үстерүгә булышлык итү буенча «Сәләтле балалар» программасы җитәкчесе Дмитрий Несмин шагыйрәне фонд җитәкчелегенең Рәхмәт хаты белән бүләкләде. Ул моңа мәдәниятне һәм сәнгатьне үстерүгә керткән зур өлеше өчен лаек булды.

Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары Дания Нәгыйм үз чыгышында Нәфисә Сабирҗанованың иҗатын бик ихлас, нечкә лиризм белән сугарылган, укучының күңеленә тирән үтеп керә торган дип бәяләде. Аннары шагыйрәнең бер цитатасын китерде: «Хатын-кызга күп рольләрдә, төрле образларда булырга туры килә. Мин дә төрле статусларда булдым. Әйтик, отличник синдромы булган бәләкәй укучы бала; бар нәрсәгә алсу күзлектән караучы үсмер кыз; дөньяны яхшы якка үзгәртә алуына ышанган журналист; күңел халәтен шигъри юлларга салган язучы; яшәргә өметен өзмәгән пациент; яраткан, ышанган, кичергән ир хатыны; җанын ярып бирергә әзер булган ана һәм инде иң кәттә әби! Соңгы статусы миңа иң якыны».

«Нинди генә статуста булсагыз да, сезгә бәхет юлдаш булсын иде! Шушындый, тормышны бар яклап колачлап алып бара торган хатын-кыз булып калсагыз иде!» — дип теләде Дания Нәгыйм.

Ул шулай ук берлекнең рәисе Ркаил Зәйдулла ерак сәфәрдә булу сәбәпле Әлмәткә килә алмавын хәбәр итте һәм аның Рәхмәт хатын укып күрсәтте.

«Сезнең шигырьләрегез һәм җырларыгыз йөрәкләрне эретә, аларны ишеткәч, күңелне җылы хисләр били, алар кешеләрне рухландыра һәм тормышта мәгънә табарга ярдәм итә. Иҗатыгыз, шигъри юлларга салынган ихласлыгыгыз һәм тирәнлегегез өчен рәхмәт Сезгә! Киләчәктә дә яңадан-яңа иҗат җимешләрегез белән сөендереп торырсыз дип ышанып калабыз. Сезнең талантыгыз алга таба да кояш кебек кешеләрнең күңелләрен яктыртсын, аларга яхшылыкка өмет һәм ышаныч бирсен», — диелә Татарстан Язучылар берлеге рәисенең хатында.

Казаннан килгән тагын бер кунак — Татарстан Фәннәр академиясенең Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының өлкән фәнни хезмәткәре, филология фәннәре докторы, шагыйрә Лениза Вәлиева тәбрикләү сүзләреннән соң шагыйрьләргә багышланган шигырен яңгыратты һәм Нәфисә Сабирҗановага «Габдулла Тукай энциклопедиясе»н бүләк итте.

ТР Язучылар берлегенең Әлмәт бүлеге җитәкчесе Равил Сабыр шагыйрәне чыннан да, исеменә җисеме туры килә торган бер нәфис җан, дип атады.

«Аны бар кеше дә ярата, ул да бөтен кешене дә ярата, һәркемгә Кояшым дип дәшә. Сез дә шундый булыгыз! Әнә күрәсезме, бүген көне буе яңгыр яуды. Кичәбез башланыр алдыннан гына кара болытлар каядыр эреп югалды да, дөньяны кояш яктыртты. Бөтен барлыгы белән нур чәчеп яшәүче шагыйрә ул. Юкка гына Клара Булатова үзе лаеклы ялга киткәндә Әлмәт телевидениесендәге «Җомга» тапшыруын аңа ышанып калдырмагандыр. Һәм Нәфисә ханым остазын сынатмады, 23 ел буена шушы тапшыруны югары кимәлдә чыгарып барды. Аның турында «үзе физик, үзе лирик» диләр. Лирик җанлы физик дип әйтер идем мин. Киләчәктә дә тормыштан ямь табып, матур әсәрләр иҗат ит, Нәфисә ханым, яңалыкка, алга омтылып яшә!» — диде Равил Сабыр һәм автордан проза китабын да көтүен әйтте.

Популяр башкаручыларның чыгышлары әлмәтлеләргә бәйрәм атмосферасы бүләк итте. Кичә барышында татар эстрадасының популяр җырчылары һәм композиторлары Раилә Маннанова, Алсугөл, Хәмид Маткаримов, Зилә Саримова, Мәдинә Гайнуллина, Зиннур Сафиуллиннар шагыйрәнең сүзләренә язылган халык арасында бик популяр җырларны башкардылар.

Шулай ук ТР Язучылар берлегенең Әлмәт бүлеге китаплар күргәзмәсе оештырган иде. Кичәгә килгән тамашачылар өйләренә үзләренә ошаган китапларны алып кайтып киттеләр.

 

КЫСКАЧА БЕЛЕШМӘ

Нәфисә Сабирҗанова 1964 елның 14 декабрендә Актаныш районының Шәрип авылында туа. 1987 елда Алабуга педагогия институтын тәмамлый. 12 ел Актаныш, Алабуга һәм Әлмәт районнары мәктәпләрендә математика һәм физика укытучысы булып эшли.

Студент елларында ук шигырьләр яза башлый. 2007 елда беренче шигырьләр китабы — «Кузгалуы кирәк күңелнең» (2007 ел, Казан, «Рухият») дөнья күрә. 2008 елда әлеге шигырьләр җыентыгы һәм «югары дәрәҗәдә телетапшырулар әзерләү һәм алып бару» өчен ул Р.Төхфәтуллин исм. премия белән бүләкләнә.

2013 елдан Н.Сабирҗанова ТР Язучылар берлеге әгъзасы. 100гә якын җыры татар эстрадасының чын хитларына әверелде.

2010 елда «Ел хатын-кызы» конкурсының «Хатын-кыз: мәдәният һәм рухият» номинациясендә дипломга ия була. 2012 елда аңа ТР атказанган мәдәният хезмәткәре» дигән мактаулы исем бирелде.

2014 елда аның «Икегә бүленгән гомер» исемле икенче китабы чыкты. Бу җыентык өчен шагыйрә С. Сөләйманова исм. премиягә лаек булды. 2015 елның декабрендә аңа «Массакүләм мәгълүмат чараларының телевизион хезмәткәре» номинациясендә  И.Винокуров исм. премия тапшырылды.

Н. Сабирҗанова актив иҗат эшчәнлеген туктатмый. Аның шигырьләре «Актаныш басмалары» (2020), «Күңелемә илһам килә» (2023), «Әдәби офыклар» (2023) шигъри җыентыкларына керде, «Казан утлары», «Мәйдан» әдәби журналларында, шулай ук шәһәр һәм республика газеталарында даими басылып тора. Аның «Дөнья безнең яклы», «Ромашкалар» һәм башка шигырьләренә язылган җырлары соңгы елларда «Татар җыры» һәм «Алтын Барс» дәрәҗәле республика фестивальләрендә җиңүче булды.

Резеда Шәмсуллина

Резеда Шәмсуллина фотолары

 


Комментарийлар

  1. Райлә:

    Нәфисә искиткеч хисле шагыйрә.
    Күңеле ачык,якты,нурлы.
    Аның белән аралашу җанга рәхәтлек бирә ,шуңа күрә күрешүләрне сагынып көтеп алам .

Яңа комментарий өстәргә

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Язучылар

Туган көннәр

Июл
21
Вт
Люция Әблиева
Июл
31
Пт
Лира Вәлиди
Авг
5
Ср
Мәдинә Маликова
Авг
7
Пт
Марс Яһудин