Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Татарстан Язучылар берлеге Әлмәт бүлегенең әдәби ел йомгаклары

Татар әдәбияты, Татарстан язучылар берлеге тарихында нефть төбәге язучыларының, төгәлрәге Әлмәт язучылар бүлегенең үзенең лаеклы урыны бар. С.Сөләйманова, Г.Афзал, Р.Төхфәтуллин, Ә.Маликов, Э.Мөэминова, Р.Вәлиуллин, А.Хәсәнов, И.Гыйләҗев, Н.Әхмәдиев кебек исемнәр үз вакытында татар әдәбияты мәйданын тоткан, Кара алтын төбәгендә план арты план куган чорларда да телне, татар әдәбиятын саклап калган әдипләребез.

Бүген Татарстан Язучылар берлегенең Әлмәт бүлгендә 26 язучы исәпләнә. Шулардан Мөслимдә – 4, Сарманда – 2. Азнакайда – 3. Лениногорскида – 2, Бөгелмәдә – 1, Әлмәттә – 14 язучы яшәп иҗат итә.

Узып баручы ел кешелек өчен, язучылар өчен бигрәк тә, махсус операция, өлешчә мобилизация һәм перезидент исемен “рәис”кә үзгәртү, конституциядән кайбер маддәләрнең төшеп калуы белән истә калыр. Әлбәттә бу уңайдан һәркемнең үз карашы, үз гражданлык позициясе бар. Чөнки һәркайсыбыз язучы исемен күтәреп йөри, кызыл тышлы кенәгәбез дә бар, язучы буларак халыкка әйтер сүзе дә булырга тиеш дип саныйм. Ләкин тормыш бер урында тукталып тормый. Шәхсән минем өчен, һәм монда утыручыларның барысы өчендәдер иң куандырганы Нәфисә Сабирҗанованы үзебезнең арада күрү. Бу елның иң зур позитив күренеше.

Узып баручы елда ниләр эшләнде, нинди уңышлар бар, нәрсә эшләнеп җитмәгән. Ниндирәк планнар белән Яңа 2023 елга аяк басарга җыенабыз. Бүген шул хакта сөйләшербез, фикерләшербез.

Январь аенда, гадәттә, әллә ни зур эшләр башкарырга өлгереп булмый. Шулай да, укучылар белән очрашулар башланып китә. Балалар бакчаларында, мәктәпләрдә укучыларр белән очрашуларда Таһир Шәмсуаров, Резеда һәм Лилия Фәрхетдиновалар, Минзифа Әхмәтшина, Зинаида Захарова, Резедә Шәрипова, Рәфкать Шаһиев еш булалар. Аксакалларыбыз Фоат Садриев, Мөҗәһит Әхмәтҗанов, Клара Булатовалар яшьләребезгә активлык ягыннан үрнәк күрсәтәләр.

Китап укучылар белән үз җирлегебездә генә түгел, башка районнарга да очрашуларга чыгабыз. Ел дәвамында Минзифа Әхмәтшана, Рәфкать Шаһиев – Түбән Камада, бертуган Фәрхетдиновалар – Азнакайда, Зинаида Захарова – Яңа Чишмәдә, Рәфкать Шаһиев – Лениногорскида, Минзифа Әхмәтшина – Чистай, Яңа Чишмә районнарында, Фоат Садриев, Лилия Садриева – Чаллыда, Актанышты, Әхәт Хәбибуллин – Түбән Камада, Клара Булатова – Чаллы, Сарман, Менделеевск укучылар белән очрашуларда булдылар.

23 мартта «Илһам» яшь шагыйрьләр һәм язучылар бөтенроссия конкурсының зона этаплары булды. Күчмә эшләрдә Ләбиб Лерон, Рәдиф Сәгъди, Гөлзада Бәйрәмова, Данил Салихов, Факил Сафин, Минзифә Әхмәтшиналар катнашты.

20 апрельдә Әлмәт татар дәүләт драма театрында композитор Рәис Нәгыймов һәм шагыйрь Нур Әхмәдиев истәлегенә багышланган «Без икебез бер җыр языйк әле» дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә узды. Кичәдә Әлмәт оешмасына караган язучылар, башкала кунаклары катнашты.

17 май көнне Язучылар берлегенең Тукай клубында Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, язучы-тарихчы Мирсәй Гарифның иҗатына 25 ел тулуга багышланган “Китаплы гомер” дип аталган әдәби-музыкаль кичә булды.

6 июнь көнне “Татмедиа”ның “Әдәби кафе”сында Рәфкать Шаһиевның «Элеккечә түгел без генә» дип исемләнгән яңа китабын тәкъдим итү кичәсе узды. Кичәдә, Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары Р.Җамал, “Казан утлары” журналы баш мөхәррире, язучы Р.Галиуллин, журналистлар катнашты.

Казанда, Яков Емельянов исемендәге мәдәни үзәктә күренекле яшь шагыйрә, автор-башкаручы Людмила Аланлының иҗатына багышланган “Күңелемә кояш элдем” дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә узды. Чарада Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары Илсөяр Иксанова катнашты һәм чыгыш ясады.

Татарстан Язучылар берлеге оештырган “Үлемсез Әдәби полк” кысаларында Әлмәтнең “Идел буе халыклары әдәбияты” китапханәсендә очрашу булды. Чарада Казаннан Галина Зәйнуллина, үзебезнекеләрдән Р.Шаһиев, М.Әхмәтшина, Лилия һәм Резеда Фәрхетдиновалар катнашты.

18 август көнне балалар язучылары Лилия һәм Резеда Фәрхетдиновалар Әлмәт шәһәренең Яшьләр үзәге алдында уза торган “Городская гостиная” проекты кунаклары булдылар.

26 август көнне Саба районында Әдәби Сабан туе үтте. Монда әдәби марафон җиңүчеләрен бүләкләделәр. Өченче урында – Әлмәт районы. Җиңүчеләрне Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары Илсөяр Иксанова бүләкләде.

Әлбәттә, М.Җәлил, Г.Тукай туган көннәр, Җәлилчеләрне искә алу традицион рәвештә үтә. Бу һәр районда, һәр төбәктә үз тәртибе белән. Шулай да, бү көннәрдә язучылар активрак булсалар иде диясе килә.

21 нче февральдә билгеләп үтелә торган Туган тел көне төбәктә шактый җанлылык тудырда. Күп кенә түрәләрне дә бераз айнытып җибәрде. Шәһәрдә һәм районда “Язучы дәрес үткәрә” дигән акция укучыларны гына түгел, әти-әниләргә дә нык тәэсир итте.

Авыл, район, шәһәр китапханәләрендә, мәктәпләрдә, балалар бакчаларында узган әдәби очрашулар халыкның әдәби сүзгә, тере язучы белән очрашуга мохтаҗ булуларын күрсәтә. Әлбәттә, йөзәрләгән кеше килмәсә дә ул очрашуларга, килгән 10-15 китап, әдәбият сөюче арасында чын-чынлап синен иҗатын, татар әдәбиятының бүгенге торышы белән кызыксынучы табыла. Ел дәвамында, оешмада булган һәр язучы укучылар белән очрашмый калмый. Әлбәттә, арада бик актив төстә очрашуларда йөрүчеләребез бар. Нигездә алар үзләренең керем кертә, акча эшли торган төп эшләреннән лаеклы ялга чыккан өлкән яшьтә булган язучыларыбыз. К.Булатова, Ф.Садриев, М.Әхмәтҗанов, Р.Хәбибуллина, З.Захарова, Р.Ахунҗанова, И.Нәбиуллина, Т.Шәмсуаров, Д.Гарифуллин, М.Әхмәтшина, М.Гарипов, Р.Габделхаковалар һәрвакыт үз укучылары янында булырга тырышалар. Болардан тыш, Р. Һәм Л. Фәрхетдиновалар, Р.Шаһиев, Е.Аничкина да әдәбият сөючеләрнең яраткан авторлары. Гомумән, бүген Әлмәт төбәге әдәбияттан читтә яши дип әйтеп булмый. Сарман, Азнакай, Мөслим, Лениногорск районнары үзләрендә туып-үскән язучыларның иҗатын өйрәнү, пропагандалауны, аларга хөрмәт күрсәтүне югары кимәлдә оештыралар. Мона ел саен Мөслимдә уздырыла торган татар әдәбияты көннәре дәлил. Мөслимнәр әдәбиятны да, якташларын да зурлый беләләр. Шуны әйтеп үтәргә кирәк, Мөслимдә Тукай скверында быелгы Г.Тукай премиясе лауреаты Ләбиб Леронга элмә такта куелды.

Быел Татарстан китап нәшриятында балалар өчен Т.Шәмсуаровның “Җырчы чикерткәләр”, Р.Фәрхетдинованың “Урам керми уйга” китаплары, Р.Габделхакованың Рухият нәшриятында “Язлар җиткәч кайтырмын”, Н.Әхмәдиевның рус телендә шигырь җыентыгы (Е. Аничкина тәрҗемәләре дә бар) китаплары дөнья күрде. Шулай ук Р.Шаһиев, Т.Шәмсуаров, М.Әхмәтшиналарның иҗатлары гомуми җыентыкларда басылды.

18 апрель көнне Мөслим районы Үзәк китапханәсендә әдәби иҗат белән шөгыльләнүче мәктәп укучыларының әсәрләре тупланган “Талантлы син, туган җирем!” исемле шигъри җыентыкны тәкъдим итү бәйрәме узды. Бу – Мөслим төбәге яшь иҗатчыларының икенче китабы. Анда кырыкка якын баланың әсәрләре урын алган. Бәйрәмдә ТР Язучылар берлеге рәисе урынбасары, Чаллы бүлеге җитәкчесе Факил Сафин, Фоат Садриев, Мөҗәһит Әхмәтҗанов, Лилия Садриева, Лилия Гыйбадуллина һ.б каләм әһелләре, укытучылар, китапханәчеләр катнашты.

Шулай ук “Казан утлары”, “Мәйдан” журналларында, Р.Шәрипова. Р.Габделхакова, З.Захарова, К.Булатова, Т.Шәмсуаров, Ф.Садриев, М.Әхмәтҗанов, Д.Гарифуллин һ.б. авторларның әсәрләре даими басылып тора. Әлеге журналларның электрон вариантларында, “Авыл хатыны / Сельчанка”, Әдәби марафон һ.б. төркемнәрдә безнең язучыларның әсәрләре даими куеп барыла. Бик яратып кабул ителәләр. Кайбер әсәрләр 30-50 мең карау җыя.

М.Гарипов, М.Әхмәтшина кебек каләмдәшләребез төбәк тарихы белән бик мавыгып, нәтиҗәле эшләп киләләр. Рәсәйнең төрле төбәкләренә фәнни –гамәли конференцияләргә йөриләр, чыгышлар ясыйлар. Сөембикә бәете белән Бөтен Россия “Милли моң” мөнәжәтлар бәйгесендә М.Әхмәтшина 1 урынны алды.

Үзем исә “Әлмәт таңнары” газетасында Ү.Саттаров, К.Булатова, Ф.Садриев, Р.Хәбибуллина, Р.Габделхакова, З.Захарова, Р.Шәрипова, М.Әхмәтшина, Т.Шәмсуаров, Н.Сабирҗанова, Л.Аланлы, Н.Әхмәдиев һ.б. иҗатларын биреп барам. Оешмага караган һәр язучы турында республика һәм район вакытлы матбугатында иҗатларын яктырткан мәкаләләр бастырам. Максатым, төбәктә яшәп иҗат итүче язучыларыбызның иҗатын укучыларга җиткерү, әдәбиятны популярлаштыру. Бу хакта “Ком сәгате” тапшыруында әйтеп киттем.

Ф.Садриевның, Р.Габделхакованың әсәрләре башкала театрларында да, Әлмәттә дә зур уңыш белән бара. Гомумән, язучылар берлеге гомер-гомергә театр белән бер булып, бердәм булып эшләгән. Шуңа күрә театрдагы яңалыклар, премьералар турында “Мәдәни җомга” газетасына, “Сәхнә” журналына язып барырга тырышам. Әле соңгы премьера, Л. Толстойның “Власть тьмы” әсәре “Дөм” исеме белән минем тәрҗемәдә сәхнәгә куелды.

Әлмәт язучылар бүлеге һәрдаим нефтьчеләребезнең ярдәмен тоеп яши. Гомумән, без аларга бик рәхмәтле.

Әлмәт шәһәрендә модернизация «Мәдәният» милли проекты кысаларында һәм «Татнефть» хәйрия фонды ярдәме белән “Яңа буын китапханәсе” ачылды. Заманча һәм уңайлы киңлектә электрон китапханәләр, 3Д принтерда иҗади остаханәләр, лазер гравирование станогы, кулинария студиясе, кофе кибете, начар ишетүче һәм начар күрүче балалар өчен эш урыннары, сәламәтлек мөмкинлеге чикләнгән коляскалы балалар да керә алсын өчен махсус җайланма бар. Чарада район башлыгы Тимур Нагуманов, «Татнефть» хәйрия фонды директоры Ренат Мамин, язучылардан Р.Шаһиев, М.Әхмәтшина, журналистлар катнашты.

Әлмәт җирлегендә әдәбиятка югары дәрәҗәдәге мөнәсәбәтнең тагын бер үрнәге, ул “Рухият” нәшриятында басылган китапларны тәкүдим итү кичәсе. Ел саен басылып чыккан 10га якын китапның авторын, мөхәррирен, рәссамын сәхнәгә дәшеп, аларга сүз биреп хөрмәт күрсәтелә. Режиссер, һәр китапны башыннан азагына кадәр укып, һәр китап эчтәлеге буенча авторның йөзен күрсәтерлек, эчтәлеген ачып бирерлек кечкенә бер спектаклҗ әзерли. Бу урында, Әлмәт татар дәүләт драма театры артистлары (директоры Ф.Б. Исмәгыйлева) зур рәхмәткә лаек. Вакытларының тыгыз булуларына карамастан Татнефть вәкилләре үзләре дә бу чарада катнашалар. Эксперт комиссиясенә эшләр кабул иткәндә дә Казан да, Әлмәт һәм Чаллы бүлекләренә дә бердәй игүтибар бирелә. Шулай ук барып алу, илтеп кую, авторларга да, эксперт комиссиясе вәкилләренә дә, редакция хезмәткәрләренә дә илтифат, хөрмәт күрсәтелә. Чара, чын мәгънәсендә китап, әдәбият бәйременә, язучыга хөрмәт күрсәтүгә әверелә. Мондый эшне Татарстан китап нәшрияты үзенә матур бер үрнәк итеп алса начар булмас иде. Быелгы китап бәйрәме 6 декабрьдә “Әлмәт” иҗтимагый-мәдәни үзәктә узды.

Гомумән, без үзебез нефтьле газлы һава иснәвебезгә күрә, азмы-күпме әҗерен күрәбез.

Резолюция.

• Алдагы елга иҗат активлыгын арттырырга, оешмага яшь, талантлы каләм ияләрен тартырга, берлеккә кабул итү юнәлешендә эшләргә;
• Татарстан Язучылар берлегенең Әлмәт бүлеге оешканга 60 ел уңаеннан профессиональ һәм берлеккә кермәгән язучыларның иҗатын туплап Рухият нәшриятында җынтык чыгару;
• Әдәби марафончыларның “Әдәби сабан туе”н үзебезнең районда үткәрү мәсьәләсен хәл итәргә;
Әлмәттә районында апарель аенда Әдәбият көннәре үткәрү мәсьәләсен сөйләшергә;

 


Язучылар

Туган көннәр