2019 елны әдәби журналларда дөнья күргән әсәрләр белән танышып чыкканнан соң, аларны хәзерге әдәби барыштагы урыны, әһәмияте ягыннан бәяләү кирәклеге сизелде. Шуңа бәйле төстә әдәби текстларның хәзерге прозада стиль тенденцияләрен, агым-юнәлешләрне дәвам итү, яңа юл сызу потенциалы күз уңыннан үткәрелде.
Әдәбият галиме Д.Заһидуллина карашынча, 1980-2000 елларда ук классик реализм, романтизм, модернизм сыйфатларын кабат әдәби барышка кайтарган бүгенге проза чынбарлыкны кеше язмышына йогынты ясый торган төрле хәл-әхвәлләр тупланмасы итеп тасвирлау, тәртипсез тормыш ситуацияләрендә кешене иң мөһим кыйммәт итеп күтәрү аша «постреализм» дәверенә аяк атлады. Постреализмга күчеш әдәби әсәрләрнең һәм эчтәлек, һәм форма җәһәтендә чагылыш тапты.
Соңгы елларда татар прозасының милли тормышка йөз белән борылуында тарихи-биографик материалны әдәби әйләнешкә кертеп тәкъдим иткән роман, повесть, хикәяләрнең күпләп язылуы әһәмияткә ия. Мондый әсәрләр укучыда тарихи күзаллауларны киңәйтүгә, милли үзбилгеләнүгә хезмәт итәләр. Быел басылган әсәрләрдә постреалистик роман авторлары аерым игътибарны инкыйлаблар, шәхес культы фаҗигаләрен фаш итүгә юнәлтә. Әсәрләрдә кулга алулар, рухи азатлык өчен көрәшү мотивлары лирик-экзистенциаль яссылыкта тәкъдим ителә. Бу җәһәттән Р.Туфитулованың “Язмыш җиле” романы тарихи-биографик материалны әдәби әйләнешкә кертү ягыннан әдәби барышта үз урынын һичшиксез алачак әсәр буларак кабул ителә. Милләтебезнең йөзек кашы булган Гөлсем Камалова-Акчуринаның гыйбрәтле язмышы аша әдибә камил татар хатын-кызы образын сакральләштерә. Хатын-кыз образында типик һәм архаик сыйфатларның үрелеп китүе, бүгенге прозаны ХХ йөз башы татар фәлсәфи, модернистик әдәбияты белән интертекстуаль бәйли.
Постреализмга хас булган чынбарлыкны кеше язмышына йогынты ясый торган төрле хәл-әхвәлләр тупланмасы итеп тасвирлаганда Г.Тукай, Г.Исхакый, М.Бигиев, Ф Әмирхан, Ф.Кәрими, Й.Акчура һ.б. зыялылар белән аралашкан ханым образы Ф.Бәйрәмованың постколониаль тенденциягә юл ярган моңарчы басылган романнарындагы эздән эшләнгән. Укымышлы, инсафлы, саф күңелле, гаярь табибә туташ, мөгаллимә ханымның тетрәндергеч язмышы үрнәгендә язучы бүгенге милли вәзгыятьтә гыйлемле хатын-кыз урыны, әдәбе, рухы турында уйланырга, үрнәк алырга чакыра кебек. 1917 елдан соң төзелгән тормышның әхлакый нигезләре һәм милли кыйммәтләр хакында уйланырга мәҗбүр итүче әлеге әсәр совет чоры идеологиясе хакындагы мифны җимерүгә юнәлтелә.
Бу урында Тукай темасына кагылышлы әсәрләр рәтендә М.Әмирхановның “Саҗидә” повестен билгеләп үтә тиеш. Романтик башлангычлы әлеге повесть саф йөрәкле татар хатын-кызы образын сакральләштерүнең гүзәл үрнәге булып укучы күңелендә дә, әдәби барышта да үз урынын яулый. А.Әхмәтгалиеваның моннан берничә ел элек язылган, быел китап булып басылган “Туташ” романын да искә алсак, хәзерге татар прозасында бу тема һәм мотивның тенденция хасил итүен ассызыкларга мөмкин.
Яңадан кайтып, постколониаль тенденциягә йөз тоткан әсәрләр арасында Р.Шәйдуллина-Муратның “Карт шомырт хатирәсе” романын билгеләп үтик. Язучы совет системасының фаҗигале тарихын, хөкүмәтнең кешеләрне колларга әйләндерүен проблема итеп куя, моның өчен постреализм мөмкинлекләренә мөрәҗәгать итә. Әсәр автобиографик җирлекле. Романда урын алган образ һәм мотивлар әдибәнең берничә ел элек дөнья күргән “Ялантауга ай кунган” әсәрендә дә урын алган иде. Милли яшәешне юк иткән совет җәмгыятенең сурәте романда фаҗигале язмышлар, натуралистик картиналар, романтик мәхәббәт сызыклары аша бөтен тетрәндергеч чынлыгы белән күз алдына бастырыла. Әдибә карт шомырт, юртак-аргамак образларын символик уйнатып, совет җәмгыятенең җинаятьчел асылын милли- фәлсәфи яссылыкта тасвирлауга ирешә. Шул рәвешле, быелгы романнарда постколониаль тенденция абсурд яшәеш ситуацияләрендә көчле хатын-кызны күтәрүгә алына. 2019 елда дөнья күргән әлеге постреалистик әсәрләр татар хатын-кызының сынмас-какшамас рухын, гүзәллеген мифлаштыра, сакральләштерә. Чынбарлыкны хаос халәтендә тасвирлап, татар әдибәләре шушы тәртипсезлекне аңлаган һәм үзләрендә гармониягә китерерлек көч тапкан милләт аналары образларын тудыралар.
Шәхес культы темасы акрынлап бүгенге татар прозасында хикәя һәм повесть жанрларына күчә, Совет чоры тарихын тоталитар режим тарихы буларак карау шушы тема белән бәйле тагын бер тенденция хасил итә. Постреализмга мөнәсәбәтле повестьлар арасында Альберт Гаделнең “Итекче” повесте советчыл мифны җимерүгә юнәлтелгән шәхес культы сынауларын тасвирлаган бәян буларак игътибарга лаек.
Бу урында А. Әхмәтгалиеваның “Таң чыкларын җил үбә” исемле камил эшләнгән, әдби мирасыбызның классик фондына керәчәк хикәягә тукталу әһәмияткә ия. Хикәядә демифологизация максатыннан символлаштыру, психологизмның дәшми калу алымы ярдәмендә автор фаҗигале мәхәббәт тарихын бәян итә. Сөйгәгенен энекәшен саклап калып төрмәгә эләккән Әнвәр белән, булачак каенанасын яклап калып төрмә газабы үткән Гөлчирә язмышын тасвирлап, әдибә совет җәмгыятенең җинаятьчел идеологиясен әрнүле-экзистенөиалҗ пафос белән тетрәндергеч итеп бәяли. Төрмәдән кайткач, аны бәхетле итә алмам дип янына якын бармаган Әнвәр, каенана булырга тиешле Нәфисә тиң санамаган Гөлчирә гомер соңында очрашкан мәлдә бер-берсенә яшьлектә ни булганы хакында әйтмиләр. Иң тетрәндергәге, уңышлысы да –сөйгән яралар өлкәнәеп очрашкан мәлдә бер-берсенә күңелдән әйтеп, ләкин телдән әйтми торган мәлне эчке монолог белән бәян итү.
Тарихи-биографик материалны роман жанры кысаларында тәкъдим иткән әсәрләрдән Р.Корбанның “Ватан” романын билгеләп үтү тиеш. Муса Җәлил язмышын тасвирлауга соңгы ярты гасырда язылган дистәләгән булсын фәнни, булсын әдәби текстлардан соң, билгеле, укучы бу темага алынган язучыдан яңа сүз, яңа эчтәлек көтә. Әдип шагыйрьнең батырлык тарихын тасвирлауда укучыга мәгълүм материалны хәтердә яңарта, гаилә тарихын җентекләбрәк тасвирлауны тиеш таба.
Тарихи вакыйгаларга тарихи-сәяси түгел, бәлки публицистик бәя алгы планга чыккан әдәби текстлар рәтенә Р.Мөхәммәдиевнең “Ак кәгазь нидән саргая” әсәрен кертү урынлы булыр. Киң катлам укучыда көчле резонанс тудырган әлеге романда автор позициясе әйдәп бара, вакыйгалар хәтер мотивы тирәсенә җыйнала. Романда шәхескә бәйле мифны җимерүгә юнәлтелгән автор концепциясе тарихи-сәяси бәя белән тоташып китә. Әсәрдә төрле стильләр берләшүе, бер үк вакытта авторның экзистенциаль-сызланулы тавышы өстенлекле булу әсәрнең жанрына мөнәсәбәтле каршылыклы фикерләр дә уята. Әлеге текст әдәби барышта шәхескә бәйле мифны җимерү омтылышы кебек бәяләнә ала.
Соңгы еллар прозасында автобиографик җирлекле әсәрләр шактый языла. Мондый әсәрләрне язучы автор шәхси тормыш сәхифәләрен тәкъдим иткәндә беренче чиратта әдәби барышка мөнәсәбәтле уйланырга тиешледер. Әйтик, узган гасырның икенче яртысында соцреализм чикләүләре дәверендә классик язучыларыбыз шәхси тормышларына мөнәсәбәтле документаль фактларны әдәби әйләнешкә керткәндә, хакыйкатьне язу омтылышын алга куялар. К.Кәримовның быел басылган “Исемсез хат” романында Мәһдиев стилен үз итү дә сизелә, авторның позициясе дә һәрчак аерымачык тәкъдим ителә. Ләкин әдәби барыш яссылыгына куеп бәяләгәндә һәм әдәби эшләнеше, һәм кыйммәте җәһәтенән роман аерым сораулар тудыра.
Форсаты белән ассызыклап үтик: югарыда билгеләп үтелгән һәр романда диярлек авторларның публицистик өстәлмәләре текстларның әдәби эшләнешен беркадәр зәгыйфьләндерә. Моннан ике дистә еллар элек Р.Зәйдулла милли прозага публицистиклыктан азат, символаштыру аша автор тавышын ишеттерүгә йөз тоткан әдәби текстлары белән сөендергән иде. Алда әйтелгән романнардан аермалы буларак, әдипнең быел басылган “Кол Шәриф” романыннан өзек тә шундый ук камил эшләнә башлаган тарих роман кебек кабул ителә.
Постреализм юнәлешендә язылган повесть жанрына мөнәсәбәтле әсәрләр арасында традицион алымнарга мөрәҗәгать итеп, үткән гасыр фаҗигаләрен тасвирлаган, чор проблемаларын алга куйган, аларны әхлакый мотивлар белә үреп биргән әсәрләр игътибарны җәлеп итә. Шулар арасында Т.Галиуллинның “Сукыр Гаваз” әсәре укучы мәхәббәтен яулаган әсәр буларак билгеләп үтелде инде. Әдип мәхәббәт һәм батырлык тарихын Ватан сугышы фаҗигасе белән үреп бирә, каләменә хас булганча, чорның реалистик сурәтен кеше язмышына хәлиткеч йогынты ясый алырлык вакыйга аша тергезә. А.Гыйләҗевнең «Яра» повестендагы мотивны дәвам итүче әсәр кебек кабул ителгән әлеге әсәрдә автор батырлар турындагы төрки-татар мифлары һәм әкиятләре белән сөйләшү хасил итә, сугыштан күзләрен югалтып, гарипләнгән солдатның туган нигезенә кайтуын, гаилә кору, кеше гомерен саклап калып, һәлак булу тарихын сөйли.
2019 елны дөнья күргән повестьлар арасында шартлы-метафорик кимәлгә мөрәҗәгать иткәннәре дә бар. Бу урында Н.Гыйматдинованың “Шундый инде без…” повестена тукталу кирәк. Әсәр татар җәмгыятенә пародия итеп уйланылган. Гадәти булмаган кешеләрне, башка шартларда яшәүче геройларны үзәккә куеп, язучы әдәби әсәрдә уен, шартлылык хасил итә. Повесть сюжеты центаврлы Галибнең оныгы Мирзамны Җирдәге тормышның абсурдлыгын төзәтү һәм яңа татай милләтен үрчетү максатыннан яңа планета – “Җәннәт почмагы” төзү өчен яшь пар алып кайтырга дип Җиргә җибәрү кебек уйдырмага корыла. Язучы авыл көнитешен тәнкыйтьли, ирония һәм гротеск ярдәмендә җәмгыять моделен тергезә. Башка планетадагы тормыш идеаль, үрнәк тормыш моделе кебек тәкъдим ителә. Сыер авылына изге максат белән кайткан Мирзам азгынлык, битарафлык чоңгылына чумган халык белән очраша. Руд, татай, шибан, Сыер, Каган кебек ачкыч сүзләрне уйнатып, язучы ил-җәмгыятьтә барган мәгълүм вакыйгаларга пародия бирә, җәмгыятьтәге хәлләр исә коллектив аң төпкелендәге авыру кебек аңлана. Шул рәвешле, ике гасыр чигендә З.Хәким прозасында юл ярган тенденция бүгенге прозада Н.Гыйматдинованың повестенда уңышлы гына дәвам иттерелә.
Бүгенге әдәби барышта шартлы-метафорик прозаның фантастик шартлылыкны тергезгән агымы Фәрит Имамовның “Вакытсыз вакыт”, Рәмзия Габделхакованың “Кышлар үткәч кайтырмын” повесть-романнарында хасил була. Аларда тергезелгән дөнья, беренче карашка, чынбарлык кебек тоела, ирреальлек чиктәш халәт ярдәмендә хасил була. М.Кәбировның “Дога” повестенда постмодернистик поэтикага мөнәсәбәтле кайбер алымнар урын ала.
Бүгенге прозада традицион рәвештә психологизмга, хикәяләүнең эмоциональ киеренкелегенә аерым игътибар бирелә. Бу яссылыкта Әмирҗан Моталлаповның “ Гаилә”, Кәрим Караның “Җиләкле алан”, Илдус Диндаровның “Каршылыклар кыры”, Хисаметдин Исмәгыйлевның “Калымчы Җәүдәт”, Әхәт Сафиуллинның “Кытай Гайфулла”, Ф.Җамалетдинованың “Галәм гөле ташны ярган…” повесьлары игьтибарга лаек. Әйтергә кирәк, соңгысы икесе жанр формасы ягыннан күбрәк озын хикәягә тарттым текстлар. Галимнәр карашынча, хәзерге прозада да Ә.Еникидән башланган озын хикәя үрнәкләре бар (В.Аминева, Д.Заһидуллина). Әйтик, А.Сәләхованың быел басылган “Кулдашым” хикәясен Д.Заһидуллина шул жанр үрнәге буларак бәяләргә тәкъдим итә. “Мондый жанр формасы – татар әдәбиятының зур казанышы, аны ерактан килгән үстереп алып китү сәләте турында сөйли”, – дип белдерә галимә. Әгәр быел басылган әсәрләрнең әдәби барыштагы урыны хакында сүз алып барабыз икән, тагын бар фикергә игътибар иттерәсе килә: “ХХ гасыр уртасындагы “озын хикәя” татар әдәбиятында соцреализм кысаларыннан арыныр, романтик, психологик проза традицияләрен кайтарыр өчен кирәк була”.
Хикәя язучы әдипләребез арасында татар классиклары әсәрләрендәге символлаштыру, лиризм, психологик анализ алымнарын иркен кулланганныры бар. Бу яссылыкта Л.Әбударовваның “Пимадур”, Фирдәвес Зарифның “Мин дөньяны күрәм”, Ф.Садриевның “Алмалы күлгә китү”, Чулпан Хаҗиеаның “Әсәлем”, Фирүзә Җамалетдинованың “…Кисмә безнең канатларны” хикәяләрен билгеләп үтеп була. А. Абдрахманованың “Син – каһвә” хикәясен Д.Заһидуллина әдәби алымнар куллану, шартлы-метафорик кимәлгә мөрәҗәгать итъ җәһәтеннән яңа дулкындагы әсәрләрнең дәвамы булырлык дип бәяли.
Әйтергә кирәк, быелгы прозада хикәя жанры узган елгы прозадан шактый калыша.
Җыеп әйткәндә, әдәби барыш күзлегеннән бәяләгндә быел басылган уңышлы әсәрләрнең күпчелеген демифологизация алымы берләштерә. Бер әсәр тукымасында публицистика, фактологик материаллар, автобиографик яки биографик күзәтүләр, фәлсәфилек, лиризм үремтәгә үрелә. Күренгәнчә, татар прозасының үзгәрешен әлегә роман жанры алып бара. Роман жанры эпик төргә сәяси, иҗтимагый, фәлсәфи проблемаларны бергә тупларга мөмкинлек бирә. Шул ук вакытта эчтәлектә иҗтимагый проблематикадан – милли проблематикага күчә бару, һәр очракта да милли мәсьәләләрне калкуландыру быелгы прозаның да үзенчәлекле сыйфаты булып тора. Бер үк вакытта бүгенге прозада шартлы-метафорик формага өстенлек бирү, тулысынча шартлы модельләр кору омтылышы сүлпәнәюен, әдәби текстларнын кыйммәтен публицистик чигенешләр киметүен дә билгеләп үтә кирәк.