Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

2023 елгы татар прозасына күзәтү. Гомәр Даутов доклады

Чыгышымның ике вариантын озак уйлап йөрдем: беренчесе, традицион рәвештә, «әдәбиятыбыз үсә, заман куйган таләпләрне үзләштерә», «язучы әсәрендә гуманистик идеяләр үткәрә», «иҗатында әхлакый кыйммәтләр урын ала» дигән сүзләр белән, баллап, тәмләп, йоклатучы, борчымаучы стильдә, дип күзалладым. Болай иткәндә, язучы агайлар чыгышны тәмамлагач яныма килерләр, җилкәдән кагып, «маладис», «бик төпле» диярләр, дустанә елмаерлар иде. Миңа да рәхәт булыр, бурычым үтәлгән, дусларым арткан, бәлки, тамак та чыланыр иде…

Ләкин борынгы юнан фәлсәфәчесенең ерак гасырлар киртәсен очып чыгып, безнең көннәргә килеп ирешкән «Сократ миңа дус, әмма хакыйкать кадерлерәк» дигән сүзләре бар бит, шуңа күрә хакыйкатьне якынрак итәргә булдым. Әлбәттә, һәркем хакыйкатьне үз каланчасыннан чыгып күрә, үз карашыннан чыгып бәяли, фәкыйрегез дә кагыйдәдән чыгарылма түгел, ләкин әйткәннәремне нигезләргә һәм мисаллар ярдәмендә исбатларга тырышырмын.

Беләбез ки, бездә тәнкыйть авыр кабул ителә, яман эш дип бәяләнә, әсәрен язучы күрергә теләгәнчә бәяләмәсәң, аның дошманына әвереләсең. Әлбәттә, Хәсән Туфан әйтмешли, «атабыз әдәбият, анабыз шигърият» хакына Айдар ага Хәлимнең телефоннан шалтыратып сүгүенә, Фәүзия Бәйрәмованың матбугат битендә «сексуаль маньяк» дип атавына түзәргә була, ә Вахит Имамов кебек «Мәдәни җомга» газетасына юлны бикләп куюы шактый кыенлык тудыра бит.

Хәтта үзара сөйләшкәндә, фикерләшкәндә дә, берәр әсәр хакында фикереңне әйтсәң, «нигә бәйләнәсең, үзең яз, шәбрәк итеп яз» дип, авызны томалап куялар. Бик якын танышым, күренекле галим-текстолог Раиф Мәрданов та бервакыт миңа: «Тукайның «дөньяны пакьлим дип, үзем керләнеп беттем» дигәне кебек буласың бит, тәнкыйть язганчы, нигә үзең берәр әдәби нәрсә язып карамыйсың? Телең ярыйсы гына», – дигән иде.

Шуны билгелик, әгәр ХХ йөз башында милләтнең исән калу-калмавы уку-укыту системасына бәйле булып, мәгърифәтче бабаларыбыз һәм зыялыларыбыз җәдид мәктәпләре булдырып, моны югары кимәлдә башкарып чыга алсалар, бүген ХХI гасырда, мәгариф билгеле бер кануннар кысасында булганлыктан, бу вазыйфа әдәбият өстенә йөкләнә. Ничекме? Бик гади – укучы кызыксынып укырдай әсәрләр иҗат итеп. Маҗаралы, вакыйгалы, цифрлы технологияләр шартларында бәләкәй күләмле текстка күп мәгълүмат тутырылган форматка өйрәнгән замандашыбыз ихтыяҗларын канәгатьләндерә торган әсәрләр иҗат итү аша. Әлбәттә, Галиҗанәп сүзнең тәэсир итү көчен һич инкарь итеп булмый, аңлаганнар аңлый, тәм таба, ләкин бүгенге көндә, Задорнов «СМС буын» дип атаган яшьләргә без укып үскән, эстетик ләззәт алган әдәбият инде тәэсир итми, итми генә түгел, хәтта мәҗбүр итеп тә укытып булмый. Әлбәттә, монда төп рольне мәктәпләрдә татар теле укытуның торышы да, кулланылыш даирәсе кимүе дә зур роль уйный.

Рузилә Мөхәммәтова да Айгөл Әхмәтгалиевага биргән интервьюсында «Хәзер театрга килгән яшь артистларда тел тәмен тоемлау ни дәрәҗәдә? Татарга сөйләсә дә, тәмен, аһәңен тоямы алар?» – дигән сорауга, «Юк. Тоймыйлар. Һәм без моны кабул итәргә тиеш, чөнки башкача булмый. Бу проблема бар, һәм без аның белән яшәргә тиеш булабыз», – дип җавап бирә. (»Мәйдан», 2024, №3)

Миләүшә Галиуллина мәктәп дәреслекләренә кергән драма әсәре буенча спектакль карарга класслары белән килгән балаларның зур күпчелеге тәрҗемә наушниклары киюен, тамаша барышында үзләрен тәртипсез тотуларын яза. Татар балаларының театрда үзләрен әнә шулай тотулары сагайта, бу инде тел белән бергә безнең милләткә хас булган менталитетның җуелуын күрсәтә. Ләкин, шагыйрь әйтмешли, «я дөньяны үзгәртәм мин / я булмаса, үзем үзгәрәм», әдипләребезгә, телибезме, юкмы, глобальләшү афәте тудырган әнә шундый буынга ориентлашырга, аны кызыксындыра, формасы, хикәяләү рәвеше, темасы белән үзенә ияртә торган, асылына тәрбияви эчтәлек салынган әсәрләр язарга кирәктер.

Зур үзгәрешләр чорында яшибез. Моны хакимият тә таный, фән дә аңлата, халык та үз җилкәсендә тоя. Шундый вакытларда үткәннәргә мөрәҗәгать итү көчәя. Узган гасырның 90нчы елларында да шулай булды. Владимир Путинның Карлсонга интервьюсын анализлап, Искәндәр Измайлов Президентның тарихка экскурсиясенә мондый аңлатма бирә: «В общественных науках считается, что производство и транслирование смыслов в отношении прошлого – это важнейшая часть общей политики любой власти в эпоху модерна*… Тут вспоминаются слова французского ученого Жака Ле Гофора: «Большая часть обществ рассматривала прошлое как модель для настоящего».

Әдипләребез, бу очракта, кагыйдәдән чыгарылма түгел, Аллага шөкер, данлы үткәнебезгә, еш дисәк тә була, мөрәҗәгать итәләр. 2023 елда төп журнал булган «Казан утлары»нда Фирдүс Гыймалтдинов, Рабит Батулла, Вахит Имамов, Марат Әмирхан әсәрләре урын алган.

Фирдүс Гыймалтдиновның, Хатип ага Миңнегулов сүзләре белән әйткәндә, «татарны татар иткән» Алтын Урда дәүләтенең иң югары үсешкә ирешкән чорда идарә иткән ханы турындагы «Үзбәк хан» романын укый башлагач, инде И.Егинның Рөстәм Галиуллин тәрҗемәсендә шул ук исемдәге әсәреннән соң, «Бу хан турында тагын нинди яңа сүз әйтеп булыр микән», «Бүтән тема беткәнмени соң» дигәнрәк уйлар килгән иде, ялгышканымны бик тиз аңладым.

Күкрәп, гөрләп утырган, дөньяда беркемнән дә, бернәрсәдән дә курыкмыйча, хәтта шәһәрләрен саклау өчен таш диварлар коруны да кирәксенмичә яшәгән, ул вакыт геополитикасында төп урынны алып торган Алтын Урда дәүләте таркалып юкка чыккан, калаларының урыны да калмаган, хәтта исеме дә рәсми тарихта тискәре бәя алган. Ни өчен шулай? Нәрсә, нинди сәбәпләр китергән мондый фаҗигагә? Бу сораулар мине студент вакыттан алып бүгенге көнгә кадәр тынгы бирми, бу хакта укыганда да, аннан соң да Миркасыйм Госманов, Искәндәр Гыйләҗев, Җәүдәт Миңнуллин кебек тарихчы галимнәрдән сорап аптыратканым, ләкин канәгатьләндерерлек җавап алганым булмады. Тарихи темага язучы әдипләребезнең һәрвакыт «татар бит инде ул, дуслык булмаган, бер-берсе белән сугышып ятканнар» дигән сүздән ары китә алганнарын хәтерләмим.

«Үзбәк хан» романы, әлбәттә, бу сорауларга тулысынча җавап бирә алмый, әмма анда Алтын Урда дәүләте үзенең бөтен каршылыклары белән тасвирланган. Автор ул чорда барган тарихи процессларга бүгенге политтехнологияләр күзлегеннән чыгып бәя бирергә тырышкан, дәүләт һәлакәтенең сәбәпчесе булып объектив тарихи процесслар «плюс» шул чор иҗтимагый, сәяси, дини һәм әхлакый факторлар җыелмасы булган аерым шәхесләр эшчәнлеге икәнлеген күпмедер дәрәҗәдә ача алган. Шагыйрь әйтмешли, «без ким түгел җирдә һичкемнән», татар дәүләтләренә дә сарай интригалары, хатын-кыз мәкере, хакимияткә омтылыш һич тә чит булмаган, романның көче исә шул факторларның ролен бүгенге укучы аңлаган җирлектә бирүдә, бүгенге төшенчәләр ярдәмендә яктырта алуда.

Күп кенә тарихи әсәрләрдә татар хакимнәре арасында конфликтларның башланып китүен шәхси амбицияләргә, материаль байлыкка кызыгуга нигезләнеп аңлатудан аермалы буларак, Фирдүс Гыймалтдинов ханлыкның ролен, аерым шәхесләрнең омтылыш һәм эш-хәрәкәтләрен субъективизмга гына кайтарып калдырмый, читтән йогынты ясардай объектив сәбәпләрне дә таяныч итәргә тырыша.

«Бердәм булмаганнар», «байлыкка сатылганнар» дип бабаларыбызны сүгү рәхәт ул, без аларны тәнкыйтьләү яктылыгында үзебезне гаять тә акыллы күреп кинәнәбез генә. Ләкин Иблис бар, аның иң көчле котырту коралларының берсе булган хакимияткә омтылыш бар. Әнә шул омтылышның нинди дәһшәт икәнлеген Фирдүс Гыймалтдинов сарайдагы йогынты көчен югалтмас өчен үз улын үтергән Тайдула мисалында бик уңышлы күрсәтә алган. Миңа калса, идарә итүгә омтылышның мондый клиник тайпылышка барып җитүнең тирән психик асылы да ачылган, чөнки Тайдула корсак туклыгы өчен ислам динен кабул итсә дә, күңелендә христиан динен һәм, яшереп кенә, аның билгесе булган хачны саклый. Психологлар телендә «раздвоение личности» дип йөртелгән мондый авыру әнә шундый аяныч нәтиҗәләргә китерә.

Тайдуланың капма-каршысы булган, табигате белән сәламәт Җанбыл исә, хакимият дигән афәтнең агулы сулышын күтәрә алмый, гайре табигый яшәеш аны һәм физик, һәм рухи яктан сүндерә, изә, бетерә. Шуңа күрә ул, мөмкинлек тууга, бик теләп сәяси уеннан китә, тик кызганыч, аның инде ялтыравык тормышка кызыгып кылган гамәле татар тарихын башка юнәлешкә кертеп җибәрә.

Вахит Имамовның «Теләкәй чишмәсе» романы журналның 10нчы санында дөнья күрә. Беренче итеп, әсәрнең роман дигән атамага күләм ягыннан да, структура ягыннан да бик үк туры килеп бетмәвеннән башлыйк әле. Чөнки Ибраһим Нуруллин «…романны идея-тематик һәм сюжет-композицион яктан катлаулы һәм күп планлы, зур күләмдәге эпик форма дип бәяләп булыр иде» дип бәяләмә бирә. «Теләкәй чишмәсе» исә журналда бары 74 бит урын били, сюжет сызыгы да берәү, бары Теләкәй морза белән генә бәйле.

Вахит абый – язучы буларак та, тормышта кеше буларак та булдыклы кеше. Кыяфәт тә, вәкарь белән чыккан салмак тавыш та, астындагы машинасы да, ул машинаны йөртүе дә егетләрчә, әллә шуңа, әллә белмим башка сәбәп белән, ул да үзен язучы иткән, Тукай премиясе биргән, дәрәҗәле генә эш урынын биләргә мөмкинлек тудырган халкына «тибеп» алырга ярата. Мәкаләләрендә «Тарихта Батырша кушаматлы ахунның… 1755 елгы фетнәне әзерләп, аннары үзе үк аның ялкыныннан шүрләүдән урманга качуы билгеле», «Башында сатлык Мирсәет Солтангалиев һәм Камил Якуб торган…» дип, күренекле затларны яман эпитетлар тамгалау белән бергә, бөтен татарга да «роман» герое Теләкәй исеменнән «Татарларның иң яман, иң чиркандыргыч (сүзләре генә дә нинди бит) чире шулдыр – без шәхси мәнфәгатен үз кавеменнән өстен куючы сатлыкҗаннарның тамырын корыта алмаудан гомер буе газап чигәбез» дип зарлана, воевода Данила Афанасьевич исеменнән «Башка халык кирмәнгә һөҗүм ясап, төрмәдәге балаларын азат итү өчен башын салыр иде, ә болар… зынҗыр-богауларны үзләре кидереп һәм үзләре үк куалый-куалый китереп тә бирә. Коллыкка өйрәтелгән, коллыкка күнектерелгән атлар, этләр, ачуым килмәгәе, урамнарда чегәннәргә ияреп йөрүче һәм алар кушканча биюче аюлар сыман болар» дип тамгалый. Минем, бу сүзләрне укыгач, хәзер, менә шушы минуттан (!) татар буласым килми башлады.

Вахит Имамовның урыс баскынчыларын мыскыллы эпитетларны еш кулланып сурәтләве дә әсәрне укуның тәмен бетерә, Габдрахман Әпсәләмовның сугыш чорында «агиткалар» дип аталган хикәяләрен хәтерләтә. «Күбенгән сыер сыман», «челәндәй яп-ябык гәүдәле», «Коркодиновның бугазына әле йотып та җибәрә алмаган ризык килеп тыгылды, диярсең, ул корых-корых килде», «Софья читән өстенә сикереп менгән әтәч шикелле бер кагынып алды» дигән тасвирлаулар реаль җирлекне югалттыра, тенденциозлыкка китерә. Рим ага Салихов язганча, «мондый дошман тиз җиңелер иде». Әмма, хакыйкать өчен, әдипнең урыс полкаларының тәҗрибәле, сугыш һөнәренә өйрәтелгән булуларын, кискен моментларда тиз «реагировать итә» белүләрен дә искәртүен әйтү кирәк.

Әсәрнең дәһшәтле тарихи ышандыру көче бар, чөнки беренчел тарихи чыганакларга нигезләнгән. Ул татарның үз тарихы сыман ачы, фаҗигале, белеп язган кеше каләме белән башкарылганга күрә вакыт һәм пространство ягыннан төгәл.

Татарны кимсетеп нәрсә дә булса әйтү әдәбиятыбызда иҗтимагый-сәяси кыюлык күрсәтүгә тиңләштерелә бугай инде хәзер. Факил Сафин да «Күкләр җиргә тоташкан» әсәренең башлам өлешендә мәктәпләрдә мәгълүм прокурор тикшерүләре турында сүз кузгата да: «Татар үзен-үзе яклар хәлдә түгел икәнлеген күрсәтте. Татар – чарасыз милләт», – дип, бөтен бәлане халык өстенә каплап куя да, гаеплене табар өчен язучыларны гаепләделәр, «каләм әһеләренә чиләкләп түгел, тонналап пычрак ату башланды» ди. Студентлар, аларның ата-аналары, галимнәр, мәктәп укучылары һәм укытучылар белән еш аралашучы буларак кулны йөрәккә куеп әйтә алам, ул вакытта халык кырт 2 лагерьга бүленде: Фәттаховны яклаучылар һәм Фәттаховны гаепләүчеләр. Факил Сафинның язучы һәм күренекле язучы икәнен белгән, совет чоры стандартлары буенча матбугатның көченә әле самими ышаныч саклаган берничә олы яшьтәге кеше: «Ни карыйсыз, ник язып чыкмыйсыз соң!» – дип мөрәҗәгать итәргә мөмкин, ләкин әдипләр факторын, әдәбият көчен исәпкә алучы булмады. Чөнки гавам өчен бүген мәхәббәт, сөю-сөешү турында язучылар гына язучы, алар гына таныш. Әгәр кибетләрдә сатылучы китапларның 90%ы Зифа Кадыйрованыкы икән, каләм әһелләренең бүген «властелин дум» булудан азат ителүе дигән сүз.

Гаҗәп тә түгел, Рәис Сафинның 6нчы санда чыккан «Язмыш сукмаклары буйлап» повестендагы монологларны укып чыгарга кемнең генә түземлеге җитәр микән? Һәр герой, сүз башласа, кечкенә генә бер хикәя сөйләп ташлый, һәм бу Галимҗан Ибраһимовның ХХ йөз башында беренче булып язган, беренче әдәбият белемендә «…әдәби әсәр булып җитешмәгән» дип бәяләнгән «Зәки шәкертнең мәдрәсәдән куылуы» дигән, нигездә мәдрәсәдән куылучы шәкертнең кадимилекне сүгүдән гыйбарәт сөйләменнән торган хикәясенә охшаган. Повесть укучыны җәлеп итүгә ориентлашмаган, ул – авторның эчен бушатуы. «Гайҗан бабай сөйли», / «Һаман сөйли / Чәе суына, аны сизми ул…»

Нигә әдипләребез гел үткәнгә, бүгенге буынга һич тә таныш булмаган колхоз тормышына, шәл бәйләүләргә, хәтта җентекләп аның технологиясен сурәтләүгә мөрәҗәгать итәләр микән, дигән сорауга «Күкләр җиргә тоташкан» повестенда Факил Сафин җавап бирә: «Хәтер уянмыйча, каләм эш башламый», – ди ул. Ягъни, без үткәннәр белән яшибез, бүгенге процессларны аналитик фикерләп, әдәби образлар аша укучыга җиткерергә, я теләмибез, я теш үтми, я картайганбыз. Ләкин кем картайган – милләтме, язучылармы?

Нәбирә Гыйматдинованың «Ике рәссам» повестын укый башлагач «татар» дигән сүз – «искелек» дигән сүз икән» дигән уй килә. Аксакал рәссам Бакый татарлар тормышын сурәтләгән картиналар конкурсына җил тегермәне һәм «…авыл халкының ярлырагы «уфалла», хәллерәге ат арбасына төяп» халыкның бодай китерүен сурәтләргә тели. Нигә «уфалла» арбасы, җил тегермәне татарлык белән тәңгәлләштерелә? Америка үзенең көтүчеләре булган ковбойларны да «текә» егетләр итеп дөньяга таныта, без, бөкрәеп, кул арбасы тартучы аша күрсәтәбез.

Нинди генә изге гамәл булмасын, ипи салу күренеше аша да аңы практик ориентлашкан, бөтен яшәше IT технологияләргә бәйләнгән яшьләрнең күңелен кузгата да, яулап та ала алмаячакбыз.

Төгәл хәтерләмим, кайсыдыр шагыйребез (Равил Фәйзуллин сыман истә), аптырагач, «үлеп кенә үлемсезлек яулау бердәнбер юл түгел дөньяда» дигәнрәк сүзләр әйткән иде, «Ике рәссам»да исә үзеңне гаепле сизеп корбан итү үзәк урынны алып тора. Үз гомере хисабына гомерен саклап калган командиры алдында гаепне сизгән Бакый бөтен тормышын аның гаиләсенә ярдәм итүгә багышлый. Ләкин, бердән, командир солдатның гомерен сакларга тиеш, бу – аның эше, Ватан алдындагы бурычы, аны фәлән ел шушы һөнәргә өйрәткәннәр. Икенчедән, Бакыйның яхшылыгы Черномырдинның «хотели как лучше, получилось как всегда» дигәне кебек килеп чыга, «халявага» килгән акча офицерның хатынын һәм малаен алкоголикка әйләндерә.

Шәмсия апа Җиһангированың «Мәхәббәт ничәү була?» хикәясен укый башлагач, «мәхәббәт турында аны илаһилаштырмыйча да язып була икән» дип уйлап куясың. Ләкин хатын-кызның дөньяны кабул итүе үзенчә бит, ул үзе белән мелодрама алып киләме, ир-атны шулай күрәме, хикәя герое Нурлан – шулай ук үзен корбан итеп яшәүче. Хатынының башка ирләр белән «гулять» итүен белеп яши бирә ир. Хәтта чит кешедән булган баланы да үзенеке кебек яратырга сәләтле, мескенкәем.

Бервакытны балалары, якыннары тарафыннан онытылган өлкәннәрне үзәккә алып язу күп булганга, «әдәбиятыбыз – әбиләр әдәбияты» дип язган идем. Әмирхан Еникиләр, Аяз Гыйләҗевлардан килә бөтен әхлакны әбиләр күңеленә туплау. «Яңа исемнәр» рубрикасында 10нчы класс укучысы Диана Фәрхетдинованың «Язмышның соңгы бүләге»н укыгач, миңа моңсу, бик моңсу булып китте. Теле матур, күңеле нечкә һәм бай бу баланың, ләкин игътибарын ялгыз яшәүче әби җәлеп итәргә тиеш идеме соң аның? Аңа бит әле 16 гына яшь, Фатих Әмирханның Хәяте бит бу, ул бит дөньяны таный гына, үзендәге матурлыкның көчен тоя гына башлаган! Юк, картайган, зур эшләргә сәләтсез халык бугай без, безгә, тормышны күрмәс өчен, интим хисләр дөньясына бикләнергә, «уфалла»лы үткәнгә карап, ипи пешерү, шәл бәйләү хатирәләре белән генә яшәргә кала.

Мондый корбанчылык һәм мәхәббәт сазлыгының иң югары ноктасы булып, Равилә Шәйдуллина-Муратның «Тау башында бүре бар» романы тора. Романны, вакыйгалар эзләп, диагональ буенча гына укырга мөмкин, хис-кичерешләргә, яки кемгә дә булса бәя биргәндә, вакыйгага мөнәсәбәт белдергәндә гаять күп урын бирелә, күпмедер укыгач, баш инде мәгълүматны кабул итми башлый. Иреннән гел, өзлексез кыйналып яшәгән Латыйфаның, якыннары һәм балаларының аерылуга үгетләвенә карамастан, шул җәберләүләргә әхлакый ноктадан җавап бирүе, үзеннән-үзе «мазохизм» диагнозына китерә. Латыйфаның мондый мәхлүклеген автор татар хатыннарына хас әхлакый сыйфат дип әйтергә тели, юк, татар хатыннарына хас асыл сыйфат Алиянең болганчык 90нчы елларда үз кафесы өчен көрәшендә урын алган. Монда да әдибәнең дөньяны укучыга «ал күзлектән» кабул итәргә чакыру чагыла, рэкитчы егет Ринат, кафены үзе кебек үк егетләрдән саклап калу хезмәте өчен, хуҗабикәдән бер тиен акча алмый. Нинди печән белән туклана торган татар бүреләре соң бу?

Автор мәхәббәт турында сөйли башласа, бетте, туктатырмын димә, күпсүзлелеккә күңелгә тия торган үтә төчелек диимме, баллылык диимме, килеп кушыла. Галихан белән Вәкилнең – дөнья күргән ике ир-атның (!) – чүнниктә сөйләшеп ятканнарын укыганда, мин аларны тырнаклары буялган, күзләренә сөрмә тарткан ике модельер итеп күз алдына китердем.

Алия Юнысованың «Сылукай» бәяны укырга кызыклы, укытучы һөнәренең кызыклы һәм бик үк куңелле булмаган яклары бәян ителә, узган гасырның икенче яртысындагы яшәеш үзенә хас булган үзенчәлекләре белән күз алдында торгызыла. Ләкин иң күзгә ташланганы – төп каһарманның үзенең матурлыгын ассызыклау, хәтта исеме дә Сылукай – шуңа юнәлтелгән. Аның гүзәллегенә укучылар да, авыл халкы да, хәтта азәрбайҗан кызлары да соклана. Хатын-кызның хыялы шулдыр инде – ир кеше гел аны гына уйлап, каршы як җенеснең аңа игътибар бирүен тилмереп көтеп йөрсен. Равилә Шәйдуллина-Муратның әпә Газизе, Асия больницада ятканда, ай дәвамында тәрәзә төбенә килеп басып көтеп тора, Юнысованың Каһарманы исә вагонда килгәндә үк Гөлирәмгә гашыйк булган да, ул онытып калдырган китапны алып, атналар буе очрашуны көтеп йөргән. Хәтта өйләнеп, чит илгә барып урнашкач та кызны оныта алмый, зифа буе күз алдыннан китми. Бөтен хатын-кыз язучыны бер әйбер берләштерә: «Желаемое выдается за действительность» .

Философлар гасырлар дәвамында тормышның мәгънәсен эзлиләр, «Ник яши кеше?» «Ник килгән ул бу җиргә?» дигән сорауларга төрле чор акыл ияләре җавап бирергә тырышкан, диннәр, төрле тәгълиматлар, ихсан үзен җирдә бәхетле итеп тойсын өчен, яшәеш кагыйдәләрен аңнарыбызга җиткерергә тырышалар. Барысы да чүп икән – моны Әлфирә Галиеваның «Сары атым алтын нукталы» хикәясен укыгач та аңладым. Барысы да чүп, иң мөһиме: мәхәббәт, ирнең яратуы, болай гына түгел, чын йөрәктән яратуы икән. Аның эчкече булу-булмавы, кулыннан эш килү-килмәве, мал таба белү-белмәве – барысы да икенче планда. Менә, мәсәлән, бер героиня нәрсә ди: «Ирең тәмам санга сукмас дәрәҗәдә аракы эчсә дә, вакыт-вакыт яңагыңа кундырса да, урасаның (якутларда – өй) иң түбән дәрәҗәдәге фахишәсе янында төн уздырса да, бу хәтле авыр булмас иде, мөгаен. Ул минем җанымны имгәтте! Яратмаса, авыр икән лә… Эркинны шуның өчен үтердем. Яшьлектәге мәхәббәт корбан булып яшәмәсен әле, дидем!» Я Хода! Өйләнергә куркырсың…

«Сез иң гүзәл кеше икәнсез!» конкурсы кысаларында яңа сүз әйтүчеләр дә бар. Рәҗәп Бәдретдиновның «Намазлыксыз намаз» хикәясен шулай дип атарга мөмкин. Татарның ислам белән көчле икәнлеген, халыкның күрсәтмә түгел, ә чын әхлакка тартылуын тормыш закончалыкларына нигезләнеп сурәтли торган хикәя.

Фирүзә Җамалетдинованың «Кешенекен алу – язык» хикәясе искиткеч уңышлы. Яшь укытучының тәртипсез малайга тәэсир итәр өчен үтемле педагогик чара куллануы да, туган тел турында фикер йөртүе дә ышандыргыч һәм купшы сүзләрсез, шуңа күрә тәэсирле бирелгән. Хикәянең кыска бүлекләргә бүленүе, һәр бүлек үзәгенә, озын-озак фикер йөртүләр, су буе сурәтләүләр урынына, конкрет, әмма төп фикерне белдерүче деталь алып эш итүе дә әсәрнең тәэсир көчен арттыра.

2003 елда татар укучысын «Албастылар» хыялый кыйссасы белән сискәндергән Галимҗан Гыйлманов «Иблис коткысы» кыйссасында Илаһият фәлсәфәсенә мөрәҗәгать итә. Шактый гына уңышлы өлешләре белән бергә, тормыш закончалыкларының бар комплексын иңләп бетерә алмаган очраклары да бар. Ләкин, кем генә булмасын, нәрсә белән генә шөгыльләнмәсен, һәркемнең күңелендә, көл астында яткан күмер кебек, яхшылыкка, изгеллеккә омтылыш ятканын күрергә омтылышы белән, әдип Айның икенче ягын күрергә сәләтле икәнлеген раслый. Профессиональ рәвештә мифлар, риваятьләр белән шөгыльләнүе йогынтысыдыр, мәҗүсилек йогынтысында булганнарга хөкеме катгый чыга.

Тәлгать Галиуллин конкрет кешеләр, конкрет тарихи чор турында язуы белән татар прозасына шаулап килеп керде, аңнарда «болай да язып була икән» дигән фикри борылыш тудырды. Замандашлары, тарихи реаль шәхесләр хакында документальлек белән чикләнгән әсәрләре белән рәттән, аның башка хикәя-повестьлары һәм романнары да үзе яшәгән, һәр укучыга таныш чор, иҗтимагый вазгыять, ул тудырган яки киресенчә, юкка чыгарган әхлак турында. Әдип иҗатында чынлап торып, аның кем һәм нинди икәнен ачыкларга тырышып, «Казан утлары» журналы бәхәсләр үткәргән чор героен күрергә мөмкин. Журналның 7нче санында чыккан «Төерле пылау» хикәясе дә кагыйдәдән чыгарылма түгел, үзәктә бүген без яшәгән тормыш, дөньяга кулланучанлык (потребительское отношение) мөнәсәбәте белән караганлыктан имгәтелгән әхлак, глобальләшү чорында торган саен милли сыйфатларның югала баруы куелган.

Тарихи шәхесләребезнең әдәби образларын тудырып, тарих өчен, беренче чиратта татар өчен игелекле эш башкаручы Рафис Корбанны аерым билгеләп үтәргә кирәк. «Мәдәни җомга»да «Алиш» романыннан өзекләр белән бергә әдәби-нәфис журналыбызның 7-9нчы саннарында Салих Сәйдәшевның күкрәүләргә тиң һәм фаҗигале гомере турында роман-эссесы дөнья күрде. Галимҗан Ибраһимовның мәгълүм романындагы кебек кульминациядән, «Салихны эштән чыгарып аттылар» дип башланган романда күренекле композиторыбызның чордашлары, хезмәттәшләре булган башка тарихи шәхесләр дә урын алган.

Ниндидер сәер тенденция китте – язучы укучыны елатуны максат итеп куя, укучының «әсәрегезне елый-елый укыдым» дигән бәясе әсәрнең тәэсир көчен күрсәтү индикаторына әйләнде. «Ул бит чистарыну яшьләре» дигәнне дә ишеткәнем бар, моңа ризасызлыгымны белдергәч. Килешмим: фикеремчә, елау күңел төшенкелеге тудыра, күңелдә юшкын утырып кала. «Мәйдан» журналының редакторы Ризидә Гасыймова да моңа игътибар итеп, инде хәзер укучыны елатыр өчен балаларны да үтерә башладылар, дип язган иде. Гадел Кутуйның «Тапшырылмаган хатлар»ындагы кебек, язмыш белән бергә-бер калып җиңүгә ирешкән көчле герой кирәк безгә, бигрәк тә бүгенге шартларда. Маҗаралы, үзәктә көчле кеше торган, татарлыгы белән күңелдә горурлык уята торган әсәр кирәк. «Язмыш ватса-кырса да, тарих ята Курсада» дигән кебек, әдәбиятыбыз шактый чүпләнеп, элеккеге йогынтылы позициясен югалтса да, әле, Аллага шөкер, потенциалы бар. Хисаметдин Исмәгыйловның «Таш Түккән – сихри боҗра» романы шуңа мисал. Татар әдәбиятында сугышны сурәтләү Нәби Дәүли, Ибраһим Гази һ.б. иҗатында урын алган, ләкин аларда шул чор идеологиясе үзен нык сиздерә, патриотизм героикасы артык калкулатып, кырыс чынбарлык арткы планга күчә. Хакыйкатьне сөйләү мөмкинлеге тугач, 18 яшеннән фронтка киткән Хисам Камаловның «…үз замандашларының гыйбрәтле язмышларын күпертмичә-бизәмичә» (Әдипләребез, Казан, 2009, 657 б.) сурәтләп биргән романнары чыга. «Таш Түккән – сихри боҗра» ил тормышында һәм күпләрнең язмышында эз калдырган Әфган сугышы турында. Романда егетнең үлеп кайтуы, әнисенең өзгәләнеп елаулары, кайгы-хәсрәтнең чиксезлеген тасвирлау юк – вакыйга, маҗара, геройның өзгәләнмичә-сыктамыйча көрәшүе, бүреләргә ырлашуы, татарлык булдыклылыгын исән калу өчен куллануы. Әфган табигате, илнең тормышы бар ваклыгында шулхәтле төгәл һәм ышандыргыч итеп тасвирланган, мин хәтта, авторга шалтыратып, үзенең кайда хезмәт итүе белән кызыксындым. Кыскасы, «Шәп! Егетләрчә!» диясе генә кала.

 

КФУның Алабуга институты татар филологиясе кафедрасы доценты, филология фәннәре кандидаты Гомәр Даутов

фото: Салават Камалетдинов


Язучылар

Туган көннәр

Июл
31
Пт
Лира Вәлиди
Авг
5
Ср
Мәдинә Маликова
Авг
10
Пн
Наиб Ләисов