Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Татарстан Язучылар берлеге Чаллы бүлегенең Әдәби ел йомгакларына багышланган гомуми җыелышы резолюциясе

1.ТР Язучылар берлегенең Чаллы бүлеге җитәкчесе Факил Сафинның ел йомгакларына багышланган докладын тыңлаганнан соң бүлек эшчәнлеге уңай бәяләнде;

2.Бүлек язучыларына төрле әдәби конкурсларда һәм грантларда актив катнашырга таләп куелды;

3.әдәби журнал һәм газеталарны яздырып алу язучыларның бурычы дип күрсәтелде;

4.әдәби басмаларның һәркайсында һәр язучы ел дәвамында үз әсәрләрен бастырырга тиеш дигән фикер белдерелде;

5.мәктәптә, балалар бакчаларында һәм өлкәннәр белән очрашулар – эшебезнең аерылгысыз өлеше дип күрсәтелде;

6.әдәби берләшмәләр белән эшне актив дәвам итү мөһимлеге көн тәртибендә булуы искәртелде;

7.Бүлек каршындагы Иҗат студиясендә яшьләр һәм укучы балалар белән эшне тагын да активлаштырырга хәл ителде;

8.тарихи дастаннарны өйрәнү көн кадагында икәнлеге ассызыкланды.


Язучылар

Туган көннәр